Евгений Ишемгужин

Евгений Ишемгужин   (19 июль 1939 ел, Пугачев каласы — 4 октябрь 2014 ел, Уфа) — тау инженеры. Техник фәннәр докторы (1989), профессор (1991), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998), ССРБ‐ның уйлап табучысы (1985)[1].

Евгений Ишемгужин
Туган 19 июль 1939(1939-07-19)
Пугачев, Сарытау өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 4 октябрь 2014(2014-10-04) (75 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре университет профессоры, галим, уйлап табучы
Эш бирүче Уфа дәүләт нефть-техника университеты

Биографиясе үзгәртү

Евгений Измаил улы Ишемгужин 1939 елның 19 июлендә Пугачев шәһәрендә туган.

1962 елда Уфа нефть институтын (УНИ, хәзерге Уфа дәүләт нефть техник университеты —УДНТУ) тәмамлый.

1962-1965 елларда — Пермь өлкәсенең бораулау предприятиеләрендә: бораулаучы ярдәмчесе, участок өлкән инженеры, җитештерү-техник бүлегенең өлкән инженеры; 1965 елдан — УНИ-дә (УДНТУ): өлкән укытучы, доцент, профессор, тау-нефть факультеты деканы, мәгариф эшләре буенча проректор[1].

1971 елда техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Исследование вопросов устойчивости ступенчатого низа бурильной колонны» темасына диссертация яклый.

1989 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Условия эксплуатации турбобуров и разработка мероприятий по повышению их надежности»темасына диссертация яклый[2].

2014 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Евгений Измаил улы Ишемгужин фәнни эшчәнлеге бораулау проблемаларына багышланган. Тикшеренү нәтиҗәләре Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә кертелгән. Уйлап табуларга 27 авторлык танытмасы һәм патент бар. 120-дән артык басма хезмәт, шул исәптән 8 монография, авторы[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1] үзгәртү

— Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998).

— ССРБ‐ның уйлап табучысы (1985).

Хезмәтләре үзгәртү

  • Работа бурильной колонны в скважине. М., 1973 (автордаш);
    • Теоретические основы надёжности буровых и нефтепромысловых машин. Өфө, 1981;
    • Нелинейные колебания элементов буровых машин. Өфө, 1999.
    • Нелинейные колебания элементов буровых машин : Учеб. пособие для студентов спец. 0508. Ишемгужин, Евгений Измайлович
    • Регрессионный анализ и планирование эксперимента при оценке надежности буровых и нефтепромысловых машин : Учеб. пособие. Ишемгужин, Евгений Измайлович.
    • Ремонт бурового и нефтепромыслового оборудования : Учеб. пособие. Ишемгужин, Евгений Измайлович

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 УГАТУ Ишемғужин, archived from the original on 2020-02-16, retrieved 2022-05-18 
  2. Ишемгужин, Е.И