Хуҗин Фаяз Шәрип улы (1951 елның 1 августында, Зәй районы, Татар АССР, РСФСР, СССР) — археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты. 750 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр публикацияләр авторы, шул исәптән 30га якын китап, монографияләр, урта мәктәп һәм югары уку йортлары өчен уку әсбаплары авторы. Диссертация советы рәисе урынбасары, археология институтының Гыйльми советы әгъзасы. ТР ФА, Татарстан Республикасы Милли музее, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы.

Фаяз Хуҗин
Туган телдә исем Хуҗин Фаяз Шәрип улы
Туган 1 август 1951(1951-08-01) (72 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР,Зәй районы
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре археолог, тарих фәннәре докторы
Эш бирүче Альфред Халиков исемендәге Археология институты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

 Фаяз Хуҗин Викиҗыентыкта

«Поволжская археология» журналы баш мөхәррире урынбасары, баш мөхәррир (2012-2016), «Гасырлар авазы. Эхо веков» һәм «Tatarica» журналларның редколлегия әгъзасы.

Фәнни кызыксынулары үзгәртү

Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы һәм археологиясе.

Диссертацияләре үзгәртү

1987 елда СССР Фәннәр академиясенең Археология институтының Ленинград бүлегендә "Биләр шәһәре: стратегия, хронология " темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

2002 елда Удмурт дәүләт университетында "Болгар шәһәре Х – XIII гасыр башында" темасына докторлык диссертациясе яклый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1972 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ике ел дәвамында Зәй районының Кадыйр сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.

1974 елның октябреннән Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый. СССР КФАның археология һәм этнография бүлегенең кече фәнни хезмәткәре вазыйфасында.

1989 елдан - СССР КФАның археология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре (1996 елдан - ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты.);

2003 елдан - әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 2007 елдан - ТР ФА Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре (2014 елдан- ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге археология институты. ).

1974-1988 елларда – ТР ФА Тарих институтының «Казан Кремле» археологик экспедициясе башлыгы урынбасары, 1989-1994 елларда – СССР һәм КДУ ИЯЛИ Биләр археология экспедициясе башлыгы, 1994-2005 елларда-ТР ФА Тарих институтының "Казан Кремле" археологик экспедициясе башлыгы. Археологик казу эшләре Биләр, Сувар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрләрендә, Казан Кремлендә алып барылды.

Исемнәре, бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)
  • Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1994)
  • «Россия халыклары мирасына керткән өлеш өчен» медале (2002)
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
  • «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2010)
  • «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе(2020)

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү