Әхтәм Әминев

татар язучысы, шагыйрь

Әхтәм Әминевтатар язучысы, шагыйрь. Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Әхтәм Әминев
Туган телдә исем Әхтәм Әмин улы Әминев
Туган 1918(1918)
Бәләбәй өязе
Үлгән 20 апрель 1942(1942-04-20)
Сухиничи, Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Һөнәре язучы

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

1918 елда Башкортстанның Миякә районы Әнәч авылында туа.

1933 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1934 елда Свердловск татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында беренче шигырьләрен яза һәм Свердловскида чыга торган газеталарда бастыра.

1937 елда Әхтәм Әминев Казанга килә, 1941 елда педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Институтта укыган елларында Әхтәм Әминев шигырьләр яза, аларны әдәбият түгәрәгендә тикшерәләр, түгәрәк тарафыннан чыгарылган журналда урнаштыралар. Соңрак шул әсәрләре «Очкыннар», «Туган ил» дигән җыентыкларда, «Пионер каләме» журналында һәм «Яшь сталинчы», «Яшь ленинчы» газеталарында басыла.

Яшь шагыйрь 1941 елның декабрендә Бөек Ватан сугышына китә һәм политрук урынбасары булып хезмәт итә.

1942 елның апрелендә Көнбатыш фронтта Сухоничи-Мещовск юнәлешендә каты сугышлар барган вакытта Ә.Әминев снәрәт ярчыгы тиеп каты яралана, шул ярасыннан озакламый вафат була. Рәсми рәвештә исә, 20 апрельдә хәбәрсез югалган дип санала. [1]


  1. http://www.miaki.ru/history/a.html