Алексей Станиславович Созинов ( 31 декабрь 1963, Чистай, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР ) — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты ректоры (2009 елдан). V һәм VI чакырылышларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бердәм Россия фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[1]

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 31 декабрь 1963(1963-12-31) (60 яшь)
Туу урыны Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә фәннәр докторы[d]
Бүләкләр
 Алексей Созинов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Алексей Станиславович Созинов 1963 елның 31 декабрендә Чистайда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. 1981 елда ул Чистайдагы 1нче урта мәктәпне тәмамлый. 1987 елда ул В.И. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча мактау белән тәмамлый. 1987 елдан 1989 елга кадәр ул ординатурада, 1989 елдан 1992 елга кадәр Казан дәүләт медицина университетында йогышлы авырулар бүлегендә аспирантурада укый.

1992 елда Санкт-Петербург дәүләт санитария-гигиена институтында ул медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә «Прогнозирование бактериальных осложнений гриппа и других острых респираторных заболеваний» темасына диссертация яклый.

1993 елда ул Яр Чаллы шәһәрендәге Казан дәүләт медицина институтының филиал директоры итеп билгеләнә.

2003 елда ул Казан дәүләт медицина университетының биомедицина фәннәре һәм медицина хокукы бүлеге мөдире итеп сайлана. 2005 елда «профессор» дигән мактаулы исем бирелә.

2004 елда И.И.Мечников исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академиясендә докторлык диссертациясен яклый.

2007 елдан Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең этик комитетлары форумы рәисе.

2008 елның 26 декабрендә Казан дәүләт медицина университеты хезмәткәрләренең гомуми җыелышында ул ректор итеп сайлана. 2009 елның 14 маенда Созинов рәсми рәвештә Казан дәүләт медицина университеты ректоры булып эшкә урнаша[2] .

2014 елның 14 сентябрендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән сайлана [3] .

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана[4]. Социаль сәясәт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

«Биоэтика», «Казанский медицинский журнал», «Медицинское право», «Вестник современной клинической медицины» журналларының редакция советы әгъзасы.

2022-2023 елларда ― Татарстанның югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе. [5]

Бүләкләр үзгәртү


«Хезмәттәге казанышлары өчен» медале (1986)
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы
Фармакологларның Н. П. Кравков исемендәге Россия фәнни җәмгыяте медале.

Китаплар һәм басмалар үзгәртү

  • Роль Казанской окружной лечебницы в развитии психиатрической службы России во второй половине XIX века / Созинов А.С., Зиганшин Ф.Г., Митрофанов И.А. — Практическая медицина. 2019. Т. 17. № 3. С. 11–18.
  • История Казанской психиатрии в лицах / Созинов А.С., Менделевич Д.М. — Казань, 2012. Том Книга I XIX век.
  • Педиатры 64 / Созинов А.С. — Практическая медицина. 2012. № 7–1 (62). С. 174–177.
  • Безопасность жизни человека — важная медико-биологическая проблема / Созинов А.С. — Вестник НЦБЖД. 2011. № 1 (7). С. 5.
  • Семь рождений, семь матерей и семь ипостасей биоэтики / Созинов А.С. — Практическая медицина. 2008. № 8 (32). С. 24–30.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды. Татар-информ, 23.06.2023
  2. Алексей Созинов официально вступил в должность ректора КГМУ.
  3. Триумф «Единой России», Талгата Абдуллина и Черемшана.
  4. Как в Госсовет Татарстана попали представители пяти партий — Реальное время. әлеге чыганактан 2020-10-09 архивланды.
  5. Ленар Сафин избран председателем Совета ректоров вузов Республики Татарстан. Пресс-служба КФУ, 23.11.2022

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү