Заһир Исмәгыйлев

Заһир Исмәгыйлев, Заһир Гариф улы Исмәгыйлев, баш. Заһир Ғариф улы Исмәғилев (1916 елның 26 декабре (1917 елның 8 гыйнвары), Ырынбур губернасы, Югары Сәрмән2003 елның 30 мае, Уфа) — композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе. БАССР (1963), РСФСР (1968), ССРБ (1982) халык артисты. РСФСР дәүләт (1973), БАССР С. Юлаев исемендәге Дәүләт (1967) премияләре лауреаты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1942 елдан).

Заһир Исмәгыйлев

З.Г. Исмәгыйлев (1916-2003)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Заһир Гариф улы Исмәгыйлев

Туу көне

8 гыйнвар 1917(1917-01-08)

Туу урыны

Ырынбур губернасы Белорет районы Сәрмән авылы

Үлү көне

30 май 2003(2003-05-30) (86 яшь)

Үлү урыны

Уфа

Җирләнгән:

Уфа мөселман зираты

Эшчәнлек еллары

1942-2003

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия

Һөнәрләр

композитор, ректор

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

классика, эстрада

Коллективлар

Уфа дәүләт сәнгать институты

Хезмәттәшлек

Башкорт опера һәм балет театры

Бүләкләр

ССРБ халык артисты — 1982 РСФСР халык артисты — 1968

Ленин ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1916 елның 26 декабрендә (1917 елның 8 гыйнвары) Ырынбур губернасы (хәзерге БР Белорет районы) Югары Сәрмән (Сәрмән) авылында туган. 1937 елда П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы башкорт студиясенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында Уфада эшли, фронт бригадаларында концертлар белән катнаша, ватандарлык рухындагы җырлар иҗат итә («Башкорт батырлары», «Каһарманнар турында җыр», «Соңгы хат», «Шәйморатов генерал»). Башкорт студиясен тәмамлагач (1948), Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультетында белем ала. 1954-1978 елларда БАССР композиторлар берлеге рәисе, 1968-1988 елларда Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры, 1977 елдан профессор.

З. Исмәгыйлев — республиканың сәнгатендә, мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган шәхес. Милли опера, камера-вокал, хор, инструменталь музыкалар үсешенә зур өлеш кертә. «Салават Юлаев», «Урал илчеләре», «Каһым-түрә», «Акмулла», «Шәүрә», «Агыйдел дулкыннары» операларының музыкасы авторы. Л.Б. Степанов белән берлектә беренче башкорт балетын — «Торна җыры» (1944) иҗат итә.
300дән артык җыр һәм романс язган.

Уфа мөселман зиратында җирләнде.

Гаиләсе үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Сәрмәндә музей-йорты

Хәтер үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү