Үзәк район (Яр Чаллы)

Үзәк районЯр Чаллының территориаль бүленеш берәмлеге, Автозавод һәм Комсомол районнары арасында урнашкан. Автозавод районы белән берлектә Яңа шәһәр дип йөртелә. Башка районнар кебек үк, үз составында ил өчен гадәти булмаган комплекслар (торак квартал-микрорайоннар) бар. Территориясе буенча шәһәрнең иң зур булмаган районы һәм шул үк вакытта халык саны буенча иң зур район булып тора.

Үзәк район
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чаллы
Халык саны 198 000 ± 1000
Мәйдан 53 км²[1]
Рәсми веб-сайт nabchelny.ru/company/132
Харита сурәте
Җирле телефон коды 8552
Карта

Хакимият башлыгы:

Урнашу үзгәртү

 
Мәскәү проспекты һәм Вахитов проспекты киселеше

Үзәк районга 1—8, 11—19, 31, 36—45, 56, 58, 59 комплекслар, Медгородок, 2 нче автоюлдан көньяк-көнбатышка таба урнашкан сәнәгать һәм коммуналь объектлар керә.

Комсомол һәм Үзәк район арасындагы чик 4 нче машиналар юлы буйлап «Орлов боҗрасы» транспорт чишелешенә кадәр, аннан соң 1 нче машиналар юлы буйлап Академик Королёв урамына кадәр, аннан соң Королёв урамы буйлап Чулман проспектына кадәр, аннары көньяк-көнбатышка таба Чулман проспекты дәвамы буенча Нариманов урамы дәвамына кадәр, аннан соң Нариманов урамы буенча Кама елгасы ягына таба бара[2].

Автозавод һәм Үзәк районнар арасындагы чик 2 нче машиналар юлы буйлап уза, аннан соң Хәсән Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектына кадәр, аннары Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектына кадәр, аннан соң Вахитов проспекты буенча Кама елгасына кадәр уза.

Яшәүчеләр үзгәртү

Үзәк районда яшиләр[3]:

Яшәү сферасы үзгәртү

 
«Сөембикә» торак комплексының 18 катлы манарасы

Үзәк районның торак өлкәсе 9 идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 440 торак йорттан тора:

  • «Электротехника» ҖЧҖ 4, 5, 6, 7, 56, 58, 59 комплекслар йортларына хезмәт күрсәтә;
  • «Махалля» ИК ҖЧҖ — 12, 13, 14, 31,37, 38, 39, 40, 41 комплекслар;
  • «Паритет» ЖУ ҖЧҖ — 42, 43, 44, 45 комплекслар;
  • «Ремжилстрой» ҖЧҖ — 11, 16, 17, 18 комплекслар;
  • «Чаллыстройремонт» ААҖ — 2, 3 комплекслар;
  • «Строим будущее» ҖЧҖ — 36, 37, 60 комплекслар;
  • «Тулай торак» МУП — 1 комплекс;
  • «Безнең йорт» ҖЧҖ — 9/21, 9/22, 42/14;
  • «Ключевое» ҖЧҖ — 59/19, 59/21.

2011 елда Үзәк районда файдалануга 7 яңа торак йорт тапшырылган — 9, 35, 36 һәм 60 комплексларда, шулай ук 3 балалар бакчасы ачылган (100, 102, 104 номерлылар)[4].

Предприятиеләр үзгәртү

Үзәк район территориясендә күп санлы сәүдә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре урнашкан: «Бәхетле» сәүдә йорты, «Камилә» сәүдә йорты, «Нур-Баян» сәүдә йорты, «М-105» ҖЧҖ, «Чаллы-Холод» ААҖ, «Чаллы-икмәк» ЯАҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «ТрансТехСервис» ПФ ЯАҖ, «Чаллы-Лада» ЯАҖ һ. б.

Район хакимияте үзгәртү

Үзәк район хакимиятенең, җирле үзидарә башкарма-боеру органының структур бүлекчәсе буларак, гамәлдәге законнар нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максаты булып тора.

Үзәк район администрациясе үз эшчәнлеген район Башкарма комитеты турындагы Нигезләмә һәм шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан түбәндәге төп юнәлешләр буенча аерым вәкаләтләр бирелгән нигезләмә нигезендә башкара:

  • халыкны кабул итү, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле чаралар күрү;
  • территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү;
  • социаль ярдәм күрсәтү һәм халыкны эш белән тәэмин итү;
  • районның йорт яны территорияләрен тиешле тәртиптә тоту, төзекләндерү һәм яшелләндерү;
  • торак-коммуналь хуҗалык объектларын тиешле тәртиптә тоту;
  • халыкны сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
  • социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыру өчен барлык милек формаларындагы эшчәнлекне координацияләү, мобилизацион әзерлек мәсьәләләрен хәл итү.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү