Идел буе Болгары

VII – XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт
(Болгар дәүләте битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIIXIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда буйсындырылган һәм Алтын Урда эченә кергән, соңрак Идел буе Болгары нигезендә Казан ханлыгы барлыкка килгән.

Идел буе Болгар дәүләте
Болгар дәүләте

юкка чыккан

 

VII гасыр — 1236



Болгар тамгасы
Башкала Биләр, Болгар шәһәре
Зур шәһәрләр Биләр, Болгар шәһәре, Суар, Ашлы, Казан
Тел(ләр) борынгы болгар теле, төрки (тел)
Акча берәмлеге сум[1][2], динар[3]
Халык болгарлар, суарлар, искилләр, барсилләр, бәрәнҗәрләр
Идарә итү төре феодаль абсолютизм
Нәсел Котраг, Айдар хан
әмир, илтәбәр
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

География

үзгәртү

Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. 10-11 йөзләрдә төньяк чиге Каманың уң як яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена - Җигүле таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.

Соңрак, Идел Болгары чәчәк аткан чорларда аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән.

Шәһәрләр

үзгәртү

Болгар дәүләте үзенең шәһәрләре белән дан тоткан. Болгар шәһәрләре моннан 1000 ел артык элегрәк, болгар, маҗар, Византия чыганаклар буенча 8 нче гасырда, рус чыганаклары буенча 10-11 нче гасырларда барлыкка киләләр. Аларның үсү һәм чәчәк ату чоры 12 нче гасырга һәм 13 нче гасыр башларына туры килә. Кече Чирмешән бассейны халык иң тыгыз утырган район булган, аның үзәгендә Бөек шәһәр – Бүләр урнашкан. Хәзер күп шәһәрләрнең исеме билгеле түгел.

Бу чагыштырмача зур шәһәрләрдән башка, тагын бик күп кечерәк шәһәрләр булган.[4]

Болгар дәүләте төрки дәүләт булган — күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә.

Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге чирмеш, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.

Идел буе Болгары тарихы

үзгәртү

Болгар әмирлеге барлыкка килү

үзгәртү

Болгар кабиләләре, Урта Донның уң ярында яшәгән котраклар җитәкчелегендә, 7 нче гасыр ахырында Идел буйларына күчеп утыргач, этник яктан төрки халык мохитенә эләгәләр. Урта Идел буе териториясе Төрки-огур кабиләләре тарафыннан элегрәк, 5-6 нче гасырларда ук үзләштерелгән дип әйтергә нигез бар. Гарәп авторлары мәгълүматларына караганда, алар арасында, болгарлардан тыш , барсил, искил, суар, бәрәнҗәр, этник төркемнәре дә телгә алына. Ягъни Идел Болгары халкы болгарлардан тыш алан-хәзер (бәрәнҗәр), төрки-огур - савирлар (суарлар), Үзәк Азия - искил/эсегел яисә чигил компонентларын да үз эченә алган. Болгарларның Идел-Кама буйларына күчеп утыруларына Бураково, Шиловск, Брусянск һәм Новинковск каберлекләре археологик дәлил булып торалар. Кара диңгезнең төньягында (Малая Пешерина) һәм Болгариядәге (Мадара) табылган истәлекләре дә шуларга охшаш. Баштарак болгарлар Идел буенча Самар борылышыннан алып Кама (Чулман) тамагына кадәр территорияне биләгәннәр. Алар биредәге протобалт яки соңгы чор сармат кабиләләрен (Имәнкискә культурасы вәкилләрен) кысрыклап чыгарганнар яки үз араларында ассимиляцияләгәннәр. Берникадәр көнчыгыштарак, Көнчыгыш Кама арьягында һәм Көнбатыш Урал тау итәгендә угор кабиләләре (Кушнаренко-Кара Якуп культурасы вәкилләре) таралып урнаша. Тикшеренүчеләр Иделнең далалы аръягында һәм Көньяк Уралда венгрларның борынгы бабалары ватаны - легендар "Magna Hungaria" (Бөек Венгрия) урнашкан дип саныйлар. Әкренләп бу кабиләләр болгарлар тирәсендә туплана башлыйлар.

Идел буе Болгары хакимнәре

үзгәртү

Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен 8-нче гасырда нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗани китабы буенча Котраг улы Ирхан - икенче Идел буе Болгары хәкиме, Ирхан улы - Тукый - өченче Идел буе Болгары хәкиме булган.

Дәүләт формалашу процессында Алмыш (Алмуш) җитәкчелегендәге болгар этник мәдәни берләшмәсе - кабиләләр берлеге - иң көчлесе булып чыккан. 10 гасырдан башлап угыз-бәҗәнәк, кыпчак кабиләләре һәм шулай ук башка күрше халыкларның аерым төркемнәре даими рәвештә Болгар халкына кушылбуе Болгарыа барган һәм ассимиляцияләнгән. 10 гасыр башында Болгар дәүләте, әмирлек буларак, тәмам оешып бетә. Ләкин беренче вакытта ул Хәзәр каһанлыгына буйсынган була.

Идел буе Болгарында рәсми төстә ислам динен кабул итүнең әһәмияте

үзгәртү

Гарәп-фарсы тарихи-географик чыганаклары 10 нчы гасыр башында ук инде болгарларның төп ике шәһәре - Болгар һәм Суар булуын хәбәр итә икесендә дә агач корылмалар, зур мәчетләр булган, һәр шәһәрдә 10ар мең мөселман яшәгән.

Болгарларның ислам дине белән танышуы риваятьләр буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр заманында ук башлана. Ул вакытта берничә сәхабә Болгар җирләренә килеп, Айдар ханның (илтәбәрнең) кызын авырудан терелтә. Шуннан башлап, Айдар хан һәм аның халкы Ислам динен кабул итә.

Чынлыкта исә 10 гасыр башларында Алмыш ханның әтисе Багдад хәлифенә Ислам динен кабул итәр өчен, рәсми илчеләр җибәрүен сорый. Багдад хәлифе аның үтенечен кабул итә, ләкин ул илчеләр килгәндә, илдә Алмыш илтабар җитәкчелек иткән була инде.

922 елда Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килеп җитә. 16 май көнне илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәтнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә.

Ислам динен кабул итүнең әһәмияте бик зур була, чөнки:

  • Болгарлар мөселман мәдәнияте белән якынрак таныша, аның бер кисәгенә әйләнә;
  • Болгарлар Хәзәр каһанлыгыннан нык курыкмый башлыйлар - алар хәлифәт яклавы астында булалар.

Идел буе Болгарының чәчәк атуы

үзгәртү

12 гасырда Идел Болгары үзе чәчәк ату чорында көнбатышта Ока-Зөя елгалары арасындагы җирләрдән алып көнчыгышта Көньяк Уралга кадәр, көньякта Сыры һәм Самар борылышыннан алып төньяк Кама буйларына кадәр мәйданны биләп торган. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, биредә 180-гә якын борынгы шәһәр урыннары билгеле. Бу вакытта илнең башкаласы Биләр шәһәре булган.

Болгар

үзгәртү

Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.

Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган.

Әл-Бәлхи язмалары буенча: «Болгар — ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».

Шундый ук хәбәрне X йөзнең 30 нчы һәм 60 нчы елларындагы гарәп авторлары әл-Истахри һәм Ибне Хәукал да язып калдырганнар. Тик алар әл-Бәлхигә бер әһәмиятле төзәтмә керткәннәр: Ун мең әлеге шәһәрләрнең гомуми халкы дигәнне аңлатмый, ә алардагы «ир-ат», икенче төрле әйткәндә, сугышчылар санын белдерә. Урта гасырларда берәр шәһәрнең күпме халкы барлыгын аның гаскәре санына карап билгели торган булганнар. Шундый ук хәбәрне X йөзнең ахырында фарсыча язылган, авторы билгеле булмаган «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») буенча: «Болгар—зур булмаган бер төбәкнең шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мөселманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул Суар—Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагы кебек үк».

әл-Бәлхигә буенча: «Итилдән Болгарга тикле дала буйлап бер айлык чамасы юл; судан барсаң, елгадан югарыга таба ике айлык, түбәнгә таба 20 көнлек чамасы юл»,—дип яза ул. Моны аңлавы кыен түгел, Болгар шәһәре Идел ярына, хәзәрләрнең үзәге белән ике арадагы су юлы буена утырган. Әл-Бәлхинен әлеге сүзләре безгә инде мәгълүм булган «Хөдүд әл-галәм» авторының һәм X йөз азагындагы атаклы гарәп географы әл-Мөкатдәсинең мәгълүматлары белән дә раслана. Әл-Мөкатдәси да Болгар шәһәрен Идел буенда итеп күрсәтә.

Болгарның X йөз башыннан, дәүләт оешканда ук, башкала сыйфатында үсеп китүе табигый булган. Шәһәр бик уңайлы урынга, Идел белән Чулман тоташкан җиргә—Көнчыгыш Аурупаның икътисадый һәм стратегик яктан зур әһәмияте булган ике зур су юлы буена утырган. Башкаланы шундый мөһим урында төзү болгар җирләрен бер үзәк дәүләткә берләштерүдә, Идел Болгарын һәм аның башкаласын Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләр үзәгенә әверелдерүдә ифрат зур роль уйнаган. Бу очракта дәүләтнең сәяси үзәге шул дәүләтнең үзенең һәм аның төп халкының исеме белән аталуы бик тә табигый булган.

XII йөздә Болгарга ике гарәп сәяхәтчесе килеп чыккан. Аның берсе—безгә аз таныш әл-Җәвалики, икенчесе инде берничә тапкыр телгә алынган әл-Гарнатый. Әл-Җәвалики Болгарга 1145 елда килгән, тик аның язмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М. Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында аңардан кайбер өзекләр биргән: «Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган. Алар зур халык, аларның шәһәре Болгар дип атала. Ул бик зур шәһәр».

Әл-Гарнатый буенча «Ә Болгар да гаять зур шәһәр, ул гел нарат агачыннан гына төзелгән, ә шәһәр дивары — имәннән». Шәрык географиясендә шулай ук «эчке» Болгардан, ягъни Болгар шәһәренең үзеннән тыш тагын дәүләтне тышкы дөнья белән бәйли торган сәүдә урыны сыйфатындагы «тышкы» Болгар турында да хәбәрләр очрый. Анысы—Идел буендагы атаклы Ага-Базар, зур ярминкә урыны. Тарихи чыганакларда шулай ук Болгарның аннан 20 көнлек юл арасында урнашкан борынгы Русьның башкаласы Куябтан, ягъни Киевтән кечерәк булуы әйтелә.

«Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.

Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган. Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, Микаил ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкәнт), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әмма озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп, күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948—959 елларда Насыйр ибне Әхмәт һәм Талиб исеменнән сугылган акчалар мәгълүм.

Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).

XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган.

әл-Мәрвәзинең мәгълүматлары буенча: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.

Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда Суар урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар — анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган. Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик мәгълүмат тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.

Бүләр хакында елъязмалар буенча мәгълүмат: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Мөрәм кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.

Бәрелешләр

үзгәртү

Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Мөрәм һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар.

Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Мөрәм шәһәрләрен туздыралар, Рязаньгә барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була.

Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.

Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә яулар башлана.

1183 елның җәендә Владимир-Сүздәл кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Мөрәм кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

Киев Русе белән Идел буе Болгары килешүләре

үзгәртү

Киев Русе белән Идел буе Болгары мөнәсәбәтләре каршылыклы булган, кайбер вакытта Идел буенда сәүдә өчен сугышлар, кайбер чорында хезмәттәшлек дәвере булган.

1183 елның җәендә Владимир-Сүздәл кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Мөрәм кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

Идел буе Болгары белән Киев Русе арасындагы килешүләре:

  • 1) Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе Владимир I арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-төрекләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң (985), кенәз Владимир I болгарларның икътисади яктан өстенлеген таный («... все они в сапозех») һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый («им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
  • 2) Идел буе Болгары дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән 1006 елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
  • 3) Идел буе Болгары белән Владимир-Сүздәл кенәзлеге арасындагы 1221 елгы килешү. Болгарлар русларның Устюг шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның Ашлы шәһәрен (1220) яулап алу сугышларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, Ука елгасы буенда урнашкан кайбер мордва авыллары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
  • 4) 1229 елгы Идел буе Болгары белән Владимир-Сүздәл кенәзлеге арасындагы килешү (1229). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Сүздәл кенәзе Юрий Всеволод улы Ука белән Сыры елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң 6 елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә ачлык афәтеннән котылу чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.

Яңа Идел буе Болгары башкаласы

үзгәртү

Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.

Алтын Урда чоры

үзгәртү

13 гасырда рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.

Алтын Урда оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да улус сыйфатында яңа мәмләкәткә керә — XIII—XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый.

Бату белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ Казвини, шулай ук XV йөздә алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.

Алтын Урданың чикләрен XIV йөздә яшәгән гарәп энциклопедисты әл-Гомәри буенча: «...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Аму-Дәрья) тарафыннан—Харәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, Болгар, өлкәләрдән Себер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгели»,—дип яза. Гарәп галиме телгә алган калалар: «Башгырд» - башкорт җире: «Себер белән Ибир» Урал тауларының аргы ягына туры килә; «Чулыман» дигәне исә—аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь дәрьясының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV йөзнең бүтән галимнәре әл-Мөфаддәл белән әд-Җаһәби исә Туктай патшалыгын (соңрак Үзбәк хан биләмәләре), ягъни Алтын Урданың чикләрен, көнчыгыштан көнбатышка—Иртеш дәрьясыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка—Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.

Алтын Урда оешканда аңа кереп калган Болгар бу дәүләт көчәеп киткән заманнарда аның әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Җучи улусының үз шәһәрләре калкып чыкканчы, Идел буендагы сәүдә үзәге буларак, дәүләтнең мәркәзе вазифасын да үти, җучи тәңкәләрен дә иң әүвәл икътисадый ныгып өлгергән Болгар каласында суга башлыйлар. XIII йөзнең 50—60 нчы елларында сугылган акчалы хәзинәләр әнә шуны раслый. Соңгы елларда Татарстанның Апас районының Борындык авылы яныннан 995 тәңкәдән торган зур гына хәзинә табылды.

XIII йөздә сәяхәт иткән итальян кешесе Марко Поло язып калдырганча, Алтын Урданың баштагы ханнары Бату белән Бәркә Сарайдан торып та, Болгардан торып та идарә итәләр. Ә инде XIV йөздә Болгар каласы Алтын Урданың аеруча зур һәм мәшһүр шәһәрләреннән берсенә әверелә. Фарсы телендә язылган «Фәрһәңнамә» китабында Болгар Урда ханнарының «алтын тәхете» дип телгә алына. Әл-Гомәри аны Җучи улусының «мәгълүм калаларының берсе» дип атый. Алтын Урда һәм Болгар тарихын безнең заманнарда өйрәнгән галимнәр: А. Ю. Якубовский, А. П. Смирнов, Г. Н. Федоров-Давыдовлар да Болгарның Алтын Урда тарихында, бигрәк тә ислам динен таратуда, шәһәр мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, шул исәптән иген игүне киң җәелдерүдә тоткан урынын шактый югары куялар.

Болгар каласы да, элеккеге Болгар дәүләтенең биләмәләре дә тулаем Алтын Урдага керә һәм аның төньягындагы улусны тәшкил итә; урта гасырлардагы бу мәшһүр дәүләткә, ягъни Алтын Урдага, Болгарның катнашы булмаган, дигән фикерне алга сөрү өчен бернинди фәнни нигез юк.

Дин берлеге (бигрәк тә Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге — мигъмарлык-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге— охшашлык Болгарны Алтын Урдага бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.

1361 елда Булаттимер дигән әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма 1367 елны ул Сүздәл кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның—Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)

XIV йөзнең 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына.

1380 елны тәхеткә Туктамыш хан утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. 1382 елны Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакны, 80 нче еллар азагында, Алтын Урда җимерелә-таркала башлый. 1391, 1395 еллардагы сугышларда Аксак Тимернең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.

1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка—Болгарга кача. Шул чагында, Алтын Урда ханын эзәрлекләп, Аксак Тимер Болгар җирен яулап алган икән, шәһәрне җимергән дигән фикер фәндә шактый киң таралган.

Моның нигезендә фәкать халык телендәге риваятьләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әмма тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән әлеге дәреслек авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә торалар. Чыннан да, гарәп сәяхәтнамәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәтта әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп, тасвирлап аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу хакта бер сүз дә әйтелми.

Шулай да, Болгар җире, бигрәк тә аның көньягы Аксак Тимер яуларыннан бөтенләй зыян күрми, дигән сүз түгел, чөнки ул 1391 елны Кондырча елгасы буендагы сугышның афәте бик зур була. Аксак Тимер гаскәреннән берәр төркемнең Болгарга яу белән килгән булуы да ихтимал.

Талау яулары

үзгәртү

Болгар җиренә бәла-казаның зуррагын рус ушкуйниклары (елга юлбасарлары) китерә. Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кастрама, Углич, Түбән кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар Сарайда ыгы-зыгы барганын, үзәкнең дилбегәне бушатканын абайлап алалар да 1360, 1366, 1374, 1391 елларны Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, көймәләргә әсирләрне дә төйиләр. Рус кенәзләре дә кул кушырып утырмыйлар—Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий II нең воеводасы Федор Пестрый, 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Шуннан соң инде Болгар беркайчан да тернәкләнеп китә алмый.

Тикшеренүләр һәм риваятьләр

үзгәртү

Хәер, шәһәрнең үзендә соңрак та азмы-күпме халык яшәгәндер. XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр, XVII йөз шагыйре Мәүла Колый Болгарда булгалыйлар һәм кайбер шигырьләрен дә шунда иҗат итәләр. Шәһәрлектә әле хәтта археологлар Казан ханлыгы чорына караган катлам да табалар. Әмма Болгарны инде чын кала дип күз алдына китереп булмый. Анда, мөгаен, төрле дәрвишләр, суфилар, шагыйрьләр барып, хәрабәләр арасында йөреп, изге урыннарда булып, төрбәләргә зиярәт кылып, үзләренең иҗатларына бертөрле рухи азык зарурлыгы белән килеп йөргәннәрдер.

Халык телендә мондый риваять бар. Аксак Тимер шәһри Болгарны ала да барча халкын кырып бетерә. Габдулла хан үзенең гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп бикләнә. Илбасарның әмере белән пулатка бүрәнәләр өеп, ут төртәләр. Ханның гаиләсе янып һәлак була, фәкать гүзәл хан кызы гына, ходай кушып; исән кала—аны пулатның гөмбәзендә утырган хәлдә күрәләр.

Риваятьтәге Хөкем пулатын бүгенгәчә сакланган Кара пулатка юрыйлар: аның таш диварлары янып каралган, янәсе. һәрхәлдә, бу бинаның Татарстан җирендәге урта гасырлардан калган иң үзенчәлекле монументаль архитектура ядкәре буларак кыйммәте зур. Аның янында—Ак пулатның калдыклары: ул узган гасырның 60 нчы елларында җимерелә. Ак пулат җәмәгать мунчаларының берсе була: уртада бассейнлы зур юыну бүлмәсе, почмакларында—номерлар. Үзәктән җылы килә, балчык һәм тимер торбалардан кайнар һәм салкын су агып тора. Тау итәгендә археологлар янә бер мунчаның—Кызыл пулат дигәненең калдыкларын казып чыгаралар; эчке диварлары кызылга буялганга күрә шундый исем бирәләр. Анысының үзәк залында фонтан атып торган.

Болгарда иң әйбәт сакланган архитектура ядкәре—Кече манара; аның биеклеге 15 м. А. Михайлов 1712 елны аның янындагы мәчетне дә билгеләп куя; хәрабәләре әле узган гасырның 20 нче елларына чаклы саклана. Казан ханлыгы дәверендә әлеге мәчетнең түбәнге каты ханнар төрбәсе буларак файдаланыла. Гомумән, ул тирәләр ханнар зираты дигән исемдә йөртелә; шундагы исән калган Хан төрбәсенең заманында ак һәм зәңгәр мозаика белән бизәлгән булуы мәгълүм. Шәһәрлекнең ныгытмалары тышында Кече шәһәр урнашкан; аның капкасыннан калган хәрабәләр, ак таштан корылган бинаның нигезенә карап, Болгар хакимиятенең җәйге резиденциясе булырга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Шәһәр тышында—Грек пулаты, ягъни әрмән бистәсендә Кавказдан килгән сәүдәгәрләр, кунаклар өчен корылган чиркәү булган, әмма ул да инде күптән җимерелгән. Басым ясап шунысын әйтергә кирәк: югарыда санап киткән ядкәрләр һәммәсе дә XIV йөзгә, Алтын Урда заманына карый. Монголлар килгәнче төзелгән биналардан берни дә калмаган.

Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, шулай ук бүгенге көндә кайсы зур, кайсы кечерәк шәһәрлекләр хәлендәге, ә заманында Урта Идел буе халыклары тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган башка шәһәрләр. Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында һәм сәяси, һәм икътисадый үзәк сыйфатында барлыкка килгән, риваятьләргә кергән Иске Казан да бар.

XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А. X. Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды.

Бу вакытта болгарларның авыл хуҗалыгы, икътисады, сәүдә бәйләнешләре көчәя. Аларның хуҗалык нигезен игенчелек (җирне яткыруга калдыру: бер ел файдаланып, берничә ел ял иттерү), терлекчелек (ярымутрак һәм араннарда асрау), балыкчылык, кәсепчелек (аучылык, чолыкчылык), төрле һөнәрчелек эшләре (тимер һәм бронза эшләнмәләр, чүлмәк, пыяла өрү, агач эшкәртү, сөяктән кисеп әйберләр эшләү, зәркән эшләнмәләр, корал ясау һ.б.), урыннарда һәм чит җирләрдә сату-алу эшләре (Идел-Балтыйк һәм Идел буеУрта Азия юллары тәшкил иткән.

Мәдәният

үзгәртү

Алга киткән Урта гасыр дәүләте шартларында шәһәрләр үсеш ала, шәһәр мәдәнияте формалаша, җирле сөйләмнән тыш шәһәрчә гомуми аралашу теле - койне (кыпчак-угыз тибындагы төрки тел нигезендэ булырга тиеш) барлыкка килә башлый. Идел болгарларының тел проблемасы бүгенге көнгә кадәр бәхәсле булып кала. Ул чорда Болгар территориясендә ике тел яшәп килгән фикер нигезлерәк. Берсе - борынгы болгар теле (архаик сыйфатларга ия тел), аны болгар анкайбер өлеше төрле йолалар уздыру максатында кулланган булырга тиеш. Болгар территориясендәге 13-14 гасырлар кабер ташларындагы гарәп язуы белән әлеге телдә бирелгән текстлар шуның турында сөйли. Бу тел бөтенләйгә бары Алтын Урда чорында гына (14 гасырның икенче яртысы), өстрлар (венә этник процесслар һәм экстралингвистик факторлар (чума эпидемиясе) тәэсирендә юкка чыккан. Икенчесе - болгар-кыпчак теле (угыз-кыпчак төре) - илнең аеруча гади халкы арасында таралган башка тел һәм, диалектларның сыйфат үзенчәлекләрен бергә туплап, шәһәр халкының гомум аралашу теле булып киткән (моны күп кенә тарихи-лингвистик фактлар раслый). Аның нигезендә Урта Азия (Караханилар) традицияләре йогынтысы астында әдәби тел формалашкан.

Борынгы татарларның (болгарларның) сакланып калган әдәби истәлекләреннән иң элгәресе — Кол Галиның иске татар телендә язылган Кыйссаи Йосыф поэмасы (1236 ел). Шул ук арада, Урта Идел регионында XIII—XIV гасырларга караган гарәп язуы нигезендә кабер ташларының 90% язулары борынгы болгар телендә язылган.[5][6]

Болгарлар төрки, Орхон-Енисей язуына якын булган рун графикасын шактый элек куллана башлаганнар. Казылма табылдыклардан күренгәнчә, болгарларлар рун графикасын ислам кабул ителгәннән соң да кулланганнар. Көнкүреш әйберләрендә һәм савыт-сабаларда кайбер рун язмалары булуы мәгълүм. Мөселман белем бирү системасы үсә барган саен. рун графикасының кулланыштан чыга баруы, ә кайберләренең төрле тамгалар һәм биләмә, ягъни хуҗалык билгеләре буларак кына калулары бәхәссез.

Археологик мәгълүматлар күрсәткәнчә, гарәп язуы Идел-Балтыйк сәүдә юлы ачылу барышында Урта Идел буена үтеп керә. Ислам дине киңрәк тарала һәм мөселман мәгариф системасы үсә барган саен, гарәп графикасы рун язуын гамәли эшләрдән һәм югары мәдәнияттән кысрыклый бара. Казылма табылдыкларга караганда, Болгар илендә сөяк яки камыш каләмнәр кулланганнар, ә караны графит һәм охрадан ясаганнар. Табылдыклар арасында сай гына балчык кара савытлары да бар. Язу өчен пергамент яисә чит илләрдән китерелгән кәгазь , ә көнкүрештә каен тузы яки балавызланган такта кисәкләре кулланылган булырга тиеш.

Мөселман мәдәнияте белән танышу болгарларга һөнәри белемнәр һәм фән үсешенә этәргеч ясый. Фән, һөнәри белемнәр үсә, халык арасында белем киң тарала.

Шәһәр мәдәнияте һәм яңа һөнәр-кәсепләр үсү гамәли белемнәр үзләштерегә ярдәм иткән. Геометрия, математика, металлургия, химия, астрономия һәм башка фән өлкәләрендә белемнәр арткан. Идел Болгарының төрле шәһәрләрендә табылган таш һәм кирпеч бина калдыкларын өйрәнү шуны күрсәтә ки, аларның конструкцияләре шулкадәр катлаулы, формалары төгәл, тигез үлчәмнәрдә башкарылган - моның катлаулы математик һәм геометрик исәпләүләрдән башка мөмкин түгел. Һичшиксез, барлык бу исәпләүләр алга киткән метрологик белемнәргә нигезләнеп башкарылган, шул ук вакытта бу исәп-хисапларга гади Урта гасыр үлчәмнәре - терсәк, карыш, адым һ.б. нигез итеп алынган.Почмаклары туры сызыклар белән тоташтырылган, берсе өстенә берсе куелган өч турыпочмаклык ясалган кечерәк кенә сызым табылдыклары катлаулы исәп-хисапларның мөһим дәлиле булып тора.

Тимер һәм бронза металлургиясе үсеше химия, физика металл һәм матдә үзлекләре өлкәсендә белемнәрне камилләштерүне таләп итә. Димәк, болгарларда бу фәнни юнәлешләр дә көчле үсеш алган.

Мөселман йолаларын төгәл үтәү өчен Мәккәнең төгәл урынын белү кирәк. Аны ачыклау өчен, астрономик белемнәр таләп ителә. Болгар мәчетләренең һәрберсендә гномон булган.

Болгар галимнәре
үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Идел буе Болгарында матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма 11 йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗиб Баласагуниның Урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән булган «Котадгу белек» әсәренең Болгарда да киң таралуын әйтәләр.

Мәхмүд Кашгарый дигән галимнең 11 йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрк» исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән аерым үрнәкләр китерелгән.

12 йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Һибәтел хәкаик» исемле зур поэмасында кешелеклек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Бу автор Урта Азия якларыннан булса да, әсәрләре Идел буе Болгарында да билгеле була.

Архитектурасы

үзгәртү

Болгарлардан бик күп архитектур истәлекләр калган. Алар Татарстан, Чуашстан, Самар өлкәсе, Башкортстан, Сембер өлкәсе территорияләрендә урнашканнар.

Болгарлар беренчел вакытта мәҗүси булганнар. Алар кояш алласы Тәңрегә табынганнар, һәр көнне таң вакытында, кояш баеганда кояшка сәҗдә кылырга тиеш булалар. Ләкин мәҗүсилекнең артта калганлык билгесе икәнен ил җитәкчеләре дә аңлаганнар. Тора-бара Идел буе Болгарына мөселман халыкларының йогынтысы арта. Бу файдага була, чөнки мөселман дәүләтләре белән тыгыз аралашу илнең куәтен арттыра. 922 елда илдә ислам дине кабул ителә. Озакламый ислам бөтен дәүләткә тарала. Ләкин халык күңелендә мәҗүсилек билгеләре озакка сакланып кала, кайбер иске ышанулар исламга да кереп, ялган кагыйдәләргә әйләнәләр.

Руслар белән тыгыз аралашкан кайбер болгарлар славян ышануларында, соңрак христиан динендә булалар.

Хуҗалык тормышы

үзгәртү
 
Болгар хәрбиләре

Идел буе Болгар дәүләтенең икътисады югары дәрәҗәдә булган. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы

үзгәртү

Авыл кешеләре игенчелек һәм хайван асрау белән шөгыльләнгәннәр. Унынчы гасыр фарсы географы Ибне Рустә "Болгарлар - игенчелек белән көн күрүче халык, һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары һәм башкасын", - дип яза. Ибн Фадлан да :"Аларның азыгы - тары белән ат ите, һәм (аларда) бодай белән арпа да бик күп", - дип яза. Болгарлар үзләре үстергән икмәкне рус кенәзлекләре белән дә уртаклашалар. Мәсәлән, 1024 елгы ачлык вакытында, болгарлар русларга икмәк бирәләр.

Болгарлар сыер, үгез, ат, сарык, кәҗә асраганнар. Аларның хайваннары җирле финнар һәм борынгы руслар тоткан хайваннар токымыннан эрерәк булган. Болгарлар шулай ук тавыклар үрчеткәннәр, бәлки аларның үрдәкләре һәм казлары да булгандыр. Ислам дине тыйганга күрә, алар дуңгыз үрчетмәгәннәр.

Һөнәрләр

үзгәртү
 
Микаил ибн Җәгъфәр дирһәме. Дәүләт Эрмитажы экспозициясе
 
Мөэмин ибн әл-Хәсән дирһәме. Дәүләт Эрмитажы экспозициясе

10 гасырдан 13 гасыр башына кадәр Идел Болгары икътисадында һөнәрчелек гадәттән тыш зур роль уйнаган. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, чит илләргә дә чыгарылган.

Металл табу яки металл эшкәртү һөнәрчелекнең төп тармагы булган. Биләрдәге металлурги районы үз вакытында бик зур - бер гектардан артыграк мәйданны алып торган. Металл кою мичләре яндырылмаган кирпечтән ярымгөмбәз сыман салынган. Ул мичләргә вакланган тимер рудасы белән агач күмере кушылмасы салынган. Югары температурада эрегән тимер тимерчеләр остаханәләренә озатылган.

Төсле металлурги дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт-саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр һәм башкаларны ясаганнар.

Ювелирлык һөнәре болгарларда камиллеге белән аерылып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәртүнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, җепкыр эше - бик нечкә алтын яки көмеш җепселләрдән әйберләр үреп ясау - осталыгына ия булган. Бер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыскыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар.

Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар осталары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа территориясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягында алар күршеләреннән бик өстен торганнар.

Сөяктән әйберләр эшләү, тире эшкәртү кебек һөнәрләр дә югары үсешкә ирешкән. Юка гына итеп эшкәртелгән махсус сортлы күн - "болгари" Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләредә бик югары бәяләнгән. Аны эшкәртү серен бары тик болгар осталары гына белгән.

Болгарларның хуҗалык тормышында сәүдә мөһим урын тоткан. Шунысы кызык, ул заманда Идел буе Болгарын гел сәүдәгәрләр генә яши торган ил дип санаганнар.

Болгар дәүләте X гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буеның һәм Скандинавиянең Урта Азия, Көнчыгыш Гарәп илләре , Иран, Һиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга салып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган.

Болгар дәвере вакытында Итил, Болгар, Сувар шәһәрләрендә көмеш (дирһәм, нократ), бакыр акчалары сугылалар Болгар идәрәчеләре (әмирләре, хаканнары) һәм Хәлиф исеменнән[7].

Иҗтимагый-сәяси төзелеш

үзгәртү

Идел буе Болгары гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аны илтабар дип атаганнар. Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу терминны “әмир” дигән гарәп сүзе алыштырган.

Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Анда туй-мәҗлесләр үткәргән өчен, дәүләткә салым түләргә – бал, бодай бирергә тиеш булалар.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм Лицейлар өчен дәреслек/ Русчадан Г.Н.Шәрәфетдинов, Р.Г.Фәхретдинов тәрҗ. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2001. - 287 б.
  • Татар халкы тарихы:10 класс өчен уку әсбабы. Казан: Мәгариф, 2009.
  • Хуҗин Ф.Ш., Пискарев В.И. Татарстан тарихы: 6 сыйныф өчен. Казан: ТаРИХ, 2004
  • Идел буе Болгарында мәгариф, дин һәм фән. 1 өлеш — Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы / Р.Х. Шәймәрданов, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан : Мәгариф, 2007. – 196 – 245 Б.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сум // ТЭС. — С. 548.
  2. Суваро-булгарские традиции чеканки собственных монет и разнотипных подражаний // Государственность восточных булгар IX—XIII веков / Материалы международной конференции «Государственность восточных булгар VII—XIII веков»: Чебоксары, 2—3 декабря 2011 г. / Сост. и научн. ред. Д. Ф. Мадуров. — Чебоксары: Таус, 2012. — С. 96.
  3. Динар: Как средство торговли среди ряда мусульманских стран // ТЭС. — С. 176.
  4. Дәүләтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. "Татарстан тарихыннан хикәяләр. Казан, Мәгариф. 1993
  5. Г.В. Юсупов. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику.. — Издательство Академии наук СССР, 1960.
  6. Иванов В. П., Николаев В. В., Димитриев В. Д. Чуваши: этническая история и традиционная культура. — Чебоксары: ДИК, 2000.
  7. Мухаммадиев А.Г. Древние Монеты Казани. - Казань Татар. кн. изд-во, 2003. -200с.