Миякә районы
Башкортстанның Миякә районы — Башкортстан составындагы муниципаль район. Административ үзәге — Кыргыз-Миякә авылы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Миякә районы | |
баш. Миәкә районы | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930[1] һәм 13 гыйнвар 1965 |
---|---|
Атама | Миәкә районы |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Кыргыз-Миякә |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Халык саны | 28 224 (2010)[2] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Нәрсә белән чиктәш | Әлшәй районы, Стәрлетамак райуны, Бишбүләк районы, Стәрлебаш районы һәм Ырынбур өлкәсе |
Мәйдан | 2051,28 км² |
Почта индексы | 4520ХХ |
Рәсми веб-сайт | miyaki.bashkortostan.ru(рус.) |
![]() | |
Җирле телефон коды | 34788 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
![]() |
Районда башкортлар (2010 елда 43%), татарлар (2010 елда 39,6%) күпләп яши[3].
Демография үзгәртү
1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2010[2] | 1 гый 2018[11] | 1 гый 2019[12] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
51 764 | ↘38 374 | ↗40 140 | ↘34 172 | ↘30 274 | ↗31 789 | ↘28 224 | ↘25 212 | ↘24 660 |
Танылган кешеләр үзгәртү
- Гали Рәфикый – ХХ гасыр башы татар язучысы, педагог, галим
- Гариф Гомәр — татар һәм башкорт шагыйре, язучы
- Тимурбәк Дәүләтшин — советолог галим
- Галләнур Бохараев — җәлилче
- Мансур Абдуллин — Советлар берлеге герое
- Миңнегали Гобәйдуллин — Советлар берлеге герое
- Айдар Хәлим — язучы, җәмәгать эшлеклесе
- Айдар Галимов — җырчы
- Төхфәт Янәби - язучы, шагыйрь
- Азат Магазов (1926, Баязит) - язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).
- Риф Гыйззәтуллин (Сергей Тулин) (11.09.1957, Кече Гәйнә), РФ Каһарманы (1996), генерал-майор (2007 елдан запаста).
- Нурия Ирсаева (1942, Канбәк) - драма актеры, С. Юлаев премиясе лауреаты (1981).
Мәгариф үзгәртү
2009-10 уку елында районда 33 урта белем бирүче уку йорты эшләде. Шуларның 24 — урта мәктәпләр, 4 — төп мәктәп, 1 гимназия (Илчеголда, башкортныкы), 2 бакча-башлангыч мәктәп. Җәмгысе 3482 бала укып йөргән. Шуларның 1932 — татар милләтенннән (55,48%), 929 — башкорт милләтеннән (26,68%); 363 — чуаш милләтеннән (10,43%), 223 — рус милләтеннән (6,4%). Башкалар — 35 (1%)
8 мәктәптә 557 бала башкортча укыган. 9 мәктәптә 330 бала татарча укыган — бу барлык татар баласынынң 15% гына. 18 мәктәптә 1297 бала татар телен предмет буларак өйрәнгән (67,1%). 314 чуаш баласы чуашчаны өйрәнгән (86,5%). 9 мәктәптә (сүз әлбәттә татар мәктәпләре турында бара) балалар «ике туган телне» (укы — татар теленә өстәп башкорт телен) өйрәнергә мәҗбүр.[13]
Матбугат үзгәртү
Әйтик, Миякә район гәҗитенең гомум тиражы 2008 елда — 5438 данә, 2009 елда — 5393, 2010 елда 5433 данә булса, әлеге вакытта ул 5362 данә таратыла. Ягъни биш кешегә бер район гәҗите туры килә.
Гәҗит рус, татар һәм башкорт телләрендә чыга. Русчасы — «Октябрь» — 2887, татарчасы — «Безнең дәвер» — 1640, башкортчасы — «Акмулла төяге» 1000 данә таратыла.[14]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Дөнья татарлары корылтае ничек үтәр?
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ http://miakioo.narod.ru/groopspes/norpravdoc/PO2010.doc
- ↑ Басма эшчәнлеген тираж билгели(үле сылтама)