Мәхмүт Урматов
Мәхмүт Вәлимехәммәт улы Урматов (1926 - 1993) – Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында танылган мәгърифәтче, укытучы-методист.
Мәхмүт Урматов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мәхмүт Вәлимехәммәт улы Урматов |
Туган | 20 сентябрь 1926 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Биектау авылы. |
Үлгән | 2 декабрь 1993 (67 яшь) Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Һөнәре | мөгаллим |
Җефет | Хайдарова Гөлнур Хөсәен кызы. |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Медаль «За взятие Берлина» (1946), «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» һәм башкалар. |
Тормыш юлы
үзгәртү1926 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Биектау авылында Хуҗагарипов Вәлимехәммәт мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Хуҗагарипов Вәлимехәммәт Хуҗагариф улы, мулла буларак репрессиягә дучар ителә, 1931 елның 4 апрелендә ул кулга алына һәм биш елга концлагерьга җибәрелә [1]. Әнисе Гәндәлиб Мирхайдарҗан кызы (Хәсән Фәтхетдиновның сеңеле) алты баласы белән кыен шартларда кала. Мәхмүтнең Рәис Даутовның балачак дусты була (Мәхмүт Рәистән ике яшькә олырак), алар арасында туганлык җепләре дә бар.
Мәхмүт Урматов Балтыйк флотында хезмәт итә. 1943 елда сугышка китә. Сугыштан соң хәрби хезмәтен тәмамлап 1950 елның 2 мартында Котлы Бөкәш авылына кайта. 1952 елның 20 августыннан алып ул Мамадыш районы Түбән Сон авылында физика һәм математика укытучысы булып эшли, 1960 елдан Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында мәктәп директоры була. Гомуми алганда ул укытучы булып 51 ел эшли, дәүләт бүләкләренә ия була. Шушы төбәктә Мәхмүт Урматов политехник музей һәм тарихи музей оештыра. Үзенең эш тәҗрибәсе белән Бөтенроссия конференцияләрендә чыгышлар ясый (шул исәптән Пятигорск, Уфа шәһәрләрендә үткәрелгән Бөтенроссия конференцияләрдә политехник белемнең нәтиҗәлелеген исбатлап докладлар ясый). Туган ягының тарихын өйрәнә, галимнәрнең игътибарын Борынгы Чаллы шәһәренә җәлеп итә. Мәхмүт Урматов 1993 елның 2 декабрендә вафат. Балык Бистәсе районы Биектау авылы зиратында җирләнгән.
Мәңгеләштерү
үзгәртү1. Нурулла Гарифның китапларында искә алына.
2. Тукай районы Әҗмәкәй авылындагы бер урамга Мәхмүт Урматов исеме бирелә (2023 елда).
Сылтамалар
үзгәртү- Признан ветераном(үле сылтама)