Төп менюны ачу

Вахит Хаков – Русия Гуманитар фәннәре академиясенең академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Филология фәннәре докторы (1971), профессор (1973).

Вахит Хаков
Туган телдә исем Вахит Хөҗҗәт улы Хаков
Туган 16 август 1926(1926-08-16)
ТАССР, Буа районы, Күзби
Үлгән 2008 ел
Яшәгән урын Галиев урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре телче-галим, тел белгече
Бүләк һәм мөкәфәтләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 елның 16 августында Татарстан Республикасының Буа районы Күзби авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. 8 нче сыйныфны күрше Килдураз авылында тәмамлый.

Аннары Бөек Ватан сугышы башлана, 17 яше дә тулмаган егет гаскәри хезмәткә алына. Япониягә каршы сугышларда катнаша, яралана. Монголиянең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен Кытайдагы Сары диңгез буенда тәмамлана.

Хәрби хезмәттән кайткач, ул Тәтеш педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, ССРБ Фәннәр академиясе Казан филиалында аспирантура тәмамлый. 1960 елдан башлап, Вахит Хаковның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле: ул татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли 1961 елда "XX йөз башы әдәби теле тарихы" дигән темага кандитатлык, 1971 елда "Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

1964 елны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. 1971 елда ул Алма-Ата шәһәрендә «Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы» дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә 1973 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәүләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мөнәсәбәт тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.

Профессор Вахит Хаков — Казан дәүләт университетында «XIII—XIX гасырларда иҗат ителгән әсәрләрнең төрки телләр һәм татар теле үсешендә тоткан роле» дигән теманың фәнни җитәкчесе. Бу юнәлешне үстерүдә яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар зур эш алып бара. Вахит Хөҗҗәтович җитәкчелегендә 15 аспирант диссертация яклады, 10 га якын яшь укытучы һәм аспирант фәнни эш яза. Татарстан Язучылар берлегенең яртысыннан артыгы Казан дәүләт университетының татар филология факультетын тәмамлаучылар икәнлеген күрсәтеп үтү дә җитә. Аның шәкертләре арасында күп кенә танылган тел-әдәбият укытучылары, язучылар, журналистлар, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре бар. Аспирантлары хәзер Казан һәм Чаллыдагы югары уку йортларында, башка өлкә, республикаларда үзләре фәнни-педагогик эш алып баралар. Чит илләрдә фәнни эшчәнлекләрен дәвам итүчеләре дә бар. Ул аларның һәрберсе белән тыгыз элемтәдә яшәгән. Вахит абый университетның филология фәннәре докторы һәм кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәләр бирүче диссертация советы әгъзасы да булып торган.

Яшь буынга белем-тәрбия бирү өлкәсендә һәм фәнгә фидакяр хезмәт иткән талантлы педагог, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле тел галиме В. Хаков 2008 елны арабыздан китте.

БүләкләрҮзгәртү

Вахит Хөҗҗәтович — Ватан сугышы ордены һәм унбишләп медаль кавалеры, Татарстан Президентының Мактау кәгазе иясе.

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Аның төп фәнни юнәлеше — төрки һәм татар әдәби телләре тарихы, әдәби телдә стиль категорияләренең үсеше, төрки-татар язма ядкарьләре теле. Шулай ук тел белеменең терминология, лексикология, фразеология, дөресъязу, сөйләм мәдәнияте тармакларына, мәктәптә һәм югары уку йортларында язучылар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә.

ЧыганакҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү