Нурия Ирсаева
Нурия Ирсаева, Нурия Исхак кызы Ирсаева (1942 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Миякә районы, Канбәк) — драма артисты, педагог, 1965 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный. Башкортстан АССРның (1980), РСФСРның (1984), Татарстанның (1998) халык артисты. С. Юлаев (1981), М. Акмулла (1998) премияләре лауреаты. 1969 елдан РСФСР, БАССР театр әһелләре әгъзасы. Уфаның шәрәфле ватандашы (2019).
Нурия Ирсаева | |
Нурия Ирсаева | |
Туганда бирелгән исеме: |
Нурия Исхак кызы Ирсаева |
---|---|
Туу датасы: |
13 октябрь 1942 (82 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
актриса |
Гражданлыгы: | |
Амплуа: |
лирик-драматик актер |
Бүләк һәм премияләр: | |
http://bash.bashdram.ru/troupe/irsaeva.html |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1942 елның 13 октябрендә Башкортстан АССР Миякә районындагы татар авылы Канбәктә туган. Уфа сәнгать укуханәсен (1965, Ш.Р. Рәхмәтуллин курсы; укытучылары Р.С. Сыртланов, З.И. Бикбулатова), «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча Уфа сәнгать институтын (1987, А.К. Лощенков курсы) тәмамлаган.
1965 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Бүген дә әлеге театрда хезмәт куя. 1987 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
Иҗаты
үзгәртүАмплуасы: лирик-драматик һәм драматик каһарман хатын-кызлар[1]. Актрисага нечкә лиризм, моңлылык, нәфислек тә, шул ук вакытта драматизм, көчле рухлылык та хас[2]. Л.В. Вәлиев, Г.Г. Гыйләҗев, Р.В. Исрафилов, Ш.М. Муртазина, А. Ә. Нәдергулов, В.К. Сәйфуллин кебек режиссерлар белән эшли. Фидан Гафаров белән башкарылган сәхнә дуэты озын гомерле була. Эстрадада чыгыш ясый. «Әйдә киттек Дим буена» җыры (Г. Юнысова – Р.Сәхәветдинова) белән таныла.
Уйнаган рольләре
үзгәртүБеренче башлап уйнаган рольләре (дебют) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Алексей Арбузов әсәре буенча куелган «Дуслар янәдән очраша» спектаклендәге Алена, Сергей Кайтовның режиссёр Шәүрә Мортазина куйган «Балаларым минем» пьесасында Вера роле.
- Галиябану — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Сәрвәр — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов
- Домна Пантелеевна — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А. Островский
- Кручинина — «Гаепсездән гаепсезләр» А. Островский
- Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- Илгизә — «Аналар көтәләр улларын» Әсгать Мирзаһитов
- Әсхәт — «Язмышлардан узмыш бар» (Озын-озак балачак) Мостай Кәрим (Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән)
- Галия — «Тапшырылмаган хатлар» Гадел Кутуй (Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән)
- Миләүшә — «Миләш-Миләүшә» (Миләүшә, әче миләш) Нәҗип Асанбаев
- Мария — «Изгеләрнең яклаучысы» (рус. Святая святых) Ион Друцэ
- Айсылу — «Айсылуның айлы кичләре» Ибраһим Абдуллин
- Айгөл — «Айгөл иле» Мостай Кәрим
- Серафина — «Ят йолдыз» (Нискавуори хатыннары) Хелла Вуолийоки
- Галия — «Галия» Таһир Таһиров
- Һәдия — «Һәдия» Газим Шәфыйков
- Фатыйма — «Сөясеңме-сөймисеңме» Флорид Бүләков
- Уңганбикә — «Кыз урлау» Мостай Кәрим
- Рәисә — «Рәисә + Фәйзи» Нәҗип Асанбаев һ.б.
Хәзерге репертуар
үзгәртү- Таһира — «Бер мәл санаторийда» Наил Гаетбай
- Фаягөл — «Мәхәббәт карагы» Флорид Бүләков
- Ил анасы — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Айзарә Әхәтовна — «Мин — хатын-кыз» (Әниләр һәм бәбиләр) Туфан Миңнуллин
- Әминә — «Бәхет хакы» (Бәйге хакы) Халисә Мөдәррисова
- Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» А. Островский
- Хәмидә — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури
- Өлкән яшьтәге — «Йосыф һәм Зөләйха» Кол Гали (Юныс Сафиуллин сәхнәләштергән)
Куйган спектакльләре
үзгәртү- 2004 «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
Фильмография
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1972 — БАССРның атказанган артисты
- 1980 — БАССРның халык артисты
- 1984 — РСФСРның халык артисты
- 1998 — Татарстанның халык артисты
- 1984 — А. Д. Попов (ru) исемендәге премия[3] лауреатының көмеш медале
- 1981 — С. Юлаев премиясе — «Гафури театрында куелган «Язмышлардан узмыш бар» (М. Кәрим-Р. Исрафилов) спектаклендә уйнаган роле өчен (иҗат төркеме эчендә)»
- 1998 — М. Акмулла исемендәге премия (Миякә районы) — «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен»
- 2017 — Халыклар дуслыгы ордены (БР)[4]
- 2019 — Уфаның шәрәфле ватандашы[5]
- 2022 — Салават Юлаев ордены [6]
Гаилә хәле
үзгәртүБеренче ире — Өлфәт, медицина белеме алган.
- кызы Гөлназ, режиссер.
- ике кыз оныгы.
Икенче ире — ?
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ База данных «Актеры России», archived from the original on 2017-12-01, retrieved 2017-02-14
- ↑ Н. Ирсаева Башкорт белешмәлегендә, archived from the original on 2016-04-06, retrieved 2017-02-14
- ↑ 1972 елда театр әһелләрен ел саен бүләкләү өчен булдырылган А. Д. Попов исемендәге Алтын һәм Көмеш премияләр
- ↑ Өфөлә легендар артистар Нурия Ирсаева һәм Фидан Ғафаров ордендар менән бүләкләнде. bashinform.ru, 26.12.2017(рус.)(башк.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Актриса Нурия Ирсаева — Уфаның почетлы гражданы. Башинформ, 11.09.2019
- ↑ Азат Ғиззәтуллин. Өфөлә республиканың иң яҡшы хеҙмәтсәндәре Рәсәйҙең һәм Башҡортостандың дәүләт наградалары менән бүләкләнде. Башинформ МА, 18.11.2022(башк.)
Әдәбият
үзгәртү- Р. Р. Тойгынов. Нурия Ирсаева. Уфа, 1993.
Сылтамалар
үзгәртү- Она полностью посвятила себя театру (К юбилею Нурии Ирсаевой)
- Н.Ирсаева Кино-театр.ру сайтында
- М. Гафури театры рәсми сайты 2016 елның 6 декабрь көнендә архивланган.