Фәнис Янышев
Янышев Фәнис Фатыйх улы (2 февраль 1950 ел) — журналист, язучы, хуҗалык һәм мәдәният хезмәткәре. Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк лауреаты (2010). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2022).
Фәнис Янышев | |
---|---|
Туган | 2 февраль 1950 (74 яшь) Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | журналист |
Биографиясе
үзгәртүФәнис Фатих улы Янышев 1950 елның 2 февралендә Башкорт АССР-ының Миякә районы Зиреклекүл авылында туган. Тамьян кабиләсе бие, башкорт кенәзе һәм тархан Шагале Шакман варисы.
1957-1961 елларда күрше Колтай-Каран, 1961-1966 елларда Богдан урта мәктәбендә укый. 1970-1972 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.
1981 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном һөнәренә ия була. 1973-1993 елларда районның колхоз һәм совхозларны эшли, җөмһүрият гәзитләренең, «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең хәбәрчесе була.
1993-1996 елларда Чиләбе шәһәрендә нәшер ителүче «ил-йорт» (башкорт телендә), «Дуслык» (татар телендә) өлкә газеталары мөхәррире, Башкортстан Республикасы Милли әдәби музее директоры урынбасары, «Тамаша» журналының баш мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара.
2006 елда Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль йорт-музее директоры итеп билгеләнә.
Хәзерге вакытта Миякә районы Туксанбай авылындагы Мифтахетдин Акмулла музее директоры.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк лауреаты.
- 2022 ― Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре [1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- Альфия Аглиуллина. Писатель Фанис Янышев стал лауреатом премии имени М. Акмуллы (рус.) // Башинформ.рф. — 22.12.2010.