Мамадыш татар театры

Мамадыш театры, Мамадыш татар театры — 1919-1949 елларда Казан губернасы (1920 елдан Татарстан АССР) Мамадыш шәһәрендә эшләп килгән татар театры. 1917-1919 елларда һәвәскәрләр түгәрәге, 1919 елдан рәсми һөнәри труппа, 1934-1949 елларда колхоз-совхоз театры.

Мамадыш татар театры
Урынлашу Мамадыш
Нигезләнгән 1919
Ябылган 1949

Октябрь инкыйлабына кадәр Мамадышта татарча театр куярга мөмкин булмый. Шәһәрнең рус мәктәбендә укучы татар егетләре татарча спектакль куярга омтылып карыйлар, ләкин шәһәр башлыкларыннан рөхсәт ала алмыйлар.

  • 1917 елның апрель аенда Мөхәммәтхан Фазлуллин җитәкчелегендә шәһәр яшьләре театр куярга хәзерләнәләр. Шәһәрдә купкан шау-шу һәм коткыга карамыйча, 1 май көнне Мамадышта беренче мәртәбә татарча спектакль уйнала.
  • 1917 елның җәендә Мамадышта ачылган укытучылар хәзерләү курсларында укучылар татарча спектакль-концертлар оештыралар. Шәһәр читендәрәк зур гына йорт алынып, анда сәхнә оештырыла, сәхнә өчен кирәк-яраклар җитештерелә. Театр кую эшендә яңарак оешкан укытучылар һөнәри берлеге зур ярдәм күрсәтә.
  • 1918 елның җәендә яңадан укытучылар хәзерләү курслары ачыла. Курсларда укучылар татар театры эшен янәдән җанландырып җибәрә. Кыллы оркестр оеша.
  • 1919 елда сәхнә шәһәр читеннән шәһәр уртасындагы яхшы йортка күчерелә. Сәхнә өчен кирәк әйберләр баетыла. 1919 елда Мамадышта нәфис сәнгать эшчеләре берлеге төзелә. Сәхнәдә уйнаучы 15 кеше берлеккә әгъза итеп алына. Рәсми рәвештә Мамадыш татар театры труппасы төзелә. Уйнаучы артистларга, дәрәҗәләренә карап, айлык хезмәт хаклары билгеләнә. Труппа атна саен яңа, катлаулырак спектакльләр куя башлый. Репертуарда: «Эшчеләр бистәсе», «Беренче таң», «Кызыл һәм кара», «Канлы көннәрдә», «Саран Хәмид», «Яшь йөрәкләр», «Галиябану», «Ирексездән табиб», «Аршин мал алан», «Юлбасар Галим», «Язмыш» спектакльләре. Шәһәр халкы театрга ияләшә, яратып йөри.

«Сабанчы» театры

үзгәртү

1920 елда Мамадыш кантоны мәгариф бүлеге янында беренче күчмә «Сабанчы» театры төзелә. Труппаның җитәкчесе — һөнәри артист Касыйм Шамил (1892-1981), режиссер — Мортазин. Труппа артистлары – күпчелек һәвәскәрләр. Театр күчмә сәхнә белән авылларда йөри. Ике тапкыр волостьларга чыгып, 20 авылда спектакль куеп кайта. Репертуарда (суфлерсыз уйнала торган) — «Галиябану», «Яшь йөрәкләр», «Ачлык кушты» спектакльләре. Сәхнә авыл урамына, ачык һавада корылганлыктан, уенны бөтен авыл халкы карый. «Галиябану»дагы су буе, «Яшь йөрәкләр»дәге гармун белән йөрү күренешендә тамашачы үзе дә уенга катнаша. 1921 елда ачлык башлангач, «Сабанчы» театры тарала.

1923 елда Мамадышта татар театры эше яңадан җанлана. Ачлык вакытында читкә киткән артистлар кайта башлый. Режиссер Моратов кайтып, яңадан үзенең эшенә тотына. Бик еш булмаса да, яңа спектакльләр куела.

1925 елның җәендә яңадан «Сабанчы» исемендә күчмә агиттеатр төзелә. 21 майдан театр татар авылларына йөри башлый. Репертуарда: «Кооперация – файдалы организация», «Искедән - яңага», «Галиябану», «Ат карагы», агиткичәләр. Спектакль һәм кичәләр клубы булмаган авылларда әвендә (амбар, ындыр табагы) ясалып, керү хакы 5 тиеннән 25 тиенгә хәтле була. «Сабанчы» барлыгы 30 спектакль һәм кичә үткәрә. Театрның матди ягы нык булмаганлыктан, артистлар авыллар арасын күп вакыт җәяү үтәләр.

Колхоз-совхоз театры

үзгәртү

1930 еллар башыннан, ССРБда «авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен», колхоз-совхоз театрлары дип аталган театрлар оештырыла башлый. 1934 елның 15 мартында РСФСР мәгариф халык комиссариаты «Колхоз-совхоз театрлары челтәрен җәелдерү турында» карар кабул итә[1]. Татарстан АССРда Арча, Аксубай, Балтач, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Чистай, Чүпрәле, Баулы, Биләр, Сарман, Чаллы, Мөслим, Әгерҗе районнарында татар колхоз-совхоз театрлары оештырыла. 1940 елда ТАССРда 4 колхоз-совхоз театры, 7 район (күчмә) театры эшли.

1930 еллар башында Мамадыш театры иң танылган район театр коллективларының берсенә әйләнә. Театрда С. Шәкүров, В. Закиров, З. Туишева, М. Шәйхетдинова, Г. Байкина, Б. Шакирова, Ә. Галиуллин, Р. Гобәйдуллина эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң әлеге барлык театрлар (Республика күчмә театры, Минзәлә театры һәм 1944 елда оештырылган Әлмәт театрыннан башкалары) «үз бурычларын үтәделәр» дип ябылалар.

1949 елда Мамадыш театры да ябыла. Күпчелек актерлар Әлмәт татар драма театрына эшкә күчәләр.

Халык театры

үзгәртү

Мамадышта халык театры эшли (җитәкчесе Марат Баязитов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре)[2][3]. Репертуарда: Аманулла — «Әлепле әртисләре», Ф. Бәйрәмова — «Безне онытмагыз», Х. Ибраһим — «Аулак өй», «Җырлап керәбез – җырлап чыгабыз», «Килен килде», Р. Батулла — «Әни килде», К. Тинчурин — «Мәзәкчән ашчы», Т. Миннуллин «Читлек»; «Атылган йолдыз».

Мамадыш муниципаль татар драма театры

үзгәртү

Эшләп килүче Мамадыш халык театры нигезендә муниципаль драма театры оештыру турында сөйләшүләр башланган. Әлеге театр оешканчы, коллективта репертуар һәм кадрлар мәсьәләләре хәл ителергә тиеш[4].

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү