Биләр районы (рус. Билярский район) — 1930 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Аксубайдан Төньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - шәһәр тибындагы Биләр авылы.

Биләр районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Биләр

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1963 елның 26 гыйнвары

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

28 440 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар, чувашлар

Биләр районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Спас һәм Чистай өязе Биләр вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Спас һәм Чистай кантоны Биләр вулысында урнашкан.

1930 елның 10 августында элеккеге Спас һәм Чистай кантоннары территориясе өлешендә барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә Биләр районына юк ителгән Тельман районы территориясенең бер өлеше кушыла.

1963 елның 4 гыйнварында Биләр районы юкка чыгарыла, аның территориясе Чистай һәм Октябрь районнары составына кертелгән.

Хәзерге вакытта элеккеге Биләр районы территориясенең төп өлеше Алексеевск районында, калган өлеше - Норлат, Аксубай районнарында, һәм бик аз өлеше Чистай районында урнашкан.[2]

Административ бүленеш

үзгәртү

1945 елга районда 30 авыл советы булган: Абалдуевка, Александровка, Арбузов-Баран, Березовка, Биләр, Зур Алан, Зур Тигәнәле, Югары Кондрата, Югары Татар Майнасы, Горки, Емелькино, Ерыклинский, Кызыл Баран, Күлбай Мораса, Ләгүшкин, Мораса, Түбән Кондрата, Түбән Татар Майнасы, Яңа Татар Әдәмсуы, Әшнәк, Урманасты Шонталысы, Урыс Майнасы, Сосновка, Иске-Мулино, Иске Татар Әдәмсуы, Такталы, Тигән Бүләк, Чурабатыр, Чуаш Майнасы, Шама.[2] Район мәйданы 1100 км² тәшкил иткән.

1939 1959
32369 28440

1939 елда халык саны 32369 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 41,46 %, татарлар - 39,47 %, чувашлар - 12,26 %.[3]

Моны да карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр

үзгәртү