Шәехзадә Бабич премиясе

Шәехзадә Бабич премиясе (Шәехзадә Бабич исемендәге премия) – Башкортстанның дәүләт бүләге. 1995 елда булдырылган. Шагыйрь Шәехзадә Бабич (1895-1919) исемен йөртә.

Ш. Бабич

Тарих үзгәртү

 
Ш. Бабич премиясе
күкрәк тамгасы

1995 елда Башкортстан хөкүмәте тарафыннан Шәехзадә Бабичның 100 еллык юбилее уңаеннан булдырылган.

Максаты үзгәртү

Башкортстанда яшь талантларны барлау. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аеруча уңышлы әсәрләр (хезмәтләр) өчен бирелә [1]

Статут үзгәртү

  • Ш. Бабич премиясенә тәкъдим ителүче хезмәтләр, тәкъдим ителү көненә кадәр бер ел эчендә, нәшриятта (матбугатта) басылган, тамашачыга күрсәтелгән, төзелгән булырга тиеш.
  • Премиягә намзәтләрнең яше 16 дан ким булмаска, 35 тән артмаска тиеш.
  • Премия лауреаты истәлекле медаль һәм акчалата бүләк ала.
  • Акчалата бүләкнең күләме үзгәреп тора: 1999 елда 17 000 сум, 2006 елда 50 000 сум, 2012 елда 150 000 сум булган.
  • 2012 елдан башлап, ике елга бер тапшырыла.[2]

Ш. Бабич премиясе лауреатлары үзгәртү

Ел Бүләкләнүче Бүләкләүнең сәбәбе
1995 Фәрзәнә Акбулатова «Әти икмәге» (1993) хикәяләр җыентыгы өчен
Рәис Түләк «Кашмау», «Муенса» китаплары өчен
Зөһрә Байбурина Магдалена, Кармен, Ярославна, Яубикә, Көнбикә партияләрен башкарган өчен
1996 Ләйсән Рәхмәтуллина «Флюидлар» триптихы, «Байкал буйлап» акварель рәсемнәре өчен
Булат Юсупов
Айдар Акманов
Рияз Исхаков
Владислав Бәйрәмгулов
«Пыяла юлчы» (Стеклянный пассажир) фильмы өчен
Рәсүл Карабулатов
Азат Җиһаншин
Фирдәт Галиев
Рушанна Бабич
РБ милли яшьләр театрының «Салават» спектаклендә (М. Кәрим әсәре) башкарган рольләре өчен
1997 Тәнзилә Дәүләтбирдина «Мин кем ?» җыентыгы өчен
Әмир Мәҗитов
Җәлил Сөләйманов
«Чиксез юл» күргәзмә проекты өчен
Ринат Миннебаев «Урман аллалары», «Гипербореялар» график рәсемнәре өчен
1998 Гөлназ Кулсарина «Җиде кыз», «Торналар», «Гадәти булмаган балык тоту», «Болан мөгезләре» видеофильмнары өчен
Вахит Хызыров «Ave Maria», чит ил композиторларының борынгы музыкасы концертлары, «Кояшка гимн»ны (Х. Әхмәтов) башкарган өчен
Илдар Гафаров
Юлдаш Ураксин
Алмас Гафаров
Рамил Ихсанов
Руслан Нигъмәтов
«Әманәт» студиясендә милли музыканы үстерүгә керткән хезмәтләре өчен
1999 Рәис Низаметдинов «Кара чәчән», «Бөркет оясы», «Мирас», «Чура батыр» биюләрен куйган өчен
Гүзәл Сөләйманова «Мари, Китри, Зәйтүнгөл партияләрен башкарган өчен»
Юлай Үзәнбаев «Ак болытлар», «Учларыңа сал йөрәгемне» җырлары, спектакльләргә язган музыкасы өчен
Земфира «хәзерге заман музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм югары башкару осталыгы өчен»
2000 Сулпан Билалова «Аманат» балалар журналын бизәүдәге хезмәте өчен
Урал Иделбаев «Айгөл иле», «Шәйморатов генерал» һ. б. спектакльләргә язган музыкасы өчен
Азамат Хәлилов Каһым түрә, кенәз Терегул, Шәкүр рольләрен башкарган өчен
2001 Искәндәр Бикташов Красноусольский санаторие корпусын яңарту һ. б. проектлары өчен
Гөлдәр Ишкуватова «яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә керткән хезмәте өчен»
Антон Павловский «виолончельдә югары башкару осталыгы өчен»
2002 Алмас Әмиров Җүчи, Котыш, Морис Ляппен рольләрен башкарган өчен
Тимур Гарипов Георг IV, Петя, Әбүләй рольләрен башкарган өчен
Гайнислам Ибраһимов «Урал батыр», «Акбүзат» һ.б. әсәрләрне төрек теленә тәрҗемә иткән өчен
2003 Миндигафур Зәйнетдинов «кубызда уйнауны популярлаштырган өчен»
Роберт Юлдашев «курайда уйнауны популярлаштырган өчен»
Зөлфия Ханнанова «башкорт халык образын шигъри күрү үзенчәлеге өчен
2004 Мөсәлим Кулбаев «Тиль» (Г. Горин), «Безнең өйнең яме» (М. Кәрим) спектакльләрен куйган өчен
Рөстәм Шәйхетдинов «фортепианода югары башкару осталыгы өчен»
Сәлмән Ярмуллин «Ахыр заман-аяк астында» китабы өчен
2005 Илдар Ибраһимов Күгәрчен районы Морак мәдәният йортын яңарту проекты өчен
Хәсән Усманов «Искәндәр һәм Ләйлә музыкаль комедиясендә баш рольне башкарган өчен
Әминә Шәфыйкова «фортепианода югары башкару осталыгы өчен»
2006 Гөлназ Кутуева «Җаным төнбоегы» шигырьләр җыентыгы өчен
Зилә Сәгадиева «И стонет курай, и ликует курай» телевизион фильмы, очерклары өчен
Рөстәм Хәкимов «Урал-батыр (Г. Шәфыйков әсәре) спектаклен куйган өчен
2007 Лариса Абдуллина «Җиләк тәме» китабы өчен
Гүзәл Мөхәммәдьярова «Ак тирмә» нәфис киез җыелмасын булдырган өчен
Руслан Девятов
Тәнзилә Дулатова
Дмитрий Мавродиев
Андрей Мануилов
Руслан Янбәков
«Уфа-Арена» проекты өчен
2008 Светлана Гыйниятуллина Агафья Тихоновна, Любовь, Турандот рольләрен башкарган өчен
Илһам Вәлиев Сөендек, Салават, Ленский, Пинкертон, Альфред, Фауст партияләрен башкарган өчен
Зөһрә Буракаева «тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен»
2009 Андрей Ганичев Колька Кузмин (А. Приставкин «Ночевала тучка золотая») ролен башкарган өчен
Руслан Нигъмәтуллин «скульптура сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен»
Рөстәм Җамалетдинов
Павел Мазин
сәнгать интернат-гимназиясен яңарту проекты өчен
2010 Артур Кунакбаев Әхмәтзәки Вәлиди ролен башкарган өчен
Зөлфия Кускилдина «Тәмле Яңа ел» китабы өчен
Искәндәр Гафаров «пианинода югары башкару осталыгы өчен»
2011
2012
2013 Рөстәм Сөләйманов «БР композиторларының симфоник музыкасын пропагандалаган өчен»
Игорь Савельев «Терешкова летит на Марс» китабы өчен
Айнур Әскаров «Енмеш» фильмы өчен[3]
2014
2015 Айгиз Баймөхәммәтов «Калдырма, әни!» китабы өчен
Вера Фролова
Айгөл Ишбирдина
«Туган якта кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен
Артур Нәзиуллин «Башкортстан мәдәниятенең абруен күтәрүе өчен»[4]
2017 Гафури театрының иҗади төркеме Гафури театрында куелган «Калдырма, әни!» спектакле өчен
Алсу Хәбибуллина, музыкант, хор дирижёры хор сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен
Алмаз Шаммас шагыйрь[5]
2019 Линар Дәүләтбаев, Шәүрә Сәгыйтова, Екатерина Хәйбуллина һәм Лиана Нигъмәтҗанова «Кошлар ни җырлый» музыкаль әкияте (башкорт легендалары мотивлары буенча) өчен
«Аргамак» этно-рок төркеме (Ринат Рамазанов, Алик һәм Эмиль Гәрәевлар, Радмир Исмәгыйлов, Айрат Нәзиров) башкорт халкының мәдәни мирасын һәм милли музыка коралларын тергезгән һәм аларны популярлаштырган өчен
Илгиз Таһиров, Рәмзил Сәлмәнов һәм Радмир Абдуллин «Бабич» фильмында уйнаган рольләре өчен[6]
2021, 2022 Кристина Андрианова «Триста сарматов», «Пятьдесят пять историй одного толмача» шигырь җыентыклары һәм нәфис тәрҗемәне үстерүгә керткән өлеше өчен
Лиана Мкртчян, Резеда Таһирова сынлы сәнгать өлкәсендәге «Минем Ватаным — минем җирем» иҗади проекты өчен
Илнур Хәйруллин башкорт музыка сәнгатен пропагандалаганы һәм милли уен коралы курайны популярлаштырганы өчен[7][8]

Чыганаклар үзгәртү

Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреатлары (библиографик күрсәткеч). Уфа, 2000.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү