Безнең дәвер - татар телендә Башкортстанның Миякә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр 1 640 данә чыга. 1 000 данәдә башк. «Аҡмулла төйәге» гәҗите таратыла[2].

Безнең дәвер
Октябрь
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының "Октябрь" мөхәрририяте" казна оешмасы

Баш мөхәрир

Мансур Әминов (татарча гәҗит буенча урынбасары Флёра Шәрипова)

Штат корреспондентлары

18

Нигезләнгән

1931

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы, Ленин ур., 19

Тиражы

1 640[1]


Веб-сайт: www.oktjabr-pressa.ru

1931 елда Миякә районында беренче татарча гәҗит «Большевик» чыга башлый[3].

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Миякә районында татарча һәм русча ике мөстәкыйль гәҗит чыгып килә.

19321957 елларда татарча «Басу ударниге», русча «За высокий урожай» исеме белән чыга.

19571962 елларда район гәҗитләре «Ленин байрагы»/ «Ленинское знамя» исемен ала.

1962 елда районнарны эреләндергән чорда Әлшәй районында нәшер ителгән "Дим" гәҗите таратыла[4].

1965 елдан «Октябрь» район гәҗите чыга башлый. 1990 елдан өч теллегә әйләнә.

2006 елдан татарча «Безнең дәвер» (русча «Октябрь», башк. «Аҡмулла төйәге») булып чыга.

1999 елдан офсет ысулы белән басыла, компьютерда җыела.

Мөхәррирләре

үзгәртү
  • Беренче мөхәррире итеп коммунист Гәрәй Әхмәтгәрәев билгеләнә[5].
  • 1937 елдан мөхәррире Якуп Гайнуллин (Бөек Ватан сугышында һәлак була), анннан соң Габсәләм Саттаров, Әнвәр Вәлиев, Тәлгат Хәлфин , Әмирхан Кәримов (19521955, 1959 - 1962)
  • Берләшкән гәҗитнең мөхәррире булып К.А. Сафин (татарча гәҗит буенча урынбасары С.Н. Макаева), Т.Х.Гыйрфанов, Д.И. Зарипов, С.П. Кузменко, Н.К. Яруллин эшли.
  • 1991 елдан Р.М. Вәлиев, 2007 елдан М.Х.Әминов.

Район гәзите исемнәре билгеле дистәләгән язучыны һәм журналистны үстерә. Алар арасында Газиз Абдуллин, Хан Абрайский, Әхнәф Әминев (Әхтәм Әминев - ?), Шәриф Мансуров һәм башкалар бар. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире Мансур Әминевның зурәтисе – Бөек Ватан сугышында башын салган яугир-журналист Әхнәф Әминев.[6]

Чыганаклар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Кызыл таң(үле сылтама)
  2. Басма эшчәнлеген тираж билгели(үле сылтама)
  3. "Газеты СССР. 1917-1960" (том 3, стр. 441) белешмәлеге 1932 елның гыйнварыннан дип күрсәтә.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-27, retrieved 2014-08-27 
  5. ВКП(б) район комитеты карары 18.11.1931
  6. Зур елгага коючы саф чишмє //Кызыл таң. 2010. 13 ноябрь саны(үле сылтама)