Иске Собхангол (Бөрҗән районы)
Иске Собхангол [3] (баш. Иҫке Собханғол, рус. Старосубхангу́лово) – авыл, Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының һәм Иске Собхангол авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны ― 3700 (1989), 4609 (2010), 5245 кеше (2021).[4]
Иске Собхангол | |
баш. Иҫке Собханғол | |
![]() | |
Рәсми исем | Иҫке Собханғол |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Старосубхангуловский сельсовет[d][1] һәм Бөрҗән районы |
Административ-территориаль берәмлек | Старосубхангуловский сельсовет[d][1] |
Халык саны | 4609 (2010)[2] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Почта индексы | 453580 |
Җирле телефон коды | 34755 |
![]() |
Почта индексы — 453580. Телефон коды: +7 34755. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80 219 825 001.[5]
Урнашуы үзгәртү
Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районы, Көньяк Уралның иң аз үзләштерелгән үзәк өлешендәге Бөрҗән районының көньяк-көнчыгышында, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 340 км, Магнитогорскидан 150 км ераклыкта[6], Алакуян елгасы Агыйдел елгасына койган урында урнашкан.
Авыл уннарча километрга сузылган һәм берничә микрорайонга бүленгән: Үзәк, Базал микрорайоны (җирле халык Финляндия дип атый), Каентуш (Каин-Туш)[3] һәм Агыйдел бистәсе (урман хуҗалыгы бистәсе).
Транспорт үзгәртү
Белорет, Сибай, Уфага автобус йөри. Кагы — Иске Собхангол, Зилаер — Кананикольское — Иске Собхангол, Иске Собхангол — Морак, Иске Собхангол ― Баймак автомобиль юллары уза.
Куйбышев тимер юлының Башкортстан регионы Белорет станциясенә кадәр ― 145 км.
Тарих үзгәртү
Иске Собхангол авылы (әүвәлге исеме Алакуян тамагы (баш. Алағуян тамағы) Янсары (Собхангол) авылыннан бүленеп чыга. 1816 елда Ырынбур губернасы Верхнеурал өязеннән 22 кеше гаиләләре белән яңа урынга – Янсары (Собхангол) хуторына күчереп утыртылган булган. 1850-1859 елларда Иске Собхангол авылы барлыкка килә: берничә генә өйдән торган хутор авылга әйләнә. 1866 елда 30 хуҗалыкта 189 кеше яшәгән. [7]
1925 елда Иске Собхангол авылында башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы – Зилаер кантоныннан Оркыя Ишмурзина. 1934-1935 елларда мәктәп җидееллык (ТБУМ), 1937 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 1979 елда ике катлы кирпеч бина төзелә. 2016 елда интернатлы яңа бина ачыла.[8]
1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, Башкортстан АССРда Зилаер кантонының Тамьян-Түнгәвер, Бөрҗән волостьлары һәм Стәрлетамак кантоны Макар һәм Арыслан волостьлары җирләрендә Бөрҗән районы барлыкка килә, 1935 елдан район үзәге – Иске Собхангол (аңа кадәр Яңа Собхангол) авылы. [9]
Авылда «Марс» күмәк хуҗалыгы оештырылган булган. [10]
Халкы үзгәртү
2020 елгы җанисәп буенча, авылда 5245 кеше яшәве билгеле.
Халык саны | ||
---|---|---|
2002[11] | 2009[12] | 2010[13] |
4343 | ↗4872 | ↘4609 |
Милли состав үзгәртү
2002 елгы җанисәп буенча, күпчелек милләт — башкортлар (92,3 %).
Дин үзгәртү
- «Әбделмән» мәчете. 1996 елда авыл читендә бүлеп бирелгән урында Әбделмән Госман улы Изгин тырышлыгы белән төзелгән, гыйбадәтханә аның хөрмәтенә «Әбделмән» дип аталган. [14]
- «Фуркан» мәчете. 2014 елда авылның үзәгендә, Мәдәният сарае янәшәсендә, Агыйдел ярында бүлеп бирелгән җирдә нигезләнгән гыйбадәтханә. [15]
- «Мөҗәвир хәзрәт» мәчете [16]
Икътисад, социаль өлкә үзгәртү
Икътисадта урман сәнәгате производствосы әйдәп баручы позицияне били. Территориядә агач әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре эшли. Азык-төлек сәнәгатенең җирле әһәмияттәге берничә предприятиесе, музейлар, мәчетләр, 1958 елда нигез салынган Башкортстан дәүләт табигать тыюлыгының үзәк утары бар.
Шәхесләр үзгәртү
- Гаяз Алтыншин (1966―2008), актер, вуз укытучысы, Башкортстанның атказанган артисты (1995).
- Гали Вәлиуллин (1951), БР милли музее генераль директоры (2000-2017), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009).
- Рәхимҗан Вәлиуллин (1935―2010), хирург, БАССР атказанган табибы (1990).
- Азат Габитов (1962), техник фәннәр докторы (1998), профессор (2002). БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
- Юнир Газизов (1950―2006), цирк артисты, БАССР халык артисты (1984), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1986).
- Зөһрә Гафурова (1940), медицина фәннәре докторы (1997), профессор (1997).
- Газиз Дәүләтбирдин (1951―2001), композитор, педагог.
- Мөхәммәт Кадергулов (1919―1998), курайчы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1989).
- Рамил Маликов (1951), физика-математика фәннәре докторы (1998), профессор (2000).
- Татьяна Рогожникова (1960), филология фәннәре докторы (2000), профессор (2003). БР атказанган фән эшлеклесе (2002).
- Мохтар Сәгыйтов (1933―1986), галим-фольклорчы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).
- Азамат Хәлилов (1970―2018), театр һәм кино актеры, БР аатказанган артисты (2000), Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2000).
- Әлфия Юлчурина (1960), җырчы, БР халык артисты (2010).
Галерея үзгәртү
- Иске Собхангол
-
Мәктәп һәм интернат
-
Автостанция
-
Алакуян елгасы
-
Кызылташ кыясы
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%BC+%D0%BF%D1%83%D0%BD%D0%BA%D1%82%D0%B0%D0%BC+%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B8+%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD.pdf
- ↑ 3,0 3,1 Ләйсән Якупова. Яңа парк күз явын алып тора! «Кызыл Таң», 15.05.2022
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
- ↑ Архивированная копия.
- ↑ Старосубхангу́лово — село, центр Бурзянского района Башкирии
- ↑ История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
- ↑ История школы с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
- ↑ О районе. Официальный сайт муниципального района Бурзянский район Республики Башкортостан
- ↑ Караголов Р. М. История с.Старосубхангулово. Сайт burzyanmuseum!
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
- ↑ ММРО «Абдульманово» с.Старосубхангулово Бурзянского района
- ↑ Александр Байрамов. В Бурзянском районе начато возведение новой мечети. Ufavesti.Ru, 10.09.2014(рус.)
- ↑ Мечеть "Мужавир хазрат".(үле сылтама) ataisal.ru