Биектау (Балык Бистәсе районы)

БиектауТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Район үзәгеннән 47 км төньяк-көнчыгыштарак Шомбыт елгасы буенда урнашкан. Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек;Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Мәчет. Музей.

Биектау
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Координатлар 55°40'тн, 50°44'кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 876 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422665
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Биектау[1][2]
Инглизчә топонимы Biektau[3][4]
Биектау авылы, Хәсән Фәтхетдинов урамы

Халык саны — 876 тирәсендә. Почта индексы — 422665.

Тарих үзгәртү

Балык Бистәсе районындагы Байхуҗа (Көчек) авылының барлыкка килүе Казан ханлыгы чорына карый, ләкин XVII гасырда нигезләнгән дип исәпләнә. Балык (болын) хуҗасы–Көчек Чаллысы–Биектауда 1678 елда 34 хуҗалык кына булган. Мәчет 1680 елларда төзелгән. Авылда бу чорда ясаклы татарлар яшәгән. Авылның старостасы Ишмәнәй Көчеков булган (Н.Гариф. Борынгы Чаллы төбәге: документлар телендә сөйләшәбез. Казан. 2004. 27 б.). Авылның исеме староста Ишмәнәйнең әтисе Кусюков-Кусюк («Дозорная книга 1619 г. Григория Кузьминского» китабында аның төгәл исеме «Кучук Мамышев» дип язылган) атамасыннан алынган. Авылның тулы исеме Кечек Чаллысы булган. Көчек атамасы 1719 елда кушыла, аңа чаклы бу авыл Байхуҗа исемле була. Авыл төрле гасырларда төрле атамалар астында яшәгән. Авыл 1940 елның 16 апреленә кадәр Көчек авылы дип атала, ә шуннан соң авылга Биектау исеме бирелә һәм хәзергәчә авыл шушы исемдә йөри.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Шомбыт елгасы авылның урта бер тирәсеннән узып китү сәбәпле авылда икенче мәчет төзелгән һәм шуңа карата авылда ике мәхәллә булган. 1914 елда чыккан «Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ» белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә (619-620 нче битләрдә) «Шумбутская волость; д. Кучук. Челны; 1-й приходъ. 1) Хатыпъ, Мирхайдарзянъ Фаттахутдиновъ; 2) Хатыпъ, Мирхайдарзянъ Мухаметсабировъ. 2-й приходъ. Хатыпъ, Хузягарифъ Абдуллинъ», дип күрсәтелгән. Шушы ук белешмәлектә ике мәчетнең һәрберсендә мәктәп эшләп торуы раслана. Габдуллин Хуҗагарифтан соң 1914 елдан мулла булып аның улы — Хуҗагарипов Вәлимехәммәт кала.

20 йөз башында 2 мәчет, су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3558,1 дисәтинә тәшкил итә.

ВКПның Кызыл Йолдыз райкомы һәм райбашкарма комитеты органы «Большевистик колхоз» газетасында 1941 елның 1 нче гыйнварында басылган мәкаләнең Биектау авылына кагылышлы өлеше болай раслый: «Биектау авылында (авыл советы башкарма комитеты председателе ип. Төхбәтуллин) дини эшләр бигрәк тә оешкан төстә үтә. Ураза гаетенә бу авылның барлык ирләре дип әйтерлек катнашалар. Гаеткә килүчеләр мәчеткә сыймагач урамга чыгып укыйлар. Гаеттән соң оешкан рәвештә зиратка китәләр. Бу авылда дини эшләр белән элекке мулла, дин козгыны Хәлиуллин Габдрахман, мөәзин Галиев Галимулла, кулак малае Җиһаншин Шәрифләр җитәкчелек итәләр. Мулла хатыны Хәйдарова Мәрьям, Фәтхетдиновалар үз йортларында хатын-кызларны җинап «корьән» укып, сәдакалар җыеп яталар».

Шушы мәкаләдә искә алынган Хәлиуллин Габдрахман 1885 елда туган, моңарчы 1932 елның 11 октябрендә кулга алына һәм 2 елга концлагерьга хөкем ителә. Фәтхетдиновалар исә 1914 елгы «Адресъ-календарь»да күрсәтелгән Мирхайдарҗан Фәтхетдинов — беренче мәхәллә имам-хатыйбы гаиләсе. Фәтхетдиновлар нәселеннән бик күп күренекле кешеләр чыга, шул исәптән Мирхайдарҗан Фәтхетдиновның улы — Хәсән Фәтхетдинов Ленин орденлы укытучы була. Хәсән Фәтхетдиновның улы Почет орденлы, күренекле геолог Дамир Фәтхетдинов. Хәсән Фәтхетдиновның сеңеле Гәндәлиб абыстай була, ул Хуҗагарипов Вәлимехәммәт белән никахлаша. Хуҗагарипов Вәлимехәммәт һәм Гәндәлиб абыстайның иң өлкән кызы — Мәрьям Вәлимехәммәт кызы Вәлиева Балык Бистәсе районында беренче тракторчы-кыз була. Мәрьям Вәлимехәммәт кызы Вәлиева Ринат Нуруллинның әнисе.

Мулла Фәтхетдинов Хайдар 1878 елда туган, 1931 елның 4 апрелендә кулга алынган һәм 58-11 статья буенча 5 елга концлагерьга хөкем ителгән була.

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Балык Бистәсе, 1935 нең 10 февраленнән - Кызыл Йолдыз, 1959 ның 26 мартыннан - Балык Бистәсе, 1963 нең 1 февраленнән - Мамадыш, 1965 нең 12 гыйнварыннан Балык Бистәсе районында.

Биектау атамасы кайдан килеп чыккан соң? Югыйсә, Биектауда башыңны күтәреп карасаң, эшләпәң төшәрлек таулар да юк шикелле. Авыл тау астында, Шомбыт (Чаллы) елгасы үзәнендә утырган утыруын. Төннәрен Хәлим тау башына менсәң, Чистай каласының утлары да күренә, хәтта. Көньякта Шомбыт авылы белән ике арада Әйләнмә тавы да басып тора. Ләкин халык тик торганда гына авыл хәтле авыл исемен алыштырмый инде. Мондый адымга барырга җитди сәбәпләр булырга тиеш. 1935 елда үзәге Котлы Бөкәш авылы булган Кызыл Йолдыз районы оештырыла. Тиз арада бер-ике катлы мәһабәт административ биналар калкып чыга, район Мәдәният йорты төзелә. Район үзәге булгач, төрле авыл вәкилләре җыелыш, семинарларга, партия конференцияләренә делагацияләр булып Бөкәшкә килә торган булганнар. Менә шунда бөкәшлеләр: әнә, “көчекләр” килә, дип авыл кешеләрен мыскыллый торган булганнар. Мондый мыскыллаулар Биектау мәктәбе директоры Хатыйп ага Шәфигуллинга (сугышта һәлак була) һәм башка интеллигенция вәкилләренә ошап бетми. Озак уйлап тормыйча, авыл җыенында 1940 елның 16 апрелендә Көчек Чаллысын Биектауга үзгәртеп тә куялар. Югыйсә Болгар халкында Көчек исеме малай кешегә яратып кушыла торган булган.

Биектау авылының яңа зиратыннан тыш тарихи әһәмияте булган башка тагын дүрт зират бар:

1 — Биектау авылының көнчыгыш ягында Пимәр авылы зираты урнашкан, зиратның бер өлеше соңгы елларда гына юлны рәтләгәндә юкка чыгарылган. Бу зират урыны «Йорт өсте» атамасында билгеле.

2 — Шуннан тыш, Биектау белән Пимәр авылы арасында авыл халкы арасында «изге» каберлек саналган урын бар, ул киртә белән тотып алынган.

3 — Шулай ук Биектау авылының көньяк-көнчыгышында, Пимәр елгасының аскы өлешендә «Чирмешләр зираты» атамасындагы борынгы зират бар, аның урынын өлешчә наратлык урманы каплаган.

4 — Биектау авылының иске зираты да бар, аның урыны Шомбыт елгасы агымы нәтиҗәсендә юкка чыгып бара.

Бу зиратлар булуы авылның бик борынгы икәнен раслый.

Биектау авылы мәктәбенең тарихы үзгәртү

Көчек Чаллысы (Биектау) авылында совет мәктәбе 1918 елда ачыла. Беренче мөгаллимнәр Шакиржан Шаһижиһанов белән Сара исемле кыз була. Мәктәп бинасы булмау сәбәпле шәхси йортларда укыталар. 1918-1924 елларда аларга Хәсән Фәтхетдинов белән бергә мөгаллим һәм мөгаллимәләрдән: Мәрфуга Сәмигуллина, Иван Үтәев, Фәһимә Хәйруллина, Назюков һәм Әхәт Фазыловлар килеп кушылалар. 1938-39 уку елыннан безнең авылда 7 еллык мәктәп эшли башлый. Беренче директоры Хатыйп Шәфигуллин (1903 елда туган), ә уку-укыту буенча урынбасары Гыйльметдин Гыймадиевлар була. Алар кул астында Хәсән Фәтхетдинов белән бергә Мәүгыйзә Әхмәҗанова, Асыл Мозаффарова, Хәдичә Нәбиуллиналар балаларга белем бирәләр. Хатыйп Шәфигуллин 1942 елның гыйнварында сугышка китә һәм сугышта һәлак була. 1941 елда Хәсән Фәтхетдинов шушы мәктәпнең директоры итеп билгеләнә.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1949 1958 1970 1989 2002 2010
969 1629 1854 1655 1514 1545 1587 886 876 749

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Авыл җирендә туган танылган кешеләр үзгәртү

Шушы авылда күпмедер вакыт яшәгән күренекле кешеләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү