Поволжская археология (журнал)

фәнни журнал (Казан, Татарстан, Россия)

Поволжская археология (тат. Идел буе археологиясе), Povolzhskaya Arkheologiya[1] ― фәнни журнал, археология проблемаларына һәм чиктәш дисциплиналарга багышланган халыкара рецензияләнә торган гыйльми басма. Журнал 2012 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан Мари дәүләт университеты белән берлектә чыгарыла. Журналда Идел буе төбәгендә генә түгел, бөтен Евразия киңлегендә үткәрелгән археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басылып чыга, археология фәненең яңа казанышлары яктыртыла. Басма квартал саен рус һәм инглиз телләрендә чыга. Барлык публикацияләр рецензияләнә, рус һәм инглиз телләрендә резюме белән тәэмин ителә. Журналның чыгу графигы: март, июнь, сентябрь, декабрь. Форматы 168х258 мм. Һәр сан (аларның күләме уртача 300 бит тәшкил итә) күп кенә иллюстрацияләр, шул исәптән төслеләрне дә үз эченә ала.

Идел буе археологиясе
Поволжская археология
Tөр

фәнни, кварталга бер саны чыга

Формат

168х258 мм


Гамәлгә куючы

ТР ФА

Нәшер итүче

Альфред Халиков исемендәге Археология институты

Нигезләнде

2012

Тел

рус

Төп офис

420012 РФ, ТР, Казан, Бутлеров ур., 30

ISSN

2306-4099


язылу индексы

ПП753

Веб-сайт: Поволжская археология

Тарих үзгәртү

 
Журнал редакциясе урнашкан Казан галимәр йорты (элекке Александров балалар ятимханәсе).
Казан, Бутлеров ур., 30

2012 елның апрелендә ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан Мари дәүләт университеты белән берлектә чыгарыла башлаган. 2012―2016 елларда баш мөхәррир ― Фаяз Шәрип улы Хуҗин (1951 елгы), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы. [2]

2016 елдан баш мөхәррир ― Айрат Габит улы Ситдыйков (1973 елгы), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы (2013), А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры (2014 елдан), Идел буе урта гасыр археологиясе, Казан археологиясе буенча белгеч. [3] [4]

Журнал археология, тарих, этнология өлкәсендә эшләүче белгечләр, шулай ук дисциплинаара тикшеренүләр өчен публикация урнаштыру һәм дискуссия алып бару, бастырылган материалларга электрон рәвештә бушлай керү мөмкинлеген бирә. Журналның барлык саннары дөньяның төрле фәнни үзәкләре китапханәләренә җибәрелә, ш.и. Россия Фәннәр академиясенең (РФА) матди мәдәният тарихы институты (ИИМК РАН) китапханәсенә (Санкт-Петербург), РФА Себер бүлекчәсе археология һәм этнография институты (Новосибирск) китапханәсенә, РФА Археология институты (Мәскәү) китапханәсенә,[5] РФА Кырым археологиясе институты (Симферополь) китапханәсенә, Гейдельберг университеты (Гейдельберг, Алмания) китапханәсенә, Алмания Археология институтының Евразия бүлеге (Берлин, Алмания) китапханәсенә, Үзәк Рим-алман музееның фәнни-тикшеренү институты (Майнц, Алмания) китапханәсенә, Бонн университетының тарихка кадәрге һәм иртә тарихи археология институты (Бонн, Алмания) китапханәсенә һ. б. [6]

Хәзерге вакытта журнал түбәндәге мәгълүмат базаларында һәм фәнни электрон китапханәләрдә тәкъдим ителгән: Scopus, RSCI, РИНЦ, Ulrichsweb, Google академиясе, CNKIsholar, ResearchBib, CyberLeninka, Sindexs, Erih Plus, WorldCat, Road, DOAJ, BASE, MIAR, CiteFactor.

Тематика үзгәртү

Журналның тематикасы хронологик яктан да, региональ яктан да чикләнми. Шулай да, Идел буе, Урал һәм Төньяк Каспий төбәге киңлекләренә кагылышлы мәдәни-тарихи процесслар белән бәйле публикация һәм материалларга өстенлек бирелә. Журнал археология, антропология, археозоология, биоархеология, нумизматика, эпиграфика, этноархеология һәм башка дисциплинаара тикшеренүләр мәсьәләләре буенча теоретик һәм фәнни-тикшеренү характерындагы оригиналь мәкаләләр бастыра. Журналда археологлар, антропологлар һәм этнографларның өр-яңа кыр тикшеренүләре нәтиҗәләренә зур урын бирелә.

Тикшеренүләр өлкәсе үзгәртү

Журналның тикшеренү өлкәсе һәм бурычлары үзәгендә – Идел буе, Урал һәм Төньяк Каспий төбәгенең гигант киңлекләрендәге мәдәни-тарихи процессларны реконструкцияләү һәм интерпретацияләү. Борынгы Евразиянең әлеге уникаль макрорегионына халыкара игътибар арту журналга Финляндия, Венгрия, Болгария, Румыния, Молдова, Украина, Казакъстан һәм Монголия һ. б. илләр белгечләренең фикер уртаклашу һәм идеяләр белән алмашу өчен абруйлы форум булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. [7]

Халыкара тикшеренү тырышлыкларын интеграцияләү, фәнни әйләнешкә кыр эзләнүләре нәтиҗәләрен оператив кертү, актуаль аналитик тикшеренүләр һәм интерпретацияләр бастыру, бастырылган материалларның югары фәнни сыйфатка туры килүен тәэмин итү басманың иң мөһим бурычлары булып тора.

2023 елның 23 мартында Мари дәүләт университетында «Поволжская археология» («Идел буе археологиясе») халыкара рецензияләнә торган журналның 10 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл уздырылган. [8]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү