Зур МәшләкТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы авыл. Район үзәгеннән 49 км төньяк-көнчыгыштарак, Шомбыт елгасы буенда урнашкан. Зур Мәшләк авылы Югары Мәшләк авылыннан астарак тора һәм елганың сул, таулы ягын били. Халкының төп шөгеле - игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Мәчет. Берничә кибет.

Зур Мәшләк
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Координатлар 55°37'тн, 50°40'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Беренче телгә алу 1619 ел
Элеккеге исемнәр Алмяш, Мосляк
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел татар
Халык саны 405 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84361
Почта индексы 422665
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большой Машляк

Халык саны — 405 тирәсендә. Почта индексы — 422665.

Автотранспорт белән бару: Казан каласыннан М7 «Идел» юлыннан барганда 108нче километрда сулга борыласы.

Тарих үзгәртү

Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. Халкы берничә токымнан оеша. Шулар арасыннан Исхак нәселе, Баһман нәселе билгеле.

"Дозорная книга 1619 г. Григория Кузьминского" китабында авылның исеме "Мосляк" дип искә алына.

1678 елгы кенәгәдә: “Починок Машляк, что было деревне Алмяшю.”, – дип, Зур Мәшләк авылында Чаллы төбәге авыллары белән идарә итүче йөзбашы Алмәш торганлыгы турында хәбәр ителә. Мәшләк авылында соңрак чорда да йөзбашлары булып Кадыйр Азик белән Надыйр кенәзләр торган (РДБАА. 350 ф. 1 тасв. 153 эш. 178 кгз.). Кадыйр Азиков белән Надыйр кенәзнең бурлар тарафыннан үтерелгәнлеге 1716 елга караган язма кенәгәдә искә алына (РДБАА. 350 ф. 1 тасв. 153 эш. 178 кгз.). Шул чорда рус чыганакларында "бур" дип баш күтәрүчеләрне атыйлар. 1710 елларда җирле халык баш күтәрә, чукындыруларга каршы чыга.

1742 елга караган чыганакта: “Мәшләк авылы мәчете Казан ханлыгы чорында төзелгән”, – дип язылган (РДБАА. 248 ф. 14 тасв. 803 эш. 52-98 и/я кгз.).

"Список населенных мест Казанской губернии 1866 года" буенча Зур Мәшләк авылы болай бәяләнә: "1303 Машляк Большой, деревня казенная, при речке Машляк, до уездного 60 в., до станового 59 в., 46 дв., 146 м., 149 ж., мечеть магометанская". Чагыштыру өчен, шул ук "Список"тан күрше авыл - Бикчурай Чаллысы турында мондый мәгълүматлар таба алабыз "1302 Бикчураевые Челны (Чурашево), деревня казенная, при речке Машляк, до уездного 60 в., до станового 61 в., 65 дв., 179 м., 195 ж., мечеть магометанская".

1914 елда чыккан "Адресъ-календарь. Справочная книжка Казанской губернии на 1915 годъ" белешмәлегенең мәчетләр турындагы бүлегендә "Шеморбашская волость; дер. Бол. Машлякъ; Хатыпъ, Габдулъ-Ахатъ Шагiахметовъ Фазыловъ", дип күрсәтелгән. Шушы ук белешмәлектә мәчет мәктәбе эшләп торуы раслана.

18 гасырда һәм 19 гасырның беренче яртысында бу авылда яшәүче халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Төп шөгыль игенчелек, хайван асрау, клёпка ясау һәм мичкәләр ясау өчен материал әзерләү, күмер яндыру, киндер сугу булган. Күмер ясау зур хезмәт сорый торган эшләрнең берсе була. Аны хуҗалык кирәге өчен дә, сату өчен дә әзерләгәннәр. Күмерне якын—тирә авылларга, ерак базарларга да озатканнар. Күмер яндыру өчен корган агачны, каеннарны, имәннәрне аударып, билгеле бер озынлыкта кисеп, күмер базлары янына ташыганнар һәм базга тыгызлап тутырып, ут төрткәннәр һәм томалап яндырганнар. Билгеле бер вакыттан соң күмергә әйләнгән агачны сүндереп, күмерне суытканнар.

20 гасыр башында мәчет, мәктәп, су тегермәне, кибет эшләп торган. Бу чорда авыл общинасының җир биләмәләре 1097,8 десәтин булган. Киндер сугу буенча авылның үз осталары булган. Шулар арасында Таифә исемле киндер сугучы остабикә искә алына.

Зур Мәшләк авылы Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң үзгәртү

1918 елның 6 маенда Зур Мәшләк авылында бәлшәвикләр партиясенең ячәйкәсе барлыкка килә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомыртбаш волостендә саналган. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонына кергән. 1927 елның 14 февралендә Балык Бистәсе районы төзелә һәм бу көннән Зур Мәшләк авылы шушы районга күчерелә. 1935 елның 10 февраленнән Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан (Кызыл Йолдыз районы бетерелү сәбәпле) Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балык Бистәсе районнарында теркәлгән.

Кызыл Йолдыз районында булган чорда Зур Мәшләк авылы "Лепа" ("Алга") исемле күмәк хуҗалыгы составында була.

1970-1972 елларда «Правда» колхозының рәисе эшен Владимир Кузьмич Степанов башкара.

Демография үзгәртү

Халык саны
1782 1859 1866 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1989 2002
70 ир-ат 295 146 ир-ат, 149 хатын-кыз 488 568 592 455 703 576 1215 555 252 405

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Авыл җирендә туган танылган кешеләр үзгәртү

Шушы авылда күпмедер вакыт яшәгән күренекле кешеләр үзгәртү

  • Әхмәт Гадел (1942-2012) – танылган татар шагыйре, кинодраматург, публицист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Әхмәт Гадел һәм аның әтисе Зур Мәшләк авылы зиратында күмелгәннәр.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү