Борынгы Чаллы - хәзерге Балык Бистәсе районы территориясында кайчандыр урнашкан борынгы шәһәр.

Борынгы Чаллы Казан ханлыгы картасында (Чаллы дип бирелгән)

Казан ханлыгы җирләренә кергән Чаллы феодал биләмәсенең (билекнең) тарихы болгар чорларына барып тоташа. Ләкин Чаллы төбәгенең борынгы чорлардагы тарихын бәян итүче язмалар күп сакланмаган. Иң беренче хәбәр Ипатьев елъязмасында: биредә Чаллы төбәге Челмата яңгырашында 1184 (1183) елгы тарихи вакыйгаларга бәйле искә алына (ПСРЛ, I, 1962, с. 125-126).

Елъязмада телгә алынган “челматы” чаллылар атамасының русча бозылган варианты буларак күзаллана. Челмат-чаллыларның яшәгән урыннары тәңгәл килә һәм алар бер кавем буларак саналалар.

“Чаллы” атамасының таралашы буенча, челмат-чаллы кабиләләренең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы биләмәсенең көнчыгыш тарафында, Шомбыт (Чаллы) елгасының урта агымы буйларында яшәгәнлекләре турында фикер йөртергә була. Элек-электән үк Чаллы кабиләләренең үзәге Чаллы шәһәре булган. Чаллының XII гасырда үк шәһәр буларак яшәгәнлеге археологик (Борынгы, 2000) һәм язма чыганаклар буенча дәлилләнә. Мәсәлән, рус чыганагында XII гасырда яшәгән Челмат шәһәре искә алына (ПСРЛ, IX, 1965, с. 10). Димәк, Чаллы шәһәре челмат-чаллы халкының идарәчеләре урнашкан феодал үзәк буларак саналырга хаклы. Хәзерге чорда Татарстан Республикасы җирләрендәге 20 дән артык Чаллы атамасындагы авылларның 75-80 проценты Түбән Кама буйларыннан 15-20 чакрым ераклыкта урнашкан. Түбән Каманың үзенә үк төрле тарафтан биш Чаллы елгасы кушыла. Ә соңрак, XVII-XIX гасырларда, Казан губернасы җирләрендә Чаллы атамасында барлыгы 33 авыл санап үтелә[1].

Бүгенге көндә Чаллы төбәгендә болгар чорына караган Чаллы шәһәрлеге, шәһәрлектән 500 метр ераклыкта урнашкан Би Йорт – Иске Йорт (Сатлыган), Бикчурай Чаллысы, Зур Мәшләк, Биектау, Шомбыт, Шихаздә, Балтач (Юлсаба), Ямаш авыллары янындагы археологик һәйкәлләр билгеле. Шомбыт белән Шихаздә янындагы болгар авылларының эзләре безнең тарафтан 2001-2002 елларда уздырылган археологик разведка һәм казу эшләре нәтиҗәсендә табылды. Әлеге һәйкәлләрнең күпкә артык булуы да ихтимал, чөнки Чаллы төбәгендә бүгенге көнгәчә системалы рәвештә археологик разведкалар үткәрелмәгән диярлек.

Археологик тикшерү нәтиҗәләренә таянып, Н.А.Кокорина Чаллы шәһәре халкы түбәндәге этник төркемнәрдән торган дип саный: болгарлар, болгар-сакетимнар (җүкәтаулылар), Урал буе кыпчаклары, башкорт угырлары, арча ягы удмуртлары (“арские удмурты”), мари якларында яшәгән финнар[2]. Соңрак ул барлык тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясап, Чаллы шәһәрлегендә яшәгән төп этнос: болгар-татарлар һәм фин-пермь кабиләләре – удмуртлар булган дигән нәтиҗә ясый[3].

Ханлык чорында Чаллы шәһәренең феодал үзәк буларак яшәгәнлеге шәһәрнең ныгытмалары, феодал идарәчеләр – бәкләргә куелган кабер ташлары, шәһәр тирәсендә авылларның бик еш урнашуы белән исбатлана. Чаллы шәһәре Казан ханлыгы яулап алынуга бәйле, баш күтәрүчеләрнең бер үзәге буларак соңгы тапкыр 1556 елның язында искә алына[4].

Чаллы феодал биләмәсендә идарәче би, морзалардан кала иерархик системаның икенче баскычында дини катлам торган. Тарихи язмаларда Чаллы төбәге суфыйчылыкка бәйле мөселман дини үзәге буларак еш искә алына. М.Г.Худяков “Казан ханлыгы турында очерклар” дигән китабында ханлыкта билгеле роль уйнаган суфыйчылык тәгълиматына зур игътибар бирә. Ул санап узган алты суфыйдан дүртесенең тормышы Чаллы төбәге белән бәйләнгән[5]. Чаллы төбәгендә ханлык чорына караган Шәехзадә, Тәберде (Тәңре Бирде) Чаллысы, Мәмле Хуҗа, авыллары, атамалары буенча, дини җитәкчеләрнең, ислам казыйларының вакыф җирләре буларак фаразланалар. Суфыйчылык тәгълиматы эзләре Чаллы төбәгендә бүгенге чорларга чаклы сакланган. Ханлык чорыннан калган кабер ташларындагы суфыйчылык үрнәкләре – фәлсәфи язмалар, төбәк буенча таралган “изге” каберлекләр, зиратлар, чишмәләр (әүлия), елгалар (кирәмәт) һәм дога кылганда искә алынучы суфыйлар шул турыда сөйлиләр[6].

Шәһәрнең бүгенге хәле

үзгәртү

Бүгенге көндә Борынгы Чаллы шәһәренең чикләре билгеле. Тарихчы галим Нурулла Гариф җитәкчелегендә шәһәрнең бер манарасы торгызылган. Тирә-юнь авылларда (Котлы Бөкәш, Биектау, Зур Мәшләк) туган як музейлары эшләп тора. Ул музейларда Борынгы Чаллы тарихы чагылган. Киләчәктә бу төбәкне музей тыюлыгы ителүе көтелә.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Толмачев, 1884, с. 42-45
  2. Кокорина, Останина, 2000, с. 124
  3. Кокорина, Останина, 2000, с. 89-90
  4. ПСРЛ, XIII, с. 269.
  5. Худяков, 1991, с. 198
  6. Гариф, 2003а, 118 б.