Иван III Василий улы (1440-1505) - Мәскәү бөек кенәзе (1462-1505), Мәскәү бөек кенәзе Василий Сукыр улы.

Иван III
Мәскәү бөек кенәзе
Вазыйфада
28 март 1462 ел – 27 октябрь 1505 ел
Аңа кадәр Василий II
Дәвамчысы Василий III
Туган 22 гыйнвар 1440(1440-01-22)
Мәскәү, Бөек Мәскәү кенәзлеге[1]
Үлгән 27 октябрь 1505(1505-10-27) (65 яшь)
Мәскәү, Бөек Мәскәү кенәзлеге[2]
Җефет Мария Борисовна[d] һәм София Палеолог[d]
Әни Мария Ярославна[d]
Әти Василий II Сукыр

Иван III хакимлек итү нәтиҗәсендә Мәскәү тирәсендә рус кенәзлекләре берләштерелә, Алтын Урда ханнарына ясак түләү туктатыла, хәзерге кирпеч Мәскәү Кремле төзелгән, кануннар җыентыгы (Судебник) кабул ителгән, бер урында үткәрелә торган җир биләү системасына нигез салынган.

Казан ханлыгы белән мөнәсәбәт үзгәртү

Иван III Казан ханлыгы эчке сәясәтенә актив кысыла, 1487 елда Мөхәммәд Әмин Казан тәхетенә утырганын бик яклый. Иван III Мөхәммәд Әминне яклаган өчен Казан шәһәрен камап ала. Соңрак та Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыгы эчке сәясәтенә кысыла.

Ләкин 1505 елда Иван III үлгәннән соң, Казан ханы Мөхәммәд Әмин рус гаскәрен Казан янындагы сугышта тар-мар итә.

Тышкы сәясәт үзгәртү

1471-1478 елларда Мәскәү - Новгород сугышлары нәтиҗәсендә, Новгород җиңелә, басып алына, Новгород җөмһүрияте юк ителә, вече чаңы Мәскәүгә җибәрелә.

1487-1494 елда Литва Бөек кенәзлегенә каршы сугыш.

1472 елда Кырым ханлыгы белән берек төзелә.

1501 - 1503 елда Ливониягә каршы сугыш.

1500-1503 елда Литвага каршы сугыш.

Әдәбият үзгәртү

  • Ключевский В. О. Курс русской истории.
  • Лурье Я. С. Две истории Руси XV века. Ранние и поздние, независимые и официальные летописи об образовании Московского государства. — СПб., 1994.
  • Скрынников Р. Г. Иван III. — М., 2006.
  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118711032 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 Иван III Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.