Искәндәр Галимов (1960)

Яр Чаллының Үзәк районы хакимияте башлыгы (Татарстан, Россия)

Бу Яр Чаллының Үзәк районы башлыгы турында мәкалә, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (1993-1998) турында биредә укыгыз.

Искәндәр Галимов
Туган телдә исем Искәндәр Нургаләм улы Галимов
Туган 24 ноябрь 1960(1960-11-24)
СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевский районы, Урта Тигәнәле
Үлгән 17 апрель 2022(2022-04-17) (61 яшь)
РФ, Камчатка крае, Петропавловск-Камчатский
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, район башлыгы
Бүләк һәм премияләре «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе

Искәндәр Галимов, Искәндәр Нургаләм улы Галимов (1960 елның 24 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевский районы, Урта Тигәнәле2022 елның 17 апреле, РФ, Камчатка крае, Петропавловск-Камчатский) – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте башлыгы (2012―2022 елларда).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 24 ноябрендә Татарстан АССР Алексеевский районы Урта Тигәнәле авылында туган. 1982 елда Казан дәүләт педагогия институтын «физика укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1985―1987 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1982-1985 елларда Зәй районы Чыбыклы урта мәктәбендә физика укытучысы.

1985 елда КамАЗ агрегат заводының редукторлар цехында оператор.

1987-1992 елларда Яр Чаллының 23нче урта мәктәбендә физика укытучысы.

1992-1993 елларда 23нче урта мәктәпнең директор урынбасары.

1993-2008 елларда Яр Чаллының 58нче урта мәктәбе директоры.

2008-2010 елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетында идарә башлыгы.

2010-2012 елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетында аппарат җитәкчесе.

2012-2022 елларда Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы хакимияте башлыгы.

Үлеме үзгәртү

2022 елның 17 апрелендә 61 яшендә Камчаткада Авача марафоны [1] вакытында вафат булган [2] [3]. КамАЗның агрегат заводында эшләгән вакытыннан чаңгы спорты белән мавыккан. Ярышларга И. Галимов отпуск вакытында табиблар рөхсәте белән килгән. Медицина белешмәсен Яр Чаллы хастаханәләренең берсендә алган, старт алдыннан аның барлык медицина документларын тикшергәннәр, ул хәленең начар булуына зарланмаган. Чаңгычы 60 километрлы трассаның 40 километрга якынын узгач, хәле начарлана, һәм башка ярышучылар коткаручыларны чакырта. Коткаручылар аны реанимация автомобиле торган Петропавловск-Камчатскийдагы Фатьянов исемендәге спорт комплексына алып килә. Әмма табиблар үлемнән коткара алмаган. [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2002 – «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе;
  • 2004, 2010 – Яр Чаллы шәһәр хакименең Мактау грамотасы;
  • 2004 – Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты;
  • 2006, 2012 – Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты;
  • 2007 – Яр Чаллы шәһәр хакименең Рәхмәт хаты;
  • 2012 – Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең ведомство билгесе – «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале;
  • 2015 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү