Төп менюны ачу

Новосиби́рск (1926 елга кадәр — Новоникола́евск) — халык саны буенча Русиянең өченче, ә Русиянең Азия өлешендә беренче шәһәре, Новосибирск өлкәсенең һәм Себер федераль бүлгесенең үзәге.

Навасебер
Novosibirsk ANevsky Cathedral 07-2016 img1.jpg
Coat of Arms of Novosibirsk.svg
Халык саны 1 602 915 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1893 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Анатоли Локоть Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+07:00
Кардәш шәһәрләр Саппоро, Варна[d], Минск, Теҗон[d], Миннеаполис, Омск[1], Краснаяр һәм Ларнака[d][2]
Җәгърафия
АТБ Навасебер өлкәсе
Ил Русия
Мәйдан 505.6 дүрткел киламитер
ДДӨБ 150 метр Edit this on Wikidata
Сулык Об, Иня
Координатлар 55.0333°N 82.9167°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 630000, 630992 Edit this on Wikidata
Телефон коды 383 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Анатоли Локоть Edit this on Wikidata


Халык саны — 1 473 737 кеше.[3]

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

Новосибирск Көнбатыш Себер тигезлегендә, Об елгасы өстендә, Мәскәүдән 3191 километрга көнчыгышрак урнаша. Об елгасы шәһәрне ике өлешенә бүлә. Шәһәрдә Новосибирск ГЭСы плотинасы урнаша.

Новосибирскидан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Тубыл ~ 1383 км Тум ~ 236 км
Куйбышев ~ 342 км
Омск ~ 663 км
Чиләбе ~ 1606 км
Мәскәү ~ 3355 км
Кемерово ~ 274 км
Красноярск ~ 789 км
Өркет ~ 1845 км
Чита ~ 2963 км
  Павлодар ~ 589 км
  Экибастуз ~ 725 км
  Нурсолтан ~ 996 км
Барнавыл ~ 244 км
 Симәй ~ 714 км
  Өскемен ~ 750 км
Новокузнецк ~ 404 км
Горно-Алтайск ~ 466 км
Абакан ~ 885 км

Сәгать поясыҮзгәртү

1920-елларда шәһәрнең сулъягы һәм уңъягы төрле сәгать поясларда урнашканнар. Новосибирск халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.

КлиматҮзгәртү

Шәһәр климаты — континенталь.

  • Уртача еллык температура — 1,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 75%
Новосибирск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 4,1 5,5 14,4 26,8 36,1 37,2 35,0 35,2 36,0 27,2 11,5 5,0
Уртача максимум, °C −12,2 −9,8 −2,1 7,8 18,4 22,9 25,0 22,4 15,6 7,2 −3,7 −10,1
Уртача температура, °C −16,1 −14,3 −7 2,3 11,7 16,8 19,2 16,5 10,1 2,9 −7,1 −13,9
Уртача минимум, °C −19,6 −17,9 −11,1 −2 6,0 11,4 14,1 11,5 5,9 −0,3 −10 −17,5
Абсолют минимум, °C −51,1 −45 −32,8 −27,2 −11,1 −2,2 2,2 −2 −6,3 −25 −41,3 −49,5
Явым-төшем нормасы, мм 26 15 17 28 34 50 72 49 42 46 38 31
Чыганак: Погода и климат

ТарихҮзгәртү

 
Александр Невский кафедраль соборы, 1899

Новосибирск 1893 елда Себер аша магистраль төзү вакытында Об елгасы аша тимер юл күпере төзелеше аркасында Новая Деревня бистәсе буларак нигезләнә.

1894 елда бистәгә рус императоры Александр III (18541893) хөрмәтенә Александровский исеме бирелә. 1895 елда Александровский бистәсенә Николай II хөрмәтенә Ново-Николаевский дип исемләнә.

1903 елда Ново-Николаевский өяз үзәге булмаган Новониколаевск шәһәренә үзгәртеп корыла. Шул вакытта Русия империясендә ике Николаевск булган: Амур елгасы тамагында (хәзер Николаевск-на-Амуре) һәм Самар губернасында (хәзер Пугачёв шәһәре); алар белән бутамаска өчен шәһәр исеменә Ново- алкушымчасы өстәлә.

1917 елданТум губернасы Новониколаевск өязе үзәге. 1919 елның 23 декабрьдә Новониколаевскка Тумдан Тум губернасы үзәге күчерелә (1920 елның 14 мартына кадәр). 1920 елның 13 июненнән — Новониколаевск губернасы үзәге.

1925 елда шәһәргә Новосибирск исеме кушыла.

19251930 елларда — Себер крае үзәге, 1930 елданКөнбатыш Себер крае үзәге, 1937 елданНовосибирск өлкәсе үзәге.

Эчке буленешҮзгәртү

 
Космостан күренеше

Новосибирск 10 районына бүленә:

  1. Дзержинский районы
  2. Тимер юл районы
  3. Ельцовка арты районы
  4. Калинин районы
  5. Киров районы
  6. Ленин районы
  7. Октябрь районы
  8. Беренче Май районы
  9. Совет районы
  10. Үзәк районы

ХалыкҮзгәртү

1897[4] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
~10 000 ~117 900 ~180 100 ~404 000 885 045 1 160 963 1 312 480 1 436 516 1 425 508 1 473 737

Милли состав (2002): руслар — 95,9%, украиннар — 1,3%, алманнар — 0,9%, татарлар — 0,8%.[10]

АгломерацияҮзгәртү

Новосибирск агломерациясе — халык саны буенча Русиянең җиденче агломерация (~ 1,9 млн кеше, 2012). Агломерациядә Новосибирск өлкәсе халкының 2/3 өлеше, Себер федераль бүлгесе халкының 9,95% өлеше тора. Аның беренче поясына Новосибирск һәм Бердск шәһәрләре, Кольцово һәм Краснообск штб-лары керәләр; икенче поясына Искитим шәһәрәре, Новосибирск районы һәм ул белән чиктәш районнарының өлеше керәләр.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Новосибирск дәүләт университеты
  • Новосибирск дәүләт техник университеты
  • Новосибирск дәүләт икътисад һәм идарә итү университеты
  • Себер кулланучылар кооперациясе университеты
  • Новосибирск дәүләт аграр университеты
  • Новосибирск дәүләт медицина университеты
  • Новосибирск дәүләт педагогика университеты
  • Новосибирск дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты
  • Себер дәүләт элемтә юллары университеты
  • Себер дәүләт телекоммуникация һәм информатика университеты
  • Новосибирск дәүләт су транспорты академиясе
  • Новосибирск дәүләт архитектура һәм сәнгать академиясе
  • Себер финанслар һәм банк эшләре академиясе
  • Себер дәүләт геодезия академиясе

һәм башкалар

Танылган шәхесләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#novosibirsk
  2. 2,0 2,1 Twinnings of Larnaka
  3. 3,0 3,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 http://www.mojgorod.ru/novosib_obl/novosibirsk/index.html
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/tableView/customiseTable.xhtml#userMessages