Биләр

Урта Гасырлар шәһәре һәм Идел буе Болгары башкаласы
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Биләр яки Бүләр (шулай ук Олугъ шәһәр) — Урта Гасырлар чоры шәһәре, Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы. Хәзерге вакытта Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясен тәшкил итә.

Биләр
Биләр шәһәрлеге (Татарстан)
Биләр шәһәрлеге
Биләр шәһәрлеге, Татарстан
Исеме Биләр
Дәүләт Идел буе Болгары
Координаталары т. к. 54°59′06″ кч. о. 50°23′51″
Нигезләнүе датасы X гасыр
Нигезләнүчесе Алмыш хан
Җимерелү датасы 1236 ел[1]
Археология мәдәнияте Урта Гасырлар чоры
Хәзерге исеме Биләр (авыл)
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне (рус. «Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга — Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге — Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була.

Бу шәһәрнең даны бөтен дөньяга таралган бул­ган. Борынгы рус елъязмаларында, гарәп сәяхәтчеләре калдырган ис­тәлекләрдә, татар риваятьләрендә Биләр турын­да хәбәрләр сакланып калган. Биредә 922 елда ислам дине кабул ителә.[2]

Узган гасырларның рус тарихчылары Василий Григорьев, Николай Спасский, Виктор Смолин, Сергей Шпилевский Биләрне Болгар дәүләтенең беренче башкаласы буларак таныганнар һәм бу хәлнең XIII гасырга кадәр дәвам итүен язып калдырганнар. Шуңа таянып, Болгар-Биләр тарихының төп белгечләреннән булган галим Фаяз Хуҗин да үзен аларның тарафдары дип саный.[3]

«Биләр» сүзенең этимологиясе үзгәртү

Фаяз Хуҗин фикеренчә, шәһәр исеме бәй, бәк мәгънәдәге "би" төрки сүзеннән килеп чыккан. Икенче вариант ул – "бөек, олугъ шәһәр" мәгънәсен белдерә.

Болгар һәм Биләр ойконимнарның берлеге версиясе дә яши: гарәп географы Әбү Зәйд әл-Бәлхи язмаларында[4] Идел ярындагы "Тышкы Болгар" кече гавань урнашу сәбәпле, эчке Болгарның (ягъни Биләрнең) булуы да исәпләнә. Шулай ук болгарларның, "Болгар" дип, үз зур калаларын атау дигән фикер бар.[5]

Мәйдан үзгәртү

 

Биләрнең мәйданы, төрле чыганакларга караганда, 600 дән алып 800 гә кадәр гектар булган. Бу заманнарда Аурупаданың иң зур шәһәрләре мәйданы кимрәк иде. Борынгы Русьның Киев (150 – 200га), Чернигов, Влади­мир (150 га), Париж (130 га), Лон­дон шәһәрләре Биләрдән кечерәк булганнар.[6]

20 гектар тирәсе мәйданлы имән диварлы цитадель эчке шәһәр (130 га тирәсе) үзәгендә урнашкан иде. Аның ныгытмалары валлар һәм чокырлар 2 сызымыннан, Кече Чирмешәнгә кушыла торган Биләр һәм Елшанка елгаларыннан гыйбарәт.[7]

Халык үзгәртү

Биләрдә XIIXIII гасырларда 70 – 100 мең­ләп кеше яшәгән[8]. Кече Биләр халкының аерым социаль төркемен урта гасыр шәһәре кебек үк сәүдәгәрләр тәшкил итә. X гасырда ук шәһәр халкының төп өлешен һөнәрчеләр тәшкил итә. Һөнәр җитештерүнең эзләре эчке һәм тышкы шәһәрдә дә табылган.Анда полукрестьян халкының - игенчеләр һәм терлек үрчетүчеләрнең күп булуы да шик тудырмый.X-XI гасырларда тышкы шәһәргә күченүнең аз булуы йорт хайваннарын тоту зарурлыгына да бәйле.[9]

Төзелеше үзгәртү

 

Биләр ике өлештән торган. Үзәктә — байлар, җитәкчелек, ханнар яши торган зур гына кир­печ яки таштан төзелгән биналар. Эчке шәһәр ике катлы ку­әтле ныгытмалар белән уратып алынган булган: 1 нче рәт - 4800 м, 2 нче рәт 5200 м озынлыкта, 3-4 м биеклектә. Яу белән килүчеләрдән саклану өчен, тышкы яктан ныгытма 3 м тирәнлектәге чокырга да ия булган. Тышкы шәһәр һәрберсе 10 км озынлыктагы өч рәт ныгытмалар белән уратылган була.

Тарих үзгәртү

Болгарлар, монголлар биредә меңнәрчә еллар яшәп яткан төрки кабиләләр өстенә килгәннәр, һәм, вакыт үтү белән, алар белән кушылып, бердәм төрки-татар милләтен барлыкка китергәннәр. Монда искил-скиф, һун-сөн, сармат-сакалиб атамаларын йөрткән би ирләре, Төрки һәм Хәзәр каһанлыклары, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары составында булган төрки халыклар яшәгән.

 

Гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан язмаларына караганда, шәһәр болгар патшасы +Алмуш вакытында салынган. 920 елда Алмыш хан (мөселманча исеме – Җәгъфәр ибн Абдуллаһ) Багдад хәлифәсе Мөкътәдиргә язган хатында аннан Болгарга, беренче чиратта, халыкка ислам динен һәм шәригатен өйрәтерлек галимнәр, аннан соң, дошманнар һөҗүменнән саклану өчен кальга – ныгытылган шәһәр салып бирергә сәләтле оста төзүчеләр җибәрүне үтенә. Аның бу теләкләре кабул ителә, һәм хәлифә хәзрәтләре тарафыннан Багдадтан Болгар иленә зур илчелек җибәрелә.

Ислам дине рәсми рәвештә дәүләт дине дип 922 елда игълан ителә.

Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителеп, күп булса, атна-ун көннән соң Җәгъфәр ибн Абдаллах үзенә буйсынган кабилә башлыкларын һәм аларга буйсынган халыкны яңадан җыя һәм алар көнчыгыш тарафка, Җаушыр елгасы тирәсенә юнәләләр. Барып җиткәч, биредә ике ай чамасы булалар.[2]

Җаушырны күп кенә галимнәр Кече Чирмешән елгасы белән тәңгәлләштерә.

Киев Русе белән мөнәсәбәтләре үзгәртү

Лаврентий елъязмасында әйтелгәнчә, Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Мөрәм кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.

Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Ука елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Мөрәм һәм кайбер башка шәһәрләрнең юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар.

Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Мөрәм шәһәрләрен туздыралар, 1183 нче елда Рязаньга барып җитәләр.

Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.[6]

 
Идел буе Болгары XIII гасырда

Алтын Урда чоры үзгәртү

Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.

Буйсындырудан соң үзгәртү

XVI гасырда, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары («стрелецлар») килеп утырган, ә чиркәве тирә-яктагы татар, чуаш, мукшы авылларын көчләп чукындыру эшен башкарган. Биләрдәге мәчет һәм кабер ташларыннан исә бистә руслары мал абзарлары салганнар, базларын түшәгәннәр. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп, Биләр (рус. Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Совет чорында ул район үзәге булып торды, әмма алтмышынчы елларда аның җирләрен, авылларын дүрт-биш районга бүлделәр, нигездә руслар һәм чуашлар яшәгән Биләр яңадан күтәрелеп китә алмады. Татарстанның хәзерге Алексеевск районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.

Биләр гаскәрләре үзгәртү

Хәрби корал үзгәртү

Биләр коллекцияләрендә болгарларның барлык төрләре диярлек тәкъдим ителгән. Биредә якын сугыш кораллары (кисюче, яручы, сугучы) һәм ерак сугыш кораллары (ыргытатылган) бар.

Якыннан сугыша торган коралларга кылычлар, хәнҗәр, сөңге, хәрби балталар, булавык һәм кисть керә. Ыргыта торган корал тәкъдим ителгән суган детальләреннэн һәм төрле очлыклардан. Саклангыч коралга кольчугалар һәм катламлы доспехлар детальләре керә.

Биләр шәһәрлегеннән ике сөяктән ясалган щиткасы билгеле, алар зур бармакны саклау өчен яки сул кулны көртләреннән саклау өчен билгеләнгән.

Ат һәм аның дирбиясе монгол башлынгыч чарында болгарларда мөһим урын алып тора. Монда авызлык, чорма, тартымлар,дагалар керә.

Саклагыч кораллар сугыш вакытында җиңелүдән саклану өчен билгеләнгән. Монда бозҗралы һәм катламлы доспехлар, шомалар, калканлар, аяк һәм кул калканнары бар.[10]

Хезмәт коралы үзгәртү

Биляр монгол башлынгыч чарында игенчелек сөрүлек коралларын кулланып сөрелгән иде. Формаль билгеләр буенча, билярдан сөрүлек орудие очлары 4 төркемгә бүленә: керәчләр, төрән, лемехи һәм пычаклар. Игенчелек белән беррәттән урта гасыр шәһәрендә яшәүчеләрнең төп туклану чыганагы-терлекчелек. Терлекчелекне ит һәм сөт ризыклары белән генә тәэмин итеп калмыйча, һөнәрчелек өчен чимал чыганагы да булган. Моннан тыш, хайваннар транспорт, тартылу көче булган.Балык тоту продукты шәһәр халкының азык-төлек рационында билгеле бер урын алып тора. Биләр шәһәрлегеннән һәм аның тирә-якларыннан балык тоту кораллары һәм предметлары билгеләнгән. Бу тимер балык тоту кармаклар эре күләмен һәм бик камил формалары. Билярда яшәүчеләр балык тоту өчен төрле челтәрләр кебек кәсеп җайланмаларны да кулланганнар.[10]

Тикшеренүләр үзгәртү

 
Биләр тарих һәм археология музее экспонатлары

Балчыктан өелгән биек үрләр, тирән чокырлар — хәрби ныгытма эзләре — хәезрге вакытта югалган.

Биләрдән кайчандыр агачтан һәм таш-кирпечтән салын­ган йортларның хәрабәләре, урам эзләре, зират урыннары гына сакланган. Биләр шәһәрлегендә табылган беренче археологик материаллар Х гасыр белән күрсәтелгән.

XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында Җәмигъ мәчете дә табыла. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган.

XIX гасыр азагында һәм XX гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор Альфред Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Шактый гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды. Хәзер алар Биләр тарих һәм археология музеенда саклана.

Җәмигъ мәчете үзгәртү

 
Биләр тарих һәм археология музеенда тәкъдим ителгән Җәмигъ мәчете моделе

«Рус тарихының атасы» Василий Татищев үзенең «История Российская с древнейших времен» исемле китабында борынгы Биләр каласы урынында сакланып калган таш бина хәрабәләре турында яза. Алар арасында үзенең элеккеге данын һәм бөеклеген югалтып бетермәгән бер бина, галимнең үз сүзләренчә, «портал или врата великого храма и столп» игътибарны җәлеп итә. Манарасы («столп») һәм фасад стенасыннан бераз алга чыгарып эшләнгән Шәрык архитектурасына хас «П» рәвешле төп ишеге («портал, или врата») булган бина зур мәчет («великий храм») дип исәпләнә.

Биләр җирлегендә 1769 елда тикшеренүләр алып барган тарихчы һәм сәяхәтче Николай Рычков әлеге мәчетнең манарасы турында яза: «Сакланып калган биеклеге 5-7 аршинга җитә торган әлеге манара таштан һәм кызыл кирпечтән салынган, стенасы исә яшел һәм зәңгәрсу төстәге чынаяк плитәләр белән капланган булырга охшый».[11]

Әлеге сүзләрне 1832 елда Биләрдә булып киткән язучы һәм публицист, Казанда чыга торган «Заволжский Муравей» журналы нәшире Николай Рыбушкин да кабатлый. «Хәрабәләренә карап фикер йөртсәң, - дип яза ул, - бу мәчет Болгарныкына караганда күпкә зур булгандыр».

Агач мәчетнең төзелә башлау вакыты Х гасырның беренче яртысына карый. Профессор Альфред Халиков үзенең хезмәтләрендә әлеге мәчетнең тагын да борынгырак чорга, IX гасыр ахырына караган булу ихтималын искәртә.

Заманында мәчет ике өлештән торган. Баштарак, Х гасырның беренче яртысында, зур гына агач мәчет салып куйганнар. Ул 1420 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аннан соң, шул ук гасырның ахырларында, агач мәчеткә терәтеп, ак таштан яңасын җиткергәннәр. Ул 1076 квадрат метр мәйданны били. Таш мәчетнең эчендә 6 рәт колонналар тезелгән (һәр рәттә дүртәр колонна, аларның нигезе – стилобатлар гына сакланган). Көньяк-көнчыгыш стенасы тыштан ярымколонналар – пилястралар белән бизәлгән.XIX йөз урталарында мәчетнең эзе дә калмый диярлек. Ташларын тирә-юнь халкы хуҗалык кирәк-яракларына ташып бетерә. Кайчандыр изге урын саналган җирләрне әкренләп сөрә башлыйлар.

Бу – Идел Болгарстанында археологлар тарафыннан ачылган бердәнбер мәчет.

Табылган зират үзгәртү

Җәмигъ мәчетенең көнчыгыш ягында мәйданы ягыннан артык зур булмаган зират урнашкан. Биредә 50ләп кабер тикшерелде. Үлгән кешеләрнең кайберләре кирпеч төрбәләр эчендә ята иде. Барысы саф мөселман йоласы буенча җирләнгәннәр.

Антропологларның әйтүенчә, монда күмелгән кешеләр баш сөякләренең төзелеше ягыннан гади кешеләрдән бераз аерылып торганнар (монголоид сыйфатлары күбрәк). Бу – болгар ханнарының, аларның якыннарының, гомумән, югары катлау кешеләренең каберләре булырга тиеш.

Бай феодал йорты үзгәртү

 
Бай феодал йорты моделе

Шулай ук агач мәчет янында ике катлы кирпеч йорт торган. Археологлар аны, шартлы рәвештә, «бай феодал йорты» дип атаган. Ул19711972 елларда казып тикшерелде.

Бина X йөз ахырларында төзелгән. Беренче катта дүрт бүлмәсе бар. Һәрберсенең мәйданы 16 квадрат метр. Йорт идән астыннан үткәрелгән махсус каналлар буйлап йөрүче эссе һава белән җылытылган. Әлеге бина җәмәгать мунчасы булган,дип фаразлаучы галимнәр бар.

Хәтер үзгәртү

1976 елда, казу эшләре төгәлләнгәннән соң, мәчет урынын архитекторлар Сәйяр Айдаров һәм Фәридә Зәбирова эшләгән проектка таянып, консервацияләп куйдылар. Халык Биләр хәрабәләрен, Җәмигъ мәчет урынын карарга килә.

1997 елда «Татнефть» берләшмәсе Хуҗалар тавын, «Изге чишмәне» төзекләндерү буенча киң күләмле эшләр башлап җибәрде. Биләр археологиясе музее төзеп куйдылар. Җимерек хәлгә килгән Җәмигъ мәчетне яңадан бер мәртәбә консервацияләделәр.

Казанда "Биляр" рестораны 2018 елның 28 декабрь көнендә архивланган. һәм 4 йолдызлы "Биляр Палас Отель" кунакханәсе эшли.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Батый хан гаскәре тарафыннан җимерелгән. Соңрак өлешчә читтәрәк торгызылган
  2. 2,0 2,1 ali gilmi. Әнвәр Хәйри: “Болгарны күтәргәндә Биләрне онытырга ярамый”.
  3. Фәүзия Бәйрәмова. Кичер безне, Биләр.
  4. Из "Книги видов земли" Абу-Зайда Ахмеда Ибн-Сахль аль-Балхи (рус.).
  5. Хузин Ф.Ш. Биляр — Великий город: В серии "История татар" / Фаяз Хузин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 48 с. с ил. с.10-12 (рус.)
  6. 6,0 6,1 Носовский Глеб Владимирович. Чудо света на Руси под Казанью. 1. Краткая история Биляра и Булгара.
  7. Н. А. Кокорина, С. В. Кузьминых. БИЛЯ́Р. әлеге чыганактан 2019-01-09 архивланды. 2019-02-24 тикшерелгән.
  8. Халиков А. Х. Татарский народ и его предки. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1989, С.93.
  9. Институт истории наук Татарстана, Министерство культуры республики Татарстан. "Булгарский город в X - начале XIII вв.". Казань издательство "Мастер Лайн" 2000.
  10. 10,0 10,1 Институт языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова Казанский филиал Академии наук СССР. "Культура Биляра". Москва издательство "Наука" 1985.
  11. «БИЛЯРСКОЙ АРХЕОЛОГИЧЕСКОЙ ЭКСПЕДИЦИИ – 50 ЛЕТ: ИТОГИ И ПРОБЛЕМЫ ИССЛЕДОВАНИЙ ВЕЛИКОГО ГОРОДА» фәнни мәкаләсе(рус.)

Сылтамалар үзгәртү