Мамадыш кантуны

(Мамадыш кантоны битеннән юнәлтелде)

Мамадыш кантоны (рус. Мамадышский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19201930 елларда гамәлдә торган.

Мамадыш кантуны
Ил

ССРБ

Статус

Кантон

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Мамадыш

Нигезләү датасы

1920 ел

Юкка чыгару датасы

1930 ел

Халык саны  (1926)

170 610 кеше[1]

Мәйдан

4838 км²

Тарих үзгәртү

Мамадыш кантоны 1920 елда төзелә.

1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә юкка чыгарыла; аның территориясендә Кукмара, Мамадыш, Тәкәнеш, Саба районнары барлыкка киләләр.

Административ бүленеш үзгәртү

1926 елда 9 вулыска бүленгән:

  • Әбде вулысы
  • Вахит вулысы
  • Кукмара вулысы
  • Мамадыш вулысы
  • Мамалай вулысы
  • Омар вулысы
  • Саба вулысы
  • Тәкәнеш вулысы
  • Үсәли вулысы

Вулыслар 216 авыл советына бүленгәннәр.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү