Мәскәү проспекты (Яр Чаллы)

Яр Чаллы урамнарының берсе

Мәскәү проспекты (рус. Московский проспект) – Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге дүрт төп урамның берсе (проспект). Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары (Яңа шәһәр) аша уза. Озынлыгы 6 мең м.

Мәскәү проспекты
Карта
Озынлык 6 ± 0,1 km
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Чаллы
Кисеп үтә
Нариманов урамы[d], Академик Королөв урамы[d], Халыклар Дуслыгы проспекты[d], Рәис Беляев проспекты[d], Хәсән Туфан проспекты, Академик Рубаненко урамы[d], Вахитов проспекты, Автозавод проспекты[d], Галиәсгар Камал бульвары, Яшь ленинчылар бульвары[d], Яшьлек проспекты[d] һәм Кол Гали бүлвары

Мәскәү проспекты Яңа шәһәрнең иң беренче проспектларының берсе. Проспектның атамасы урамның якын-тирәсендә Мәскәү проекты белән төзелгән йортларның күп булуы белән бәйле. 1971 елда Мәскәүнең «Главмосстрой» оешмасы төзүчеләрен Чаллы шәһәренә күпкатлы йортлар төзергә җибәрәләр. Мәскәү проекты белән төзелгән иң беренче йорт 2/01 адресы буенча урнашкан. Мәскәү төзүчеләре Чаллы шәһәрендә 116 күпкатлы йорт (күбесенчә 9 һәм 12 катлы) төзегән[1] .

Урнашуы

үзгәртү

Мәскәү проспекты Тынычлык проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы арасында урнашкан. Нариманов урамы белән киселештән (Орловка бистәсе) башлана. Яшьлек проспекты белән киселештә тәмамлана. Вахитов, Х. Туфан, Р. Беляев, Халыклар Дуслыгы проспектлары, Академик Королев, Галиәсгар Камал урамнары, шулай ук ике урында трамвай юлы белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар

үзгәртү
 
«Туфан» мәчете

Урам белән бәйле шәхесләр

үзгәртү


Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү