Нуриәхмәт Сафин
Нуриәхмәт Сафин, Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин (1946 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы) — драма актеры, Республика күчмә (1968—1987 елларда), Кариев исемендәге (1987 елдан) театрлар артисты, РФ атказанган (2007), ТР халык (1994) артисты. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2011). ТР Театр әһелләре әгъзасы. Габдулла Кариев исемендәге театрга нигез салучыларның берсе.
Нуриәхмәт Сафин | |
Туганда бирелгән исеме: |
Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин |
---|---|
Туу датасы: |
15 декабрь 1946 (77 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры, укытучы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1968 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Дамир Сираҗиев премиясе |
Яшәгән урын |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1946 елның 15 декабрендә Татарстан АССР Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туган. Әнисе Гыйззәтбану. Әтисез үсә, кечкенәдән артист булырга хыяллана[2]. Казан театр училищесын (1966), Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1983) тәмамлаган. 1966 елдан туган авылы мәдәният йорты директоры. 1968 елдан Республика күчмә театрында (хәзерге Кәрим Тинчурин театры), 1987 елдан (театрга нигез салынган көннән) Татар театр-студиясендә (хәзерге Габдулла Кариев театры) хезмәт итә. Театр-студияне ачу алдыннан башланган эзерлек эшләренә зур өлеш кертә. Телевидениедә балалар өчен тапшыру алып бара[3].
Иҗаты
үзгәртү50 ел артист булу чорында 100 дән артык спектакльдә, кинофильмнарда (мәсәлән, «Ак чәчәкләр», 2015) катнаша. Уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. Ир-егет образларын оста гәүдәләндерде: «Намус хөкеме» (Диас Вәлиев) спектаклендә — профессор Арсланов, «Король Лир» (Уильям Шекспир) — Король Лир, «Башмагым» (Таҗи Гыйззәт) — Кәрим бай, Зыя бай, «Ак тәүбә, кара тәүбә» (Туфан Миңнуллин) — Ризван, «Бер мәхәббәт тарихы» (Р. Шәриф) — Ир, «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш) — Галимҗан, «Нигез ташлары»нда (Туфан Миңнуллин) — Гарифулла. Әлеге рольләр Татарстанда да, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә халык мәхәббәтен яулады[4].
Башкарган рольләренең кайберләре
үзгәртүКүчмә театрда
үзгәртү- Хәмит — «Нигез ташлары» Туфан Миңнуллин
- Ризван — «Ак тәүбә, кара тәүбә» Туфан Миңнуллин
- Илдар — «Айгөл иле» Мостай Кәрим
- Эварис — «Сандугачлар килгән безгә» Илдар Юзеев һ .б.
Кариев театрында
үзгәртү- Профессор Арсланов — «Намус хөкеме» Диас Вәлиев
- Юлдаш Адамович — «Оят төне» Б. Мокаев — Тинчурин фестивале лауреаты
- Аучы — «Аучы маҗаралары» Нәби Дәүли
- Һади Такташ — «Атылган йолдыз» Фәүзия Бәйрәмова
- Президент фон Вальтер — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер
- Нигъмәтулла — «Помада мәсьәләсе» И. Богданов
- Старшина — «Кара Колыма» (Колыма хикәяләре) Ибраһим Сәлахов
- Капитан — «Төнге йолдызлар» Шамил Рәкыйпов
- Моталлап — «Хатын-кызлар хәйләсе» Шаһиморат Зәйни
- Кәрим бай — «Башмагым» Таҗи Гыйззәт
- Клоун Шакир — «Сау бул, Хәйбуш» Илдар Юзеев
- Энәбай — «Керпе дуслар эзли» Рафис Корбан
- Әхмәт — «Дуслар очрашуы» Фәнис Яруллин
- Хәмзин — «Сандугачлар килгән безгә» Илдар Юзеев
- Такырбаш — «Борын-борын заманда» Аманулла
- Салыптаптар — «Гүзәл Аппаксылу» Рәдиф Сәгъди
- Администратор — «13нче люкс» Р. Куни
- Король Лир — «Король Лир» Уильям Шекспир
- Рәхмәтулла — «Супер кияү» (Алты кызга бер кияү) Туфан Миңнуллин[5] һ. б.
Сәхнәләштергән әсәрләре
үзгәртүКариев театрында
үзгәртү- «Сандугачлар килгән безгә» Илдар Юзеев
- «Кояш нуры» А. Попеску, Р. Яппарова
- «Шүрәлеләр ни атлы?»
- «Кар кызының бәхете» Галимҗан Гыйльманов
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Рәмзия (1972 елның 30 июнендә язылышканнар), балалары: улы Аяз, кызы Гөлнара, кияве Иван, оныгы Лиза (Франциядә яшиләр).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1986 — ТАССР атказанган артисты
- 1994 — ТР халык артисты
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 — РФ атказанган артисты
- 2011 — Дамир Сираҗиев премиясе
- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — «театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен»[6].
- 2021 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен [7][8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Нуриәхмәт Сафин: Отчеством юк иде, аны 50 яшемдә генә сатып алдым 2020 елның 1 декабрь көнендә архивланган.. «Акчарлак», 06.03.2015
- ↑ Мөршидә Кыямова. Нуриәхмәт Сафин: Оныгым Франциянең зур кешесе булачак! Татар-информ МА
- ↑ Нуриәхмәт Сафин соңгы сулышкача халкы белән булырга вәгъдә бирде 2018 елның 1 май көнендә архивланган.. Татар-информ МА, 29.04.2018
- ↑ «Супер кияү»: Нурбәк Батуллин Нуриәхмәт Сафинны пластика аша сөйләшергә өйрәткән 2018 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.. kalebtatar.ru, 25.05.2017
- ↑ ТР мәдәният министры Нуриәхмәт Сафинга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды, archived from the original on 2020-11-30, retrieved 2019-06-04
- ↑ Котлыйбыз ! Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде. teatr_g.karieva (instagram.com)
- ↑ Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 20.12.2021
Әдәбият
үзгәртү- Фәнис Гатин. Тал-тирәкле Шунталым. Казан, 2007.
- Земфира Гыйльметдинова. Нуриәхмәт Сафин. «Сәхнә», 2011, ноябрь.
- С гордостью и уважением. Книга о земляках Алексеевского района 2018 елның 23 ноябрь көнендә архивланган.. К.: РИЦ «Школа», 2014.
Сылтамалар
үзгәртү- Нуриәхмәт Сафин. Кариев театры сайты
- Нуриәхмәт Сафин(үле сылтама). Татар-информ МА
- Ильтани Илялова. Сафин Нуриахмет Валиахметович 2019 елның 28 ноябрь көнендә архивланган.. Казанский театральный музей(рус.)
- Гөлчәчәк Галәвиева. Минем якташларым. Нуриәхмәт Сафин. 2015 елның 27 апрель көнендә архивланган. Презентация