Төп менюны ачу

Ләйлә Исмәгыйлова, Ләйлә Заһир кызы Исмәгыйлова (баш. Ләйлә Заһир ҡыҙы Исмәғилева, 1946 елның 26 мае, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — ССРБ һәм РФ композиторы, пианиночы, педагог, Башкортстан композиторлар берлеге рәисе, РФ (1998) һәм БАССР (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ (РФ) һәм БР композиторлар берлекләре әгъзасы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Башкортстанның халык артисты (2012), РФ композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге (1978), БР Салават Юлаев исемендәге (2018) премияләре лауреаты.

Ләйлә Исмәгыйлова

Л. З. Исмәгыйлова
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

баш. Ләйлә Заһир ҡыҙы Исмәғилева

Туу көне

26 май 1946(1946-05-26) (73 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Мәскәү

Эшчәнлек еллары

1963 — х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, педагог

Кораллар

пианино

Жанрлар

балет, симфоник, вокаль-хор әсәрләре

Коллективлар

Уфа сәнгать институты

Бүләкләр

Салават Юлаев премиясеБР халык артистыРФ атказанган сәнгать эшлеклесе

Милләт

башкорт

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1946 елның 26 маенда Мәскәүдә композитор Заһир Гариф улы Исмәгыйлев гаиләсендә туган. 19651968 елларда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә (А. С. Леман сыйныфы), 19681970 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый (В. Г. Фере сыйныфы)[1]. 1972 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка көллиятен тәмамлый (Г. И. Литинский сыйныфы).

1972 елдан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында: укытучы, 1979 елдан композиция кафедрасы мөдире[2], 19901991 елларда институтның фәнни эшләр буенча проректоры, 2003 елдан — профессор[3].

2013 елның 9 декабреннән — Башкортстан композиторлар берлеге рәисе[4].

ИҗатыҮзгәртү

Ләйлә Исмәгыйлова — «Хуҗа Насретдин» (1998), «Аркайым» (2005) һәм «Әлгамбра розасы» (2012) балетлары авторы.

«Әлгамбра розасы» балеты Испаниядән бирелгән заказ буенча языла, промоверсия презентациясе Торревьеха шәһәре Сәнгать үзәгенең камера залында була[5].

Ләйлә Исмәгыйлованың әсәрләре күренекле дирижёрлар Фуат Мансуров, Натан Рахлин, В. Синайский җитәкчелегендәге оркестрлар тарафыннан РФ шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Алмания, Бөекбритания, Маҗарстан, Болгария, Польша, Румыния һ. б.) даими башкарыла.

ӘсәрләреҮзгәртү

Музыка театры өчен:

  • «Хуҗа Насретдин» — балет (В. Щербаков либреттосы, 1998).
  • «Аркайым» — балет (Я. Седов либреттосы, 2005).
  • «Әлгамбра розасы» — балет (Е. Голуб либреттосы, 2012).

Симфоник, вокаль-хор әсәрләре:

  • Камера симфониясе (1996)
  • Фортепиано белән оркестр өчен концерт (1968)
  • Скрипка белән оркестр өчен концерт (1982)
  • «Аталар җире» — 4 өлештән (Дала. Көй. Бишек җыры. Егетләр) торучы симфонияләр шәлкеме (1972)
  • Тавыш һәм симфоник оркестр өчен «Такташ-симфония» (1987)
  • Симфоник күренешләр (1983)
  • «Хуҗа Насретдин» балетыннан сюита
  • «Мәңгелек шигырь» катнаш хор белән музыка кораллары ансамбле өчен Гомәр Хәйям шигырьләренә оратория (1980)
  • Тавыш белән оркестр өчен поэма (1989)
  • «Әлгамбрадан» симфоник картиналары (2013).

Камера-инструменталь әсәрләре:

  • Флейта, гобой, ике скрипка, альт, виолончель, фортепиано һәм литавралар өчен октет (1978)
  • Кыллы квартет (1973)
  • Фортепиано өчен соната (1975)
  • Фортепиано өчен полифоник шәлкем (1971)
  • Фортепиано өчен вариацияләр (1963)
  • Фортепиано өчен ике концерт пьесасы (2000)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1978 — РФ композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге премиясе
  • 1984 — БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1998 — РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2012 — Башкортстанның халык артисты
  • 2018Салават Юлаев премиясе[6]

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү