Казан адмираллыгы

Казан адмираллыгы яки Казан адмиралтействосы (tat.lat. Qazan admirallığı(үле сылтама), русча Казанское адмиралтейство, инглизчә Kazan Admiralty Shipyard) - 1718-1829 елларда Казан шәһәрендә урнашкан / Русия патшалыгы, соңыннан / Россия империясенең Идел елгасындагы баш Адмираллык верфьләре комплексы, бөтен Идел көймә төзелешен берләштерә. Казан адмираллыгында Каспий диңгез һәм Идел флоты көймәләре ясала. Казан мәшһүр имәне белән бөтен рус верфиләрен тәэмин итә.

Казан, 16 гасыр (Ф. Халиков рәсеме)

Тарихи Казанның Бишбалта бистәсендә урнаша.

Салыну үзгәртү

 
Россия императоры Петр I

1718 елда  /  Русия патшалыгы императоры буларак Петр I   Казан янында Идел елгасы буенда урнашкан Бишбалта авылы тирәсендә   Санкт-Петербургтан соң илнең икенче [1] Адмираллыгын нигезләргә куша. Бу Адмираллык төзелеше тирәсендә үсеп киткән бистә Адмираллык бистәсе буларак билгеле була.

Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала. Көймәләр ясаганда татарлар, руслар, чуашлар, мариләр эшлиләр.

1722 елда,  /  Россия империясе императоры Петр I үзе Казанга килеп Адмираллык бистәсен тикшерә һәм шат булып кала. Ягъни Казанның Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Ясалган көймәләр төре үзгәртү

Казан адмираллыгында 400 көймә ясалган: 70 гекбот, 12 фрегат, 7 бомбардир корабы, 1 корвет, 5 бриг, 12 палублы бот, 2 бригантина, 1 тендер, 12 галиот, 4 люгер, 1 зур транспорт, 18 гардкоут, 4 эмбен боты, 8 хәрби иол, 52 шмак, 13 гукор.

Идарәсе һәм осталары үзгәртү

Казан адмираллыгына шулай ук Түбән Новгород һәм Әстерхан верфиләре керә һәм буйсына торган була.

Казан адмираллыгының беренче җитәкчесе - вице-губернатор Н.А. Кудрявцев.

Казан адмираллыгында эшләгән кораб осталары: Мокей Черкасов, Андрей Алатчанинов, Филипп Петрович Пальчиков, Гаврила Авдеевич Меншиков, Иван Степанович Рамбург, Ричард Броун, В.Д.Власов, Е.И.Кошкин, А.П.Антипьев.

Дан һәм күчерү үзгәртү

Казан Адмираллыгы 1718-1829 елларда эшли. Бик күп хәрби, сәүдә көймәләре ясалган. Казанда ясалган көймәләре батырлыкны күрсәтеп бөтен Россия сугышларында катнашалар.

1829 елда Адмираллык Әстерханга күчерә. Төп күчерү сәбәбе - Каспий диңгезенә якынлыгы.

Барыбер шушы шәһәр өлешенең аеруча руслар арасында - Адмираллык бистәсе (Адмиралтейская) исеме кала. Татарлар бу Казан өлешен Бишбалта бистәсе дип исемлиләр.

Моны да карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү