Юдино районы
Юдино районы (рус. Юдинский район) — Татарстан АССР составында административ-территориаль берәмлеге. 1938—1958 елларда бар булган.
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны (1939) |
62 539 |
Район үзәге Юдино эшчеләр бистәсе булып торган.
ТарихҮзгәртү
Юдино районы 1938 елның 4 августта Казан районының исеме алмаштыру юлы белән барлыкка килгән. 1958 елның 16 июльдә район үзәге Яшел Үзәнгә күчерелә, район Яшел Үзән районы дип атала башлый.
Административ бүленешҮзгәртү
3 бистә советы һәм 24 авыл советы.
ХалыкҮзгәртү
1939 елгы җанисәбе буенча, Юдино районында 62 539 кеше яшәгән, шул исәптә руслар — 46311 кеше (74,1%), татарлар — 12598 кеше (20,1%), чуашлар — 1609 кеше (2,6%), мордва — 624 кеше (1,0%), чирмешләр — 604 кеше (1,0%).[1]