Клара Цеткин урамы (Казан)

Клара Цеткин урамы (рус. улица Клара Цеткин) — Казанның Киров районындагы тарихи Бишбалта бистәсенең үзәк урамы. Зур Казан Боҗрасын Аракчино, Иске Аракчино, Кызыл Таучык бистәләре белән тоташтыручы юллардан иң кыска юл булып тора.

Клара Цеткин урамы
Казан
Фотография
Гомуми мәгълүмат
Ил

Россия

Регион

Татарстан

Шәһәр

Казан

Район

Киров районы

Тарихи район

Адмиралтейство бистәсе

Элекке исемнәр

Мәскәү тракты, Бишбалта урамы (2005—2006)

Озынлык

~1,4 км[1]

Почта индексы

420030

Яндекс. Харитада
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Исем чыганагы үзгәртү

Урам 1932 елдан алман сәясәтчесе Клара Цеткин хөрмәтенә атала. 2005 елда урамга тарихи Бишбалта исеме кайтарыла, ләкин 2006 елда, «урысча ямьсез яңгырый» сылтавы белән иске исем калдырыла.[2][3]

Урнашу үзгәртү

Клара Цеткин урамы Несмелов урамы белән чаттан башлана, Урак һәм Чүкеч (Иовлев урамы өлеше), Кызыл Армия, Урицкий, Адмиралтейство урамнарын кисеп үтә һәм Боевая урамына әйләнүе белән тәмамлана. Йөри торган юл дүрт полосадан тора. 2007 елга кадәр урам буенча трамвайлар йөргәннәр, 2010 елда рельсларны сүткәннәр.

Транспорт үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү