Чистай кантоны (рус. Чистопольский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19201930 елларда гамәлдә торган.

Чистай кантоны
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Чистай

Нигезләү датасы

1920 ел

Юкка чыгару датасы

1930 ел

Халык саны  (1926)

324 551 кеше[1]

Мәйдан

9793 км²

Тарих үзгәртү

Чистай кантоны 1920 елда төзелә.

1922 елда Чистай кантоны составына Лаеш кантоны өлеше кертелә, ә бер өлеш Чаллы кантоны составына күчерелгән.

1928 елда кантон составына Самар губернасының Мәләкәс өязе өлеше кертелгән.

1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә юкка чыгарыла; аның территориясендә Аксубай, Чистай, Алексеевск, Октябрь, Биләр, Ширәмәт, Беренче Май районнары барлыкка киләләр.

Административ бүленеш үзгәртү

1926 елда 16 вулыска бүленгән:

  • Аксубай вулысы
  • Алексеевск вулысы
  • Биләр вулысы
  • Галактионов вулысы
  • Егоркино вулысы
  • Зирекле вулысы
  • Каргалы вулысы
  • Кырви вулысы
  • Күтәмә вулысы
  • Кутуш вулысы
  • Мөслим вулысы
  • Яңа Әдәм вулысы
  • Яңа Чишмә вулысы
  • Иске Әлмәт вулысы
  • Иске Чаллы вулысы
  • Иске Чишмә вулысы
  • Чулпан вулысы

Вулыслар 216 авыл советына бүленгәннәр.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү