Әнәс Фәйрушин

вокал буенча педагог, хормейстер (Яр Чаллы, Татарстан, Россия)

Әнәс Фәйрушин, Әнәс Батыр (Батырхан) улы Фәйрушин (1943 елның 15 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Кызыл Кама районы, Яңа Җанҗегет) ― мәдәният эшлеклесе, педагог. 1995 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының вокал буенча педагогы һәм хормейстеры, Минзәлә (1964―1971), Казан (1972―1978), Яр Чаллы (1978―1982) педагогика училищелары музыка һәм җыр укытучысы, Яр Чаллының 2нче музыка мәктәбе директоры (1982―2009), 2000 елдан «Яран гөл» җыр ансамбле җитәкчесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Әнәс Фәйрушин
Туган телдә исем Әнәс Батырхан улы Фәйрушин
Туган 15 июнь 1943(1943-06-15) (80 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Кызыл Кама районы, Яңа Җанҗегет
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Ата-ана
  • Батырхан Фәйруша улы (әти)
  • Рәбига Фәррәхетдин кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1943 елның 15 июнендә Башкортстан АССРның хәзерге Кызыл Кама районы Яңа Җанҗегет авылында җиде балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Әнәскә сигез ай булганда, гаилә Фәйрушиннарның төп нигезе булган Актаныш районы Такталачык авылына әйләнеп кайткан. Балачагы һәм үсмер еллары Такталачык авылында уза. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан Батырхан Фәйруша улы (1902―1989) җырга-моңга гашыйк кеше булган, әнисе Рәбига Фәррәхетдин кызы тальянда уйнаган. Бертуганнары Флүс, Зөфәк, Дилара, Дилбәр, Шамил, Камил. Гаиләдәге малайлар үзлектән мандолинада, әнисенең абыйсы Әбелмәних Фәррәхетдин улы Фәррахов Бөек Ватан сугышы беткәч Аурупадан алып кайткан Страдивари копиясе булган скрипкада, хромкада уйнарга өйрәнгән, мәктәп концертларында җырлаган.[1][2]

Такталачык урта мәктәбен, 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка һәм җыр факультетын тәмамлаган. Юллама белән кайтып, җиде ел (1964―1971) Минзәлә педагогика училищесында эшли. Студентлар хорын җитәкли. 1960-елларда Минзәләгә чакырып, композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи белән очрашулар оештыра, районнарда узган очрашу кичәләрен үзе алып бара. Алар белән дуслык гаиләсе белән Казанга күченгәч тә дәвам итә. 1972-1978 елларда Казан педагогика училищесында 6 ел эшләгәч, Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова чакыруы буенча, Яр Чаллыга күчеп килә һәм 1978 елдан Яр Чаллы педагогика училищесында җыр һәм музыка укытучысы булып эшли башлый. Төп эшеннән тыш, унике ел Яр Чаллы Сабан туен ачып җибәрүче «Җыр бәйрәме»нең баш хормейстеры–дирижеры[3], 1982-1992 елларда ун ел «Энергетик» Мәдәният сараеның татар хоры җитәкчесе, җиде ел КАМАЗ Мәдәният сараеның татар хоры җитәкчесе (икесе дә «халык хоры» исемен алган коллектив) булып эшли. 1982―2009 елларда 27 ел буе Яр Чаллының 2нче балалар музыка мәктәбе директоры булып эшли.[4] 2000 елда шәһәр музыка мәктәпләре укытучыларыннан торган «Яран гөл» җыр ансамблен оештыра, репертуарында татар халык җырлары һәм танылган татар композиторларының җырлары булган әлеге ансамбль 2023 елда 23нче сезонын дәвам итә. Николай Федоров җитәкчелегендәге «Наигрыш» инструменталь ансамбле белән «Туган як кичләре», шулай ук «Тукай моңнары», «Халык җәүһәрләре», «Мәхәббәттән тора бөтен дөнья» кебек тематик концерт программалары әзерләгән.[5]

1990-2000 елларда Чаллы шәһәр мәгариф идарәсе белән бергә бөтен республика өчен уникаль «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр җыры конкурсын, 10 ел дәвамында «Таң йолдызы» республика балалар җыр иҗаты конкурсын, 6-7 ел яшьләр өчен «Чаллы былбылы» бәйгесен уздыруда башлап йөри. [6]

Соңгы эш урыны ― Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында 1995 елдан вокал буенча дәресләр алып бара башлый (әүвәл килеп эшләүче, аннары даими), әлеге театрда татар халык җырлары белән спектакльләрне бизи. Театрда беренче эше – 1995 елда композитор Заһир Исмәгыйлевның «Кодача» спектаклен чыгарганда хор оештырып, артистларга тавыш кую була.[7] Театр репертуарында музыкаль комедияләр, водевильләр һ. б. барлыкка килә. Р. Батулланың «Ярым ятларга кала», Г. Хугаевның «Минем кайнанам», Х. Ибраһим һәм Р. Сәгъдинең «Кияү абый» һ.б. күп кенә музыкаль комедияләрнең, Б. Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» балладасы һәм Я. Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел» драмасының Чаллы театры сәхнәсенә менүендә аның керткән өлеше зур. [8]

  Мин балачактан җырларга ярата идем... Башта Чаллы шәһәренең 2нче музыка мәктәбендә хор бүлегендә укыдым. Мәктәп директоры Фәйрушин Әнәс Батыр улы, аның белән шөгыльләнүне мин аерым җылылык белән искә алам, бервакыт минем тавышым зур, диде һәм ул чагында ук аны сопрано итеп билгеләде. [9]
Влада Боровко, Лондон Ковент-Гарден театрында опера җырчысы
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны, ике кызы, оныклары. Беренче кызы гаиләсе белән Чаллыда, икенче кызы АКШта яши.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лилия Бәхтиева. Арабыздан беребез: Скрипка моңнарына уралган гомер. Актаныш Медиа, 16.11.2022
  2. Әнәс Фәйрушин. Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры
  3. Интервью с хормейстером Анасом Файрушиным. YouTube, 3:50
  4. МАУДО г. Набережные Челны Детская музыкальная школа №2(үле сылтама)
  5. Ансамбль «Яран гөл» стал лауреатом двух конкурсов. Набережные Челны. Управление информационной политики и по связям с общественностью, 21.03.2022
  6. Диана Федорова. Анас Файрушин: «До «звезды» и «легенды» еще добраться надо, а под фонограмму любой споет!» Бизнес-Онлайн, 27.12.2019(рус.)
  7. Зөлфия Галим. Әнәс Фәйрушин: «Мәдәнияттә дә тәртип булырга тиеш». Шәһри Чаллы, 25.01.2023
  8. Туган көнегез котлы булсын! Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры, 15.06.2020
  9. Оперная певица Влада Боровко: «Раньше относилась к пению как к хобби». Nchelny.City

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү