Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Башкортстанның мактаулы исеме

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (баш. Башҡортостан Республикаһының атҡаҙанған мәҙәниәт хеҙмәткәре) — Башкортстанның мактаулы исеме (дәүләт бүләге), югары һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен гражданнарны бүләкләү максатларында булдырылган.

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Ил Россия байрагы Башкортстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Башкортстан Республикасы Башлыгы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре

1964 елдан «БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре», 1990 елдан «Башкорт ССР атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемнәре бирелгән. 1992 елда исеме үзгәртелгән. «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме турында Нигезләмә 1996 елда расланган.

Кабул итү үзгәртү

«Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында» Закон Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай тарафыннан 2005 елның 22 декабрендә кабул ителгән. 2019 елның 28 ноябрендә Законга кайбер үзгәрешләр кертелгән[1].

«Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме турындагы Нигезләмә Башкортстан Республикасы Президентының 1996 елның 18 апрелендә кул куелган № ПУ-228 Указы белән расланган.

Башкортстан Республикасы Президентының 2012 елның 14 февралендә кул куелган N УП-53 «Башкортстан Республикасы Президентының аерым указларына үзгәрешләр кертү турында» Указы һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 3 мартында кул куелган N УГ-82 «Башкортстан Республикасы Президентының "Башкортстан Республикасының Почет грамотасы турындагы Положениене, Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәре турындагы Положениеләрне һәм Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәрен бирү, яңадан тергезү һәм мактаулы исемнән мәхрүм иту тәртибе турындагы Положениене раслау хакында" 1996 елның 18 апрелендәге УП-228 санлы Указына үзгәрешләр кертү турында»" Указы белән кайбер үзгәрешләр кертелгән[2][3].

Статус үзгәртү

«Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме мәдәният учреждениеләре, оешмалары, органнарында, сәнгать, мәгариф, кинотамаша предприятиеләрендә хезмәт куючы югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләргә һәм үзешчән иҗатта катнашучыларга, шулай ук җәмәгать башлангычында мәдәният оешмасы, учреждениесе һәм мәдәният органнары эшендә катнашучыларга, мәдәниятне үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүчеләргә һәм мәдәният өлкәсендә 15 ел һәм аннан да күбрәк вакыт эшләүчеләргә бирелә[4].

«Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем һәм билгеләнгән үрнәктәге Бүләкләү кәгазе Башкортстан Республикасы Башлыгы (2015 елга кадәр – Президенты) каравына кертелә.

Мактаулы исемне бирүгә бәйле мәсьәләләрне Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре буенча Комиссия алдан карый.

Мактаулы исемне алуга тәкъдим итү турындагы үтенечнамә (ходатайство) җирле үзидарә органы, бүләкләнүгә тәкдим ителүче әгъза булып торган оешма (берләшмә) коллективы тарафыннан Башкортстан Республикасының мактаулы исемен бирү хокукына ия органнар адресына кертелә (Законның 6нчы маддәсе).

Мактаулы исемне бирү Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән рәсмиләштерелә (Законның 8нче маддәсе).

«Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган затларга әлеге почетлы исемне биру турындагы таныклык һәм «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырыла.

Мактаулы исемнең күкрәк билгесен һәм аңа тиешле документны Башкортстан Республикасы Башлыгы яки аның кушуы буенча һәм аның исеменнән башка вазыйфаи зат тапшыра (Законның 9нчы маддәсе).

«Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгесе күкрәкнең уң ягында беркетелеп йөртелә.

Күкрәк билгесе үзгәртү

 
«БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгесе

Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек булган затлар өчен күкрәк билгеләре иске көмешне имитацияләүче һәм 25 мм диаметрлы әйләнә формасына ия металларның бертөрле кушылмасыннан ясала.

Билгенең алгы (уң) ягында мактаулы исемгә туры килә торган, алтын белән йөгертелгән, рус телендәге язма (рус. Заслуженный работник культуры Республики Башкортостан) урнаштырылган, әйләнәнең аскы өлешендә ике дәфнә (лавр) ботагы сурәтләнгән, ботакларның уртасында җиде таҗлы курай чәчәге. Билгенең арткы (сул) ягы шома. Күкрәк билгесе элмәк ярдәмендә дүртпочмаклы (БР дәүләт байрагы төсләре белән бизәлгән) калыпка беркетелгән.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү