Төп менюны ачу

Новгород җөмһүрияте (русча Новгородская республика) - рус урта гасырлар дәүләте (1136-1478). Киев Русе таркалганнан соң барлыкка килгән, Иван III Мәскәү кенәзе тарафыннан мәрхәмәтсез рәвештә юк ителгән.

Новгород җөмһүрияте
Новгородская республика

1136 ел — 1478 ел



Novgorod1400.png
Башкала Новгород
Дин православ дине, мәҗүси (фин-угырларда)
Акча берәмлеге Новгород гривнасы
Халык славяннар, корела, водь, ижора, весь, пермь, меря, самоядь, югра (фин-угырлар)
Идарә итү төре феодаль демократик җөмһүрият олигархия сыйфаты белән
Новгород җирләре һәм күршеләре 1237 елда

Балтыйк буеннан Урал тауларына кадәр җәелгән.


Эчтәлек

ТарихҮзгәртү

 
Новгородның Изге София Чиркәве - Республика символы
 
Новгородлылар үз республика бәйсезлеген яклыйлар. Новгород һәм Сүздәл гаскәрләре сугышы 1170 ел. Икона 1460 ел.

1136 елда Всеволод Мстислав улы куып чыгарылганнан соң Новгород җирендә Республика хакимияте урнаштырылган.

Новгород көнчыгыш биләмәләре - Торжок, Волок, Вологда, Бежецк шәһәрләрен Бату хан гаскәрләре 1240-1242 елда басып алганнар.

1242 елның 18 апрелендә (5) Александр Невский җитәкләгән Новгород һәм Владимир көчләре һәм Ливон ордены гаскәре (шул исәптән 1237 елдан Кылычйөртүчеләр Ордены белән) арасында Чудь күлендә "Боз өсте сугышы" дигән зур бәрелеш узган. Сугышта Новгород җиңгән.

1259 елда Александр Невский нияте ярдәмендә Новгород җөмһүрияте Урыс Олысы эчендә Алтын Урда системасына кертелгән.

1478 елга кадәр Новгород тәхетендә Сүздәл, Владимир кенәзләре, аннары Мәскәү кенәзләре (кайчакта Литва кенәзләре) утырганнар.

14 гасырдан Твир, Мәскәү, Литва кенәзлекләре бәйсез Новгород җөмһүриятен басып алырга тырышканнар.

Хакимият тәртибеҮзгәртү

Новгород боярлар җөмһүрияте үзенчәлекле иҗтимагый эчке тәртибенә хас. Төп икътисади фактор - җир түгел, ә акчалар булган.

  • Вече - новгородлы бай ир-атлар җыены, киң вазифаларына ия: кануннар чыгарган, кенәзне чакырган, посадникны сайлаган, салым зурлыгын билгеләгән.
  • Посадник - Вече рәисе, башкаручы хакимиятнең башы. Аның вазифаларына чит ил эшләре, эчке идарә, мәхкәмә эшләре кергәннәр.
  • Байлар Шурасы (русча Совет Господ)- Новгород югары пулаты, аның эченә архиепископ, посадник, тысяцкий, старосталар кергәннәр. 15 гасырдан архиепископ - Байлар Шурасының рәисе булган.
  • Кенәз - Вече тарафыннан чакырылган булган. Аның вазифалары - хөкем, саклану, хәрби эшләр.

Буйсындыру һәм юк итүҮзгәртү

 
Мәскәү гаскәрләре Республиканы, Вечене юк итә. Лебедев рәсеме.

Новгород җөмһүрияте үз республика хакимияте тәртибен сакларга теләп Литва ярдәмен сораган. Иван 3 Новгородка каршы яу оештырган.

1478 елда Иван 3 гаскәрләре Новгород шәһәрен буйсындыра. Басып алу нәтиҗәсендә Республика тәртибе юк ителә, вече һәм посадник (шәһәр башлыгы) юкка чыгарыла, күп Новгород боярлары үтерелгән.

Новгород азатлыгын бетерү билгесе - Вече Чаңы Новгородтан алып чыгарылу.

Шулай итеп, бердәнбер көньяк рус республикалык тәртибен Мәскәү тарафыннан рәхимсез рәвештә юк ителгән.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Янин В. Л. Средневековый Новгород.. — М.: Наука, 2004.
  • Фроянов И. Я.. Древняя Русь IX-XIII веков. Народные движения. Княжеская и вечевая власть. — М.: Русский издательский центр., 2012.
  • Фролов А. А. Конфискация вотчин новгородского владыки и монастырей в последней четверти XV века // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2004. — № 4 (18). — С. 54–62.
  • Лукин П. В. Существовал ли в средневековом Новгороде «Совет господ»? // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2012. — № 1 (47). — С. 15–27.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү