Займище күпере

Идел аша автоюл күпере, Займище (Кузма билеге, Казан шәһәре бистәсе, сул ярында) һәм Яр буе Морквашы (уң ярында) авыллары янында урнашкан

Займище күпере (рус. Займищенский мост) — Идел аша автоюл күпере, Займище (Кузма билеге[3], Казан шәһәре бистәсе, сул ярында) һәм Яр буе Морквашы (уң ярында) авыллары янында урнашкан.

Займище күпере
Кисеп үтә Идел елгасы
Урнашу Татарстан
Озынлык 1025,4 метр[1]
Ачылган 1989

Мәскәү Көньяк портыннан 1295,4 километр ераклыкта, Яшел Үзән тимер юл күпереннән 12 километр түбәнрәк, Казан елга портыннан 15 километрга югарырак, М7 «Идел» автоюлының 777-нче километрында урнашкан.

«Волгомост»ның 3нче номерлы күпере отряды тарафыннан 198189 елларда төзелгән.[4]

Тарих үзгәртү

Төзелеш 1981 елда башланган. Беренче чират үз эченә күпер кичүне һәм киләчәк М7 трассаның өлешләрен (Иделгә кадәр — Сембергә юл үткәргеч һәм Яр буе Морквашы янында транспорт чишелеш, Идел артында — Займищедә тимер юл күпере һәм Залесныйда чишелеш) керткән.

2011 елда күпердә әсфәлт йөгертмәсен алмаштырганнар, әмма автотранспорт хәрәкәте туктатылмаган.[5]

Искәрмәләр үзгәртү