Яр Чаллы педагогика көллияте

көллият (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Яр Чаллы педагогика көллияте, тулы рәсми исеме «Яр Чаллы педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (рус. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Набережночелнинский педагогический колледж») ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы махсус урта һөнәри белем бирү оешмасы. 1977―1995 елларда ― Яр Чаллы педагогика училищесы.

Яр Чаллы
педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Яр Чаллы педагогика училищесы
Нигезләү елы 1977
Урын Россия байрагы РФ,
Татарстан байрагы Татарстан,
Чаллы
Адрес 423812, Р. Беляев проспекты, 3.
Сайт n_chelny
Логотип
Көллият бинасына керү юлы

Яр Чаллы педагогия көллияте тарихы Яр Чаллы шәһәре тарихы, Кама автомобиль заводының (КамАЗ) Бөтенсоюз төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Чаллы шәһәренә СССР төбәкләреннән яшьләр күченеп килә. Шәһәр үсә, яңадан-яңа гаиләләр барлыкка килә, балалар туа. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениеләренә мохтаҗлык арта. 1977 елның 27 маенда РСФСР Мәгариф министрлыгы карары белән Яр Чаллы шәһәрендә педагогика училищесы ачыла [1].

Башта 29нчы мәктәп базасында урнашкан яңа уку йортына эшкә Минзәлә педагогика училищесыннан Габделхәй Хәлил улы һәм Маһинур Сөнгать кызы Сәмигуллиннар, шулай ук Казаннан Әнәс Батыр улы Фәйрушин, Рәис Мотыйгулла улы Миңнегулов, Чистай педагогика училищесыннан Луиза Харис кызы Хаҗиәхмәтова, Нина Михайловна Коновалова, Ростов шәһәреннән Зоя Кислова күчеп килә.

1982 елда училищеның яңа бинасы төзелә.

Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнгән балаларның башлангыч мәктәпкә баруы Чааллы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ тудыра. Шуңа бәйле, уку йортында 1987 елда «Башлангыч сыйныфларда белем бирү» белгечлеге бүлеге ачыла.

Яр Чаллы педагогика училищесында укучылар рус теле, математика, хезмәт, хореография, музыка фәннәреннән һәм «Азат ителгән сыйныф җитәкчесе», «Халык мәгарифе системасында психолог» белгечлекләре буенча өстәмә белем алган.

1989 елдан уку йортында рус төркемнәре белән беррәттән, татар телендә белем алучы төркемнәр туплана. 1991 елда училищеда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм тәрбиячеләрен әзерләү бүлеге ачыла.

1995 елда уку йортына көллият (колледж) статусы бирелә. Шәһәр хакимияте белән Казан дәүләт педагогика университеты арасында югары белемле белгечләрне бергәләп әзерләү буенча озак сроклы килешү төзелә. КДПУ филиалында «Туган тел һәм әдәбият (татар)», «Чит тел (инглиз, алман һәм француз телләре)», «Музыкаль белем» белгечлекләре ачыла.

Бүлекчәләр

үзгәртү
  • Мәктәпкәчә белем бирү[2]
  • Башлангыч сыйныфларда белем бирү[3]
  • Музыкаль белем бирү[4]
  • Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру[5]

Матди-техник база

үзгәртү

Белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм үткәрү өчен файдаланыла торган биналарның һәм корылмаларның гомуми мәйданы 10346,1 кв. м тәшкил итә. 300 урынлы тулай торак бар, гомуми мәйданы – 3694,8 кв. м.; дүрт спорт залы (уен, гимнастика, тренажер залы, өстәл теннисы өчен зал), мәйданы – 3179 кв. м.; чаңгы базасы ― 170 кв. м. Көллияттә белем бирү процессын гамәлгә ашыру өчен 64 кабинет җиһазландырылган, аларның 7се компьютер сыйныфы һәм лаборатория; 24 кабинетта мультимедиа җиһазлары урнаштырылган[6].

Директорлар

үзгәртү
  • 1977 – Людмила Ильинична Ризаева
  • 1982 – Владимир Максимович Попов
  • 1987 – Лидия Викторовна Шилова, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.
  • 2002 – Геннадий Николаевич Шишканов
  • 2005 – Әлфия Тимербай кызы Галиева, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре[7]

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү