Мифтахетдин Акмулла премиясе

Мифтахетдин Акмулла премиясе (Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия) – Башкортстанның Миякә районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1989 елда булдырылган Мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831-1895) исемен йөртә.

М. Акмулла

Тарих үзгәртү

1989 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның иҗатын көчәйтү максатында КПССның Миякә районы комитеты һәм район Советы башкарма комитеты карары белән булдырылган.

Статут үзгәртү

Премия ел саен мәгърифәтче шагыйрь Мифтахетдин Акмулла иҗатына һәм тормыш юлына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре яки авыл халкының тормышын-көнкүрешен сурәтләгән әсәрләр өчен бирелә.

М. Акмулла премиясе лауреатлары үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1989 Рәшит Шәкүр «Шигърият йолдызы», «Гасырлар аша киләм» китаплары өчен
1990 Әхәт Вилданов «М. Акмулланың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча гыйльми хезмәтләре өчен»
1991 Розалия Солтангәрәева «Акмулла әсәрләрен пропагандалаган өчен»
1992 Зилфәт Басыйров «Акмулланың скульптура портреты өчен»
1993 Роза Сәхәветдинова Миякә районы турында җырлар шәлкеме өчен
1994 Риф Абдуллин Миякә районын гәүдәләндергән картиналары өчен
1995 Газим Шәфыйков «Акмулла», «Башкорт әдәбиятының ак лачыны» китаплары өчен»
1996 Заһир Исмәгыйлев «Акмулла» операсы өчен»
1997 Азат Магазов «Әйләнә тормыш тегермәне» (өчләм, 1 китап) өчен»
1998 Нурия Ирсаева «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
1999 Хәкимҗан Зарипов «Хыял иленә сәяхәт» китабы өчен»
2000 Гөлфия Юнысова «Миякә районына багышланган җырлар һәм шигырьләр өчен»
2001 Яныбай Хамматов «Сыр-Дәрья», «Туган көн» китаплары өчен»
2002 Рамазан Шагалиев «Акмулла» иҗат берлегенең 40 еллыгы уңаеннан»
2003 Наил Гаетбаев «Акмулланың ак төннәре» китабы өчен»
2004 Җәмил Әбделмәнов «Акмулла ариясен башкарган өчен»
2005 Фәнил Мырзакаев «Миякә районын матбугатта яктырткан өчен»
2006 Рәшит Имашев «Акмуллага багышланган триптихы өчен»
2007 Сәрвәр Сурина «Акмулла исемен мәңгеләштерүдәге хезмәте өчен»
2008 Түләк Гыйрфанов «Акмулла исемен матбугатта яктырткан өчен»
2009 Әхмәт Сөләйманов,
Нәркәс Хөббетдинова (Сөләйманова)
«Акмулланы биргән Мең кавеме фольклоры» китабы өчен»
2010 Фәнис Янышев «Мәҗит Гафуриның йорт-музеен җитәкләгән өчен»
2011 Бекежан Ахан «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
2012 Раил Әсәдуллин «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
2013 Әхәт Салихов «Акмулла иҗатын халыкара күләмдә пропагандалаган өчен»
2014 Әхмәт Дәүләткулов «Акмулла фәнни-методик кабинетын оештырган өчен»
2015 Мөхәммәт Галләмов, «Ихлас» мәчете имам-хатибы (Уфа) «халыклар арасындагы бердәмлекне, татулыкны ныгытуга ярдәм иткәне өчен»[1]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү