Айгөл Ишбирдина
Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы (1983) — рәссам, Рәсәй һәм Башкортстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы (2010). Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты — сынлы сәнгать өлкәсендәге «Туган төбәктә кулга-кул тотынышып» иҗади проектлары өчен (2015)[1]. Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгының дәүләт стипендиаты (2015).
Айгөл Ишбирдина | |
---|---|
Туган телдә исем | Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы |
Туган | 14 март 1983 (41 яшь) Ишбирдина Айгөл Фәрит кызы |
Бүләк һәм премияләре | Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе |
Биографиясе
үзгәртүИшбирдина Айгөл Фәрит кызы 1983 елның 14 мартында Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә туган. 1998-2003 елларда Уфа сәнгать училищесында укый. 2003-2009 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлегендә белем ала.
Айгөл Ишбирдина төрле жанрларда эшли. Туган якка мәхәббәт, милли көнкүреш һәм колорит — иҗатының чыганаклары. Ижатында үз юлын, үз стилен эзләүче экспериментатор-рәссам. Аның әсәрләрендә тарихи легендалар һәм башкорт халкының тарихы чагылыш таба.
2003 елдан алып яшьләр, региональ, махсус, төркем, Рәсәй , халыкара, чит ил күргәзмәләрендә катнаша[2].
Уфада яши һәм иҗат итә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ишбердина Айгуль Фаритовна (Уфа)
- ↑ ЖИВОПИСЬ, archived from the original on 2018-04-24, retrieved 2021-04-12
Сылтамалар
үзгәртү- Управление по культуре и искусству(үле сылтама)
- Ишбердин Айгуль Фаритовна (Уфа)
- ЖИВОПИСЬ 2018 елның 24 апрель көнендә архивланган.