Әнәч (Миякә районы)

Әнәч, шулай ук 1нче МиякәбашБашкортстанның Миякә районындагы татар авылы. Миякә елгасы ярына урнашкан. Кыргыз-Миякәдән – 12, Уфадан 210 чакрым ераклыкта урнашкан.

Әнәч
География
Ил Россия
Координатлар 53°36'8"тн, 54°58'34"кнч
Почта индексы 452095 Edit this on Wikidata
Карта

Әнәч авыл советына Әнәч, Новый мир, Үрнәк, 2нче Миякәбаш, Кашкар, Днепровка, Новоалексеевка, Николаевка, Максимовкалар карый.

Үзвакытында Әнәч авылы исемен үзгәрткән булган. 1960 елдан алып 2010 елның 1 февраленә кадәр ул Миякәбаш исеме белән аталган. Ни өчен дигәндә, 1905-1917 елларда Миякә елгасының сул як ярында бер авыл үсеп чыгып, аңа Миякәбаш (“Миякә елгасы башы” дигән мәгънәдә) исемен биргән булганнар. Озак та узмый, Әнәч белән Миякәбаш кушылып ук бетә һәм 1917 елгы халык исәбен алу вакытында алар Миякәбаш буларак теркәлә.[1]

Демография үзгәртү

Бүген Миякәбаш авыл советы җирлегендә 1626 кеше яши. Шуларның 1307се – 18 яшьтән өлкәннәр. Үсмерләр саны – 116, мәктәпкәчә яшьтәгеләр саны – 203 бала. Күпчелек халык (959 кеше) Әнәч авылында гомер итә. Үрнәктә – 85, 2че Миякәбашта – 55, Днепровкада – 96, Кашкарда 67 кеше яши. Ә инде Максимовка, Николаевка, Новоалексеевка авылларында яшәүчеләр саны аз калган. Әнәчтә – татарлар, Кашкар авылында – чувашлар, Днепровкада – украиннар, 2нче Миякәбашта – башкортлар, Новоалексеевкада – руслар, ә Новый мир авылында катнаш халык яши.

Халык саны динамикасы:

2002[2] 2009[2] 2010[3]
938 989 921

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 921 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Икътисад үзгәртү

Авылларда зур хуҗалык урынына бүген фермер хуҗалыклары калган. Алар, нигездә, игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә. Мәсәлән, “Абдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы бүген зурлардан исәпләнә. “Новый мир” авылында яшәүче булдыклы ир зур мәйданда бөртеклеләр чәчеп уңыш ала, аның фермаларында мөгезле эре терлекләр һәм сарыклар башы шактый. Әнәчтә дә фермерлык, эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнүчеләр шактый.

Социаль вазгыять үзгәртү

Авылларда балалар саны арта, шулай булгач мәктәпләр дә гөрләп тора. Укучылар саны 200гә барып баса, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны да 50дән артып китә. Биредә интернат та бар, уку елы дәвамында анда 31 бала яши.

Әнәчтә шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен социаль приют уңышлы эшли, анда бүгенге көндә 16 бала тәрбияләнә.

Хакимият җирлегендә шулай ук 2 медицина учреждениесе, 2 мәдәният учагы, 2 китапханә, 7 кибет, 2 почта бүлекчәсе эшли.

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Өмет гәз.: Миякәбаш яклары(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  3. 3,0 3,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-05-13 

Сылтамалар үзгәртү