Азат Нәдергулов
Азат Нәдергулов, Азат Әхмәдулла улы Нәдергулов (баш. Азат Әхмәҙулла улы Нәҙерғолов, Азат Ахмадуллович Надыргулов, 1962 елның 1 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Зилаер районы, Юлдыбай ― 2023 елның 1 марты, РФ, БР, Уфа) ― актер, режиссер, педагог, 1989 елдан СССР Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Уфа сәнгать институты доценты (1993 елдан). Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының (1994-1997 һәм 2003-2005 елларда), Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының (1997-2002 елларда) сәнгать җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган (1994) һәм халык (1997) артисты.
Азат Нәдергулов | |
Туганда бирелгән исеме: |
баш. Азат Әхмәҙулла улы Нәҙерғолов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры, режиссер, педагог |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1980-2023 |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1962 елның 1 августында (вариант: 19 июлендә[1]) Башкортстан АССР Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Әтисе Әхмәдулла Нәдергулов Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында укыган, Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, әнисе (җырчы Фәрит Бикбулатовның бертуган сеңлесе) авылда фельдшер булып эшләгән. Әтисе ягыннан бабасы Сталинград сугышында һәлак булган. Азат Нәдергулов 5 яшеннән әнисе белән Мәләвез районы Нөгеш авылында яшәгән, авыл клубында биергә, баянда, фортепианода, гитарада уйнарга өйрәнгән. [2] Уналты яшендә Нөгеш урта мәктәбен тәмамлаган. [3] 1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлык бүлеген тәмамлагач (курс җитәкчесе Р. В. Исрафилов), М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры итеп билгеләнгән. Әлеге театр сәхнәсенә вузның 2нче курсында укыганда ук чыга (катнашкан беренче спектакле – «Хушыгыз, хыялларым!» Әнгам Атнабаев). 1987 елда ГИТИСның режиссерлык факультетына (танылган режиссер-педагог Анатолий Васильев остаханәсе) укырга кергән. Диплом эше – Флорид Бүләков әсәре буенча «Талак, талак» (Камикадзе) спектакле Гафури театры репертуарына алынган. Гафури театрында, Яшь тамашачылар театрында, Милли яшьләр театрында, Уфа дәүләт сәнгать институты театрында 30дан артык спектакль куйган
1992 елда Россия театр сәнгате академиясен (РАТИ) «Режиссура» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында — режиссер, 1997-2002 елларда – сәнгать җитәкчесе, 1994-1997 елларда — Яшь тамашачы театрының сәнгать җитәкчесе. 1997 елда әлеге театр аның башлангычы белән Милли яшьләр театры итеп үзгәртелгәч, 2003-2005 елларда Милли яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе булган. Күмәк күренешләр һәм тамашалар режиссеры. Башкортларның беренче корылтаена (1996) концертлар, «Акбүзат» ипподромында массакүләм тамашалар (1997, 1998), Россиядә Башкортстан мәдәнияте көннәре (Мәскәү, 1997), хөкүмәт концертлары (1996 елдан 2005 елга кадәр) куя. [1] «Алтын тирмә», «Кыңгыраулар чыңы» республика халык театрлары конкурсларының жюри әгъзасы булып торган.
Уфа сәнгать институтында «Режиссура һәм актер осталыгы» кафедрасында 1993 елдан доцент вазыйфасында эшләгән, «Актерлык осталыгы», «Режиссура», «Драма театрында куючы режиссерның эше» дисциплиналарын алып барган. «Режиссура һәм актер осталыгы» дисциплинасы буенча укыту-методик кулланма авторы. Укучылары арасында ― БР атказанган артистлары, Ш. Бабич исемендәге премия лауреатлары һәм төрле дәрәҗәдәге конкурслар лауреатлары. [4]
2023 елның 1 мартында 61 яшендә Уфада кинәт вафат булган. [5]
Башкарган рольләре
үзгәртү- Нурик ― «Хушыгыз, хыялларым!» Ә. Атнабаев
- Санду ― «Святая святых» И. Друце
- Сильва ― «Өлкән улым» А. Вампилов
- Шәрәф ― «Асылъяр» М. Фәйзи
Куйган спектакльләре
үзгәртү- Гафури театры
- Ф. Бүләков «Талак, талак» (Камикадзе, 1992);
- Э. де Филиппо «Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано, 1993);
- Н. Гаетбаев «Аты барның – дәрте бар» (1997)
- Ф. Бүләков «Шәйморатов-генерал» (1998);
- С. Латыйпов «Көнләш, Америка» (1999);
- М. Кәрим «Айгөл иле» (1999)
- Милли яшьләр театры
- Лопе де Вега «Дурочка» (1994);
- Ә. Атнабаев «Мәхәббәт җыры» (1994)
- Ш. Рәхмәтуллин « Уеннан - уймак» (1994)
- М. Кәрим «Салават» (1995)
- А. Чехов «Чайка» (1996);
- Г. Каюмов «Һинд кызы» (1997);
- К. Гольдони «Бергамодан Труфальдино» (2002)
- Уфа дәүләт сәнгать институты театры
- Т. Миңнуллин «Бишек җыры» (2008);
- А. Володин «Кәлтә» (2015);
- М. Горький «Васса Железнова» (2016);
- Р. Тома «Сигез яратучы хатын-кыз» (2016) һ. б.
- Стәрлетамак театры
- Р. Колдәүләт «Бермуд өчпочмагы»
- Сибай театры
- Н. Гаетбай «Эңгер төшкәндә»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1994 – Башкортстанның атказанган артисты
- 1997 – Башкортстанның халык артисты
- 1995, 2003 – «Театр язы» республика фестиваленең «Иң яхшы режиссура» номинациясендә беренче премия лауреаты ― А. П. Чеховның «Чайка» (1995) һәм Ф. Бүләковның «Дала кыйссасы» (2003) пьесалары буенча куелган спектакльләр өчен
- 1997 – «Чайка» пьесасы язылуга бер гасыр тулуга багышланган «Полет Чайки» (Акчарлак очышы, Санкт-Петербург) фестиваленең «Иң яхшы режиссура» номинациясендә беренче премия лауреаты.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Таңчулпан Бабичева, кызлары Рушана, Рената. [6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Азат Надыргулов - театральный деятель, актёр. Кино-Театр.Ру
- ↑ Илюзя Капкаева. Невыносимая нежность бытия. Вечерняя Уфа, 20.09.2012(рус.)
- ↑ Театральное искусство и культура Республики Башкортостан понесли тяжелую и невосполнимую утрату. Министерство культуры Республики Башкортостан(рус.)
- ↑ Ушёл из жизни доцент кафедры режиссуры и мастерства актёра Надыргулов Азат Ахмадуллович. Уфимский государственный институт искусств(рус.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Өфөлә Башҡортостандың халыҡ артисы, режиссер Азат Нәҙерғолов ҡапыл вафат булған. «Башинформ» МА, 1.03.2023(башк.)
- ↑ Салауат Әбүзәров. Сәскә атыр театр. bash.bashgazet.ru, 20.07.2012(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- Надыргулов Азат Ахмадуллович. 2023 елның 2 март көнендә архивланган. Уфимский государственный институт искусств(рус.)
- Азат Надыргулов - театральный деятель, актёр. Кино-Театр.Ру(рус.)
- Надыргулов Азат Ахмадуллович. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»