Юдино (Казан)
Юдино — Казанның Киров районы составында микрорайоны.
Юдино | |
Нигезләнү датасы | 1786 |
---|---|
Рәсми исем | Красная Горка |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Киров районы, Казан, Татарстан һәм Идел буе федераль округы |
Халык саны |
17 400[1], 1407 (1926)[2], 3391 (1931)[3], 20 538 (1959)[4] |
Мәйдан | 56 км² |
Почта индексы | 420078 |
Нигә кушылды | Казан |
![]() |
1918 елда, Ленин боерыгы буенча, Кызыл Таучык бистәнең Мәскәү — Казан тимер юлдан төньякка таба урнашкан өлеше Юдино исеме кушыла.
Казан составына 1960-елларда кертелгән.
ТарихҮзгәртү
Кызыл таучык бистәсе территориясендә ватандашлар сугышы барышында каты сугышлар барганнар. Кызыллар ягында унтер-әфисәр Ян Юдин җитәкчелеге астында латыш укчылары сугышканнар. 1918 елның 12 августында Кызыл Таучык стансасы янында Ян Юдин снәрәт ярчыгыннан һәлак була.
1920 елда Юдино шәһәр тибындагы бистә статусын ала, ә 1938 елда Юдино районының административ үзәге була.
1958 елда район үзәге Яшел Үзәнгә күчә, ә 1965 елда Юдино Казан шәһәре эченә кертелә.
ХалыкҮзгәртү
1959[5] |
---|
20358 |
ТранспортҮзгәртү
- Юдино тимер юл станциясе
- 2, 46 һәм 72 номерлы автобуслары.
Күрше районнарҮзгәртү
- Төньяк ягыннан: Яңа Юдино (Беляевский), Залесный бистәләре.
- Көнбатыш ягыннан: Займище бистәсе; Займище күпере.
- Көньяк ягыннан: Кызыл Таучык посёлогы.
Юдинода туганнарҮзгәртү
- Виктор Колотов — «Рубин»да һәм ССРБ җыелма командасында уйнаган футболчы.
- Иван Журин (1915-2002), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Любовь Смирнова (1944), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Валерий Леванов (1952), һидрогеолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2004).
- Азат Хәлимов (1958), баянчы, ТР атказанган артисты (1999).
Гаудия-вайшнавизмҮзгәртү
Юдинода Казанда Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең бердәнбер ашрамы урнашкан.