Пугачев (1835 елга кадәр Мәчетле бистә, 1918 елга кадәр — Николаевск) – Сарытау өлкәсенең Идел аръягында урнашкан уртача зурлыктагы шәһәр. Идел кушылдыгы Зур Ыргыз елгасы ярында, Таулы сырт өстендә урнашкан. Сарытаудан 246 км төньяк-көнчыгышка таба, Самардан 170 км еракта. 2010 ел сан алу буенча 41 705 кеше яши.

Мәчетле бистә
Карта
Ил Россия
Республика Сарытау өлкәсе
Координатлар 52°0'48"тн, 48°48'9"кнч
Шәһәр башлыгы Сидоров Станислав
Нигезләнгән 1764
Климат уртача
Халык саны 41 705[1] кеше
Телефон коды 84574
Рәсми сайт pugachjov.sarmo.ru/
Кардәш шәһәрләр Сенитса[d][2]

Тарихи белешмә үзгәртү

Мәчетле бистәсе 1762 елны Екатерина II игълан иткән манифестка (өндәмә) күрә бу урында староверлар килеп төпләнә. Исеме әйтеп тора – элегрәк тә бу урында мөселман-татарлар яшәде. 1772 елда бу урынга Емельян Пугачев килеп чыга, биредәге диндәшләре белән киңәшеп, үзен Петр III патша дип таныштыра башлый, гыйсъян бистәдән чыккан дип әйтергә була.

Татарлар бу урында 1840 елдан яши башлыйлар. 1848 елда татарлар Ыргыз буенда борынгы татар зираты булуы турында бәян итәләр. Ул заманда шәһәр инде Николаевск исемендә йөри. 1828 елны кенәз Голицын биредәге халыкны Рус православ чиркәвенә чукындыра. Татарлар Сарытау губернасының Хвалын һәм Күзнәй өязләреннән күченеп киләләр. 1910 елда Николаевскида халыкның 15%ын тәшкил итәләр (2236 кеше). Күмәкләштерү башлангач, бу якларга күпләп Сембер өлкәсеннән татарлар килә башлый. 1989 халык санын алу буенча район белән шәһәрдә 2863 татар яшәде. 2002 ел исәбе буенча – 3147 татар булган, шуларның күбесе Пугачев каласында – 2753.

1898 елда татарлар зур булмаган мәчет төзи, 1905 елны аны сүтеп, зурракны төзеп куялар. Бераздан икенче мәчет төзелә. Ул хәзерге «Татарский кибет» урынында була. Беренче мәчет 1990 елны мөселманнарга кайтарыла. Аның манарасын иске фотолар буенча яңадан коралар.

Инкыйлабка кадәр татар бистәсендә ике дини мәктәп эшли. 191 елда 7-еллык татар мәктәбе ачыла. Беренче директоры Фатыйх Моратов (1903 елгы) Әстерханнан була. 1965 елга кадәр татарча укытканнар. Әле ул төп (8-еллык) 4№ мәктәп. Биредә һәммә сыйныфларда татар теле укытыла.

2006 елда ачылган «Дуслык» милли-мәдәни үзәге эшли.

Халык үзгәртү

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1913[4] 1926[4] 1931[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
1 183 ~5 700 12 504 ~15 800 ~17 500 ~18 500 32 725 33 963 39 050 40 947 41 436 41 705

Танылган шәхесләр үзгәртү


Вакытлыча торганнар

Икътисад үзгәртү

Шәһәрнең иң эре сәнәгать ширкәтләре: он тарту заводы, икмәк заводы, сөт заводы, төзелеш материаллары комбинаты һ.б.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2013-07-12, retrieved 2012-12-14 
  2. https://pugachevskoevremya.ru/dalekij-blizkij-gorod-senica
  3. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/pugachjov/
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1281
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-14