Хәлилов Азамат Самат улы (3 май 1970 ел — 27 май 2018 ел) — театр һәм кино актеры. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2000) һәм Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Азамат Хәлилов
Туган 3 май 1970(1970-05-03)
Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 27 май 2018(2018-05-27) (48 яшь)
Стәрлетамак, Башкортстан, Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты

Биографиясе үзгәртү

Азамат Самат улы Хәлилов 1970 елның 3 маенда Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы үзәге — Иске Собхангол авылында туган. Бала чактан бик актив, шук булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә, 9 нчы сыйныфта укыганда милли көрәш буенча 1-нче өлкәннәр разрядына лаек була. Агач бизәү сәнгате, фото төшерү белән дә мавыга. 8нче сыйныфта укыган чакта дуслары белән ул вакытта популяр булган вокал-инструменталь ансамбль оештыра, мәктәп администрациясе аппаратура да алып бирә, шөгыльләнү өчен шартлар булдыра.

1987 елда Иске Собхангол урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә, аңа билгеле режиссер Рифкать Вәкил улы Исрафилов курсында уку бәхете тия. Икенче курстан Азаматны хәрби хезмәткә алалар (Казакъстанда, Краснодарда хезмәт итә). Көзен югары уку йортлары студентларын армиядән кайтару турында закон чыга, һәм егет институтта кабаттан укый башлый. Рифкать Исрафилов аны үз курсында калдыра һәм Азаматка ике курсны бер елда бетерү өчен бик күп көч салырга туры килә. Шуңа карамастан ул уку бинасын тәмамлауга башлы-күзле булып (хатыны — Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Хәлилова), бәхетле әти булып та өлгерә.

Иҗади эшчәнлеген 1991 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрында башлый, әммә Илшат Йомагулов (институттагы сәхнә теле укытучысы) яшләрне яңырак кына ачылган Стәрлетамак драма театрына күчәргә үгетли. Шулай итеп, 1992 елның март аенда яшь гаилә Стәрлетамакка күчә һәм театрда җиң сызганып иҗат итә башлый[1].

Азамат Хәлилов 2018 елның 27 маенда Стәрлетамак шәһәрендә кинәт вафат булды[2].

Иҗаты үзгәртү

Театрдагы башлангыч көннәреннән ук Азамат Хәлилов үзен сәләтле, зур өметләр уятучы уенчы итеп таныта. Стәрлетамак драма театры сәхнәсендә ул төрле масштабтагы һәм характердагы истә калырлык образлар тудыра.

Тәбигаттән көчле темпераменты, шаянлыгы, юморны нечкә аңлавы, эшлеклелеге, әсәрнең жанрын, рольне дөрес тоемлап, эчкерсез бирә белүе Азамат Хәлиловны театрның күренекле, билгеле артислары арасына кертә һәм, иң мөһиме, үз тамашачасын табарга мөмкинлек бирә[3].

Артист Лек Вәлиев, Рифкать Исрафилов, Филарит Бәкеров, Әхтәм Абушахманов һәм Б. Хайбуллин куйган спектакльләрдә дә катнашты.

Каһым түрә, кенәз Терегол һәм Шәкүр ролләрен башкарган өчен 2000 елда Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясена лаек була.

Спектакльләрдәге ролләре үзгәртү

  • Роберт Бөрҗәнов — Б. Рафиков, «Замана минем кулда»
  • Хәйретдин — Ф. Бурнаш, «Яшь йөрәкләр» (режиссерлары Г. Ильясова, Х. Яруллин)
  • Гнат — К. Карпенко—Карий, «Бәхетсез мәхәббәт» (реж. Г. Ильясова)
  • Алексей — А.Гельман, «Скамейка»
  • Шәкүр — К. Миңнуллин, «Диләфрүзнең дүрт кияве» (реж. К. Исламголова)
  • Дәүләтбай — М. Кәрим, «Кыз урлау» (реж. Рөстәм Хәкимов)
  • Кенәз Терегулов — Х. Иргалин, «Ана бүре каргышы»
  • Каһым түрә — И. Дилмөхәмәтов һәм Ә. Дилмөхәмәтова, «Каһым түрә» (Ә. Әхмәдуллин)
  • Баһанур — Ф. Бүләков, «Мәхәббәт карагы»
  • Искәндәр бай — М. Фәйзи, «Асыляр» (реж. Азат Йыһаншин)
  • Сәлим — Э.Ягудин, «Китмәскә килгән кошым!» (Алло!!! Агентство?!) (реж. И. Валиев)
  • Бәхти — Д. Салихов, «Хатын түгел — аждаһа» (реж. И. Валиев)[4]
  • Самат — Р. Кол-Дәүләт, «Бермуд өчпочмагы» (реж. А. Йыһаншин)

Кинодагы рольләре үзгәртү

Тамашачылар арасында Стәрлетамак башкорт драма театры артистлары катнашкан «Күңелле яшибез» тележурналы популярлык яулап алды. Сюжетлар төрле җирләрдә төшерелә: Мисырда, Кызыл диңгез янында, Краснодар краенда һәм Башкортстанда. Азамат Хәлилов әлеге һәм Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берекмәсенең базасында төшерелгән башка күп серияле «Бәхет кошы» (2014), «Сируси» (2015), «Күршеләр» (2016) (сцен. авторы Д. Йосыпов, реж. Р. Юлаев) һәм К. Буракаеваның «Мин өйләнәм» (2013) фильмнарында да уйный һәм ихласлыгы, шаянлыгы белән тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итә, сөеүен яулый.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2000)
  • Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2000)
  • Җөмһүрият «Театр язы» фестивале дипломанты — М. Шабановның әсәре буенча куелган «Крах и отчаяние» спектаклендә Чыңгызхан роле өчен (2003)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү