Башкортстан Республикасы Милли музее

Уфа музее

Башкортстан Республикасы Милли музее (баш. Башҡортостан Республикаһының Милли музейы) — дәүләт мәдәният һәм сәнгать бюджет учреждениесе, республиканың 50 дән артык тарих-туган төбәкне өйрәнү музеен берләштерүче фәнни-тикшеренү музее. Башкортстанда иң эре һәм Россиядә иң борынгы музейларның берсе булып тора[1].

Башкортстан милли музее
Музей бинасының төп өлеше
Музей бинасының төп өлеше
Нигезләү датасы 1864
Урын 450008, Уфа, Совет ур., 14
Директор Марат Зөлкәрнәев
Сайт http://www.museumrb.ru
 Башкортстан милли музее Викиҗыентыкта

1864 елда Уфа губернасы музее буларак оештырыла. 1993 елдан — Башкортстан Республикасының Милли музее.

Тарих үзгәртү

Музей 1864 елның 23 апрелендә Ырынбур губернасының Губерна статистика комитеты каршында, губернатор Г. С. Аксаков(рус.) катнашында, комитетның берничә әгъзасы (К. А. Бух, Н. А. Гурвич, А. А. Пеккер, В. И. Власов) инициативасы белән оештырыла[2].

Бина үзгәртү

1989 елның декабреннән музей элеккеге Крестьян җир банкы(рус.) бинасында урнашкан.

Элекке Крестьян җир банкы (Уфа губернасы бүлеге) бинасы (1943—1945 елларда төзелгән янкормасы һәм 1906—1908 елларда төзелгән хуҗалык биналары белән) архитектура һәйкәле булып тора.

2001—2003 елларда бинада капиталь ремонт үткәрелгән.

Структура үзгәртү

Башкортстан Республикасы Милли музее Уфа шәһәрендә урнашкан үзәк (төп) музей булып тора. Музей составында 10 дәүләт музее эшли, шуларның алтысы — шәһәрләрдә һәм өчесе — авыл җирендә урнашкан.

2001 елда музейның Башкортстан буйлап 57 филиалы эшләп килә.

Филиаллар үзгәртү

  • С. Т. Аксаков мемориаль музей-йорты
  • Ш. Ходайбирдин музей-йорты
  • Әбҗәлил тарих-туган якны өйрәнү музее
  • Темәс тарих-туган якны өйрәнү музее
  • Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музее
  • А. П. Шокуров исемендәге Октябрь тарих-туган якны өйрәнү музее
  • Салават Юлаев музее
  • Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музее
  • Учалы тарих-туган якны өйрәнү музее
  • Әхмәт-Зәки Вәлиди музее һ. б.

Күргәзмәләр үзгәртү

35 күргәзмә залында археология (бронза һәм таш гасыр чоры), тарих (XV—XXI гасыр), башкорт һәм республиканың башка халыклары (удмуртлар, мордвалар, мари, украиннар, чувашлар һәм башкалар) этнографиясе тәкъдим ителә. Башкортстан табигатенә багышланган заллар төрле биологик мохитне гәүдәләндерә: «Җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр һәм балыклар», «Башкортстан мәгарәләре», «Таш чоры», зур булмаган экспозиция төбәкнең иң тере символы — Бөрҗән бал корты белән таныштыра.

Музей фонды үзгәртү

Музейның мәйданы 5684,4 квадрат метр. Төп фондта 135 мең, фәнни-ярдәмче фондта 51 мең саклау берәмлеге экспонат исәпләнә[3].

Музейның төп байлыкларының берсе — нумизматика коллекциясе, ул музейга нигез салынганнан бирле киңәйтелгән һәм тулыландырылган. Хәзер анда 16 мең данәдән артык экспонат исәпләнә. Иван III идарә итү чорына караган тәңкәләр дә музейның горурлыгы исәпләнә ала. Моннан тыш, музейда Россиянең алтын һәм көмеш тәңкәләре коллекциясе дә бар. 1910—1911 елларда (хәзерге Гафури районы) Кормантау авылы янында археолог С. Р. Минцлов тарафыннан табылган кылыч (легенда буенча, милли герой Салават Юлаевның кылычы дип исәпләнә) музейда күрсәтергә куелган.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү