Алексеевск районы
Алексеевск районы (рус. Алексеевский район) – Татарстан Республикасының урта өлешендә, Кама елгасының сул ягында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге – Әләски шәһәр тибындагы бистәсе.
Байрак
| |
Башкала | Әләски |
---|---|
Халык исәбе | 25 546 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Җәгърафия | |
АТБ | Татарстан |
Мәйдан | 2,080.1 дүрткел киламитер |
ДДӨБ | 109 метр ![]() |
Координатлар | 55.15°N 50.13°E ![]() |
Район башлыгы – Козонков Владимир Константинович, районның башкарма комитеты җитәкчесе – Мифтахов Равгат Завгатович.
Географик мәгълүматҮзгәртү
Район территориясе – 2080,1 км². Су өстеннән урта биеклеге – 100-150 м.
ТарихыҮзгәртү
Алексеевск районы 1930 елның 10 августында оештырыла. 1963елның 1 февралендә район территориясе Чистай районы составына күчеп, бетерелә һәм 1964 елның 4 мартында яңадан төзекләндерелә.
1920нче елларга чаклы Алексеевск җирләре Лаеш, Спасс, Чистай өязләренә керә. Шушы елның 27нче маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Совнаркомы Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзү турында дикрит кабул иттеләр. Алексеевск үзәге һәм җирләре 1922 – 1930нчы елларда ТАССРның Чистай һәм Спасс кантоны территорияләрендә булып торганлыгы тарихи язмаларда күренә. Ниһаять, 1930нчы елның 10нчы августында Алексеевск районы оеша. Ул чорда 27 авыл советы, 60лап авыл җирлеге булганлыгы һәм анда 34 422 кеше яшәгәнлеге билгеле. 1930 – 1964нче еллар арасында ТАССР территориясендәге районнар гел үзгәреп тора. 1955нче елда Куйбышев сусаклагычын төзегәч, район җирләренең күп өлеше су астында кала. Су чите бистәгә үк якынлаша. 1964нче елда Алексеевск һәм Биләр районнарын берләштерәләр. Аның территориясе 2080 км тәшкил итә. Шуннан бирле Алексеевск районы территориясе үзгәрешләр кичерми.[2]
Халыгы һәм динеҮзгәртү
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
23 685 | 42 611 | 30 618 | 24 309 | 26 207 | 26 236 |
Районда үз составында барысы 59 авылдан торган 20 җирле үзидарә советы бар. Аларда, 2009 ел халык исәбе нәтиҗәләре буенча, 26 264кә якын кеше яши, шулардан: урыслар – 15158 (57,7%), татарлар – 8063 (30,7%), чуашлар – 1717 (6,6%), мордвалар – 944 (3,6%), калганы башка халыклар. Аларның күбесе район үзәгендә (11 224 кеше) һәм Биләрдә (2179 кеше) тупланган.
Районда мөселман һәм православие диннәре киң таралган.
ЭкономикасыҮзгәртү
Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, тары, борчак үстерелә. Терлекчелекнең баш төрләре – ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгыз асрау. Биләр урманчылыгы.
МәдәниятҮзгәртү
Алексеевскида урыс һәм татар телләрендә «Заря» һәм «Таң» район газеталары чыга. Кыр Шонталысында яшь курайчылар ансамбле бар.
ШәхесләрҮзгәртү
Алексеевск районы – күп кенә атаклы шәхесләрнең туган җире. Бу районнан шагыйрь Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал, академиклар Александр Бутлеров, Александр Арбузов, шулай ук генераллар, врачлар, сугыш геройлары чыккан.
- Иван Кочнев (1921, Николаев-Арбуз - 1958), Советлар Берлеге Герое.
- Хәбибулла Хәйруллин (1923, Коры Көрнәле - 1945), Советлар Берлеге Герое.
- Михаил Федин (1920, Базяково - 1948, Волжск), Советлар Берлеге Герое.
- Василий Халев (1913, Казан - 1944, Белоруссия), Советлар Берлеге Герое.
- Михаил Шляпников (1923, Биләр — 2001) — Дан орденының тулы кавалеры.
- Геннадий Прытков (1948, Левашево) - драма артисты, Качалов театры артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009).
- Зәки Котлин (1900, Коры Көрнәле-1942, Харкау өлкәсе), генерал-майор, Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Шакир Шамильский (1892, Юеш Көрнәле-1945, Казан), драма артисты, ТАССР атказанган артисты (1945).
- Габделхак Шәмсетдинов (1946, Кыр Шонталысы), татар газета-журналлары баш мөхәррире.
- Нуриәхмәт Сафин (1946, Кыр Шонталысы), Кариев театры актеры, РФ атказанган, ТР халык артисты.
ЧыганагыҮзгәртү
- Татар энциклопедия сүзлеге – Казан, 1999.
- Алексеевск районының официаль сайты
Бу мәкалә Википедиянең урыс битеннән тәрҗемә ителде.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://alekseevskiy.tatarstan.ru/tat/alekseevskiy/administer/rukov.htm
- ↑ Бистәнең 300 еллыгына
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php