Василий Чапаев

Василий Иван улы Чапаев (Василий Иванович Чапаев)Кызыл армия командирларыннан берсе, Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы.

Василий Чапаев
Туган телдә исем Василий Иванович Чапаев
Туган 9 февраль 1887(1887-02-09)
Россия империясе, Казан губернасы, Чабаксар өязе, Будайка авылы
Үлгән 5 сентябрь 1919(1919-09-05) (32 яшь)
Лбищеснск шәһәре янында
Үлем сәбәбе батып үлү[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
 Россия республикасы[d]
РСФСР[d]
Һөнәре гаскәрбашы
Балалар Александр Васильевич Чапаев[d] һәм Чапаев, Аркадий Васильевич[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Богырыслан гамәлияте[d], Бәләбәй гамәлияте[d], Уфа операциясе һәм Лбищенск рейде[d]
Хәрби дәрәҗә филтфибел[d] һәм комдив[d]

 Василий Чапаев Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү
 
Чапаевның туган йорты, Чабаксар

Василий Чапаев 1887 елның 28 гыйнварда (9 февральдә) Казан губернасы Чабаксар өязенең Будайка авылында (1940 елда Чабаксар составына кертелгән) крестьян гаиләсендә туган.

Берникадәр вакыттан соң Чапаевлар гаиләсе Самар губернасы Николаевск өязенең Балакау авылына күчә. Белемне Чапаев урындагы чиркәү-мәхәллә мәктәбендә ала.

1908 елның көзендә Чапаев хәрби хезмәткә алына һәм Киев шәһәренә җибәрелә, ләкин ярты ел үткәч, запаска җибәрелә. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр плотник булып эшли.

Беренче бөтендөнья сугышы

үзгәртү

1914 елның 20 сентябрьдә Чапаев икенче тапкыр хәрби хезмәткә алына һәм Аткарскида урнашкан 159-нче запастагы җәяүле гаскәр полкына җибәрелә. 1915 елда фронтка озатыла. Анда ул 9 армиянең 82-нче җәяүле гаскәр төмәненең 326-нче Белгорай җәяүле гаскәр полкы составында Көньяк-Көнбатыш фронтында (Волыньда һәм Галициядә) сугышкан; яралана. 1915 елның июлендә өйрәнү команданы (учебная команда) тәмамлый, кече унтер-әфисәр, соңга өлкән унтер-әфисәр дәрәҗәсе бирелә. Сугышны фельдфебель дәрәҗәсендә тәмамлый. Сугыштагы батырлыклары өчен Георгий медале һәм Георгий тәресенең өч дәрәҗәсе белән бүләкләнә.

Ватандашлар сугышы

үзгәртү

Февраль революцияне Сарытауда һоспитальдә каршы ала. 1917 елның 28 сентябрьдә РСДЭФ (РСДРП) (б)га керә. Николаевскида урнашкан 138-нче запастагы җәяүле гаскәр полкының командиры, декабрьдә Николаевск өязе хәрби комиссары булып сайлана. Николаевск өязе Кызыл гвардиясе оештыруда катнаша. Аның тәкъдиме буенча урындагы Кызыл гвардия отрядлары Пугачёв бригадасына берләштерелгән Степана Разин исемле һәм Пугачёв исемле полкларына үзгәртеп корылалар. Моннан соң чехословакларга һәм КомУчның Халык армиясенә каршы сугышларында катнаша, Николаевск шәһәрне кире ала; шәһәрне алган бригада хөрмәтенә аңа Пугачёв исеме кушыла.

1918 елның 19 сентябрьдән — 2-нче Николаевск төмәне командиры. 1918 елның ноябрьдән 1919 елның февральга кадәр — Генераль штабы академиясендә. Моннан соң — Николаевск өязе эчке эшләр комиссары. 1919 елның маеннан —Александров-Гай бригадасы командиры, июненнән — Колчак армиясенә каршы Бөгелмә һәм Бәләбәй операцияләрендә катнашкан 25-нче укчылар төмәне командиры. 1919 елның 9 июньдә 25-нче төмәне Уфаны, ә 11 июльдәҖаекны ала. Уфаны алу вакытта Чапаев авиапулемёттан очередь белән яралана.

Рәсми версия буенча, Василий Чапаев Лбищенск шәһәре янында (хәзер Казакъстананың Көнбатыш-Казакъстан өлкәсенең Чапаев авылы) 1919 елның 5 сентябрьдә Җаек елгасы аша йөзү омтылып караганда бата.

Бүләкләр

үзгәртү

Чапаев мәдәнияттә

үзгәртү
  • 1923 елда Дмитрий Фурманов Чапаев турында «Чапаев» романны язган. 1934 елда бу роман буенча «Чапаев» фильмы төшерелә; бу филь киң танылганлыкны ала, ә Чапаев, аның ординарец Петька, комиссар Фурманов һәм хатын-пулемётчица Анка совет анекдотларның иң популяр геройлары санында булып чыкканнар.

Сәнгать әсәрләрендә

үзгәртү
  • «Чапаев» (фильм, 1934)
  • «Песня о Чапаеве» (мультфильм)
  • «Чапаев с нами» (агитацион фильмы)
  • «Сказ о Чапаеве» (мультфильм, 1958)
  • «Чапаев и Пустота» (китап)
  • Чапаев һәм Петька турында уеннар сериясе
  • «Страсти по Чапаю» (сериал, 2012)

Истәлек

үзгәртү
  • 1929 елда Троцк шәһәренә Чапаевск исеме бирелә, Моча елгасына Чапаевка исеме бирелә. Чапаев хөрмәтенә дистәләрчә торак пунктлар һәм урамнар аталганнар.
  • 1968 елда Чабаксарда Чапаев музее ачыла. Чапаев музее шулай ук Пугачёвта һәм Балакауда бар.
  • Чапаевка багышланган берничә һәйкәл бар.

Галерея

үзгәртү

Почта маркалары

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү