Боз өсте сугышы

Боз өсте сугышы (алманча Schlacht auf dem Eise) , шулай ук Чудь күлендә сугыш1242 елның 18 (5) апрелендә Александр Невский җитәкләгән Новгород җөмһүрияте белән Владимир көчләре Ливон ордены гаскәренә каршы (шул исәптән 1237 елдан Кылычйөртүчеләр Ордены белән) Чудь күлендә узган сугыш.

Боз өсте сугышы
Сурәт
Урын Псковско-Чудское озеро[d]
Вакыт мизгеле 5 апрель 1242
Катнашучы(лар) Тевтон ордены, Дания һәм Новгород республикасы
Commons-logo.svg Боз өсте сугышы Викиҗыентыкта

Ливон орденының 1240-1242 еллардагы басып алу һөҗүменең генераль бәрелеше, Чудь күле бозы өстендә узган.

Сугыш башлануҮзгәртү

 
Боз өсте сугышы картасы

1237 елның декабрендә Рим папасы Григорий ІХ Финляндиягә икенче тәре походын игълан итә ,ә 1238 елның июнендә Дания короле Вальдемар II һәм Берләшкән орден магистры Герман Балк Эстонияне бүлү һәм Россиягә каршы Балтыйк буена шведлар катнашында хәрби хәрәкәтләр турында килешә. Рус җирләре бу елларда монгол явы белән көчсезләнә.

1240 елның 15 июлендә шведлар Невада җиңелә, ә 1240 елның августында Орден Россиягә бара башлый. Русларга Ливон рыцарьлары (Ливониядәге Тевтон ордены ландмейстеры Андреас фон Вельвен сугышта катнашмаган), дерпт епискобы Герман Буксгевден, рус кенәзе Ярослав Владимирович дружинасы, Ливон рифмаланган хроникасында һәм башка көнбатыш чыганакларда искә алынучы эстлар һәм король гаскәрләре каршы чыгыш ясый).

Немецлар Изборскка ярдәмгә килгән псковичларны җиңә, аларның 800е һәлак була һәм Псков алына. Бу вакыйгалар новгородлыларга 1240/1241 еллардагы кышын Александрны Переяславль-Залесскийдан куып чыгарырга комачауламый, һәм немецлар водь һәм Копорье җирләрен яулап алгач кына, 30 чакрым ераклыкта Новгородка якынлашкач, новгородлылар Ярославльгә мөрәҗәгать итәләр. Ул аларга Андрейны җибәргән, тик алар Александр кандидатурасын яклап чыккан. 1241 елда Новгородка килгәч, Александр Копорьега һөҗүм итә, штурмлап ала һәм гарнизонның зур өлешен юк итә. Җирле халыктан рыцарьлар һәм ялланганнарның бер өлеше әсирлеккә алынган, соңрак җибәрелгән, ә чудь арасыннан булган сатлыкҗаннар җәзаланган. 1242 елның мартында Александр Андрей җитәкчелегендә Владимир ярдәмен көтеп ала һәм Псков алына. Рыцарьлар Дерпт епископлыгында үз көчләрен туплыйлар. Александр ул вакытта гаскәрләрне орден биләмәсенә алып бара, ә алдынгы рус отрядлары җиңелгәч, төп көчләр күл бозына хәлиткеч көрәш өчен китә.

Сугыш барышыҮзгәртү

Гаскәрләр 1242 елның 5 апрелендә иртә белән бәрелешәләр. Үзәктә немецлар рус сафларын туздыра. Тик соңыннан Ливон ордены гаскәрләре флангтан уратып алына һәм юк ителә, ә башка немец отрядлары шул ук хатаны булдырмас өчен чигенәләр.

Рус качучыларны 7 чакрым дәвамында куып баралар. 1234 елда Омовждагы сугыштан аермалы буларак, сугышта катнашучылар немецларның боз астына китүен хәбәр итми; Дональд Островски фикеренчә, бу мәгълүмат Ярослав белән Святополк арасында 1016 елгы сугыш тасвирламасыннан соң чыккан чыганакларга «вакытлы еллар повесте» һәм «Борис һәм Глеб турында кыйссалар» да керә.

Шул ук елны Тевтон ордены, Русьтә генә түгел, Летголда да үзләренең күптән түгел булган бөтен яулап алуларыннан баш тартып, Новгород белән тынычлык килешүе төзи. Шулай ук тоткыннар белән алмашу үткәрелә. 10 елдан соң гына тевтончылар кабат Псковны алырга тырышалар.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Разин Е. А. Военное искусство вооружённой организации Руси в XII—XIII вв. // История военного искусства VI—XVI вв. — СПб.: Полигон, 1999. — С. 159—162.
  • Ледовое побоище 1242 г.: Труды комплексной экспедиции по уточнению места Ледового Побоища. — М.-Л., 1966. — 253 с. — С. 60—64.
  • Donald Ostrowski. Alexander Nevskii’s “Battle on the Ice”: The Creation of a Legend (англ.) // Russian History/Histoire Russe. — 2006. — Vol. 33, no. 2—3-4. — P. 304—307.
  • Dittmar Dahlmann. Der russische Sieg über die «teutonische Ritter» auf der Peipussee 1242// Schlachtenmythen: Ereignis — Erzählung — Erinnerung. Herausgegeben von Gerd Krumeich und Susanne Brandt. (Europäische Geschichtsdarstellungen. Herausgegeben von Johannes Laudage. — Band 2.) — Wien-Köln-Weimar: Böhlau Verlag, 2003. — S. 63—76.
  • Werner Philipp. Heiligkeit und Herrschaft in der Vita Aleksandr Nevskijs // Forschungen zur osteuropäischen Geschichte. — Band 18. — Wiesbaden: Otto Harrassowitz, 1973. — S. 55—72.
  • Janet Martin. Medieval Russia 980—1584. Second edition. — Cambridge: Cambridge University Press, 2007. — P. 181.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Бегунов Ю. К. Памятник русской литературы XIII века: «Слово о погибели Русской земли» — М.—Л.: Наука, 1965. — 232 с.
  • Бахтин А. П. Ледовое побоище: о построении «Свиньей», или «Острой колонной» // Слово.ру: Балтийский акцент. 2015.
  • Житие Александра Невского / Подг. текста, перевод и комм. В. И. Охотниковой // Памятники литературы Древней Руси: XIII век. — М.: Художественная литература, 1981.
  • Карпов А. Ю. Александр Невский. — М.: Молодая гвардия, 2010. — 336, [16] с. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03312-2.
  • Клепинин Н. А. Святой благоверный и великий князь Александр Невский. — СПб: Алетейя, 2004. — 288 с. — Серия «Славянская библиотека».
  • Князь Александр Невский и его эпоха: Исследования и материалы / Под ред. Ю. К. Бегунова и А. Н. Кирпичникова. — СПб.: Дмитрий Буланин, 1995. — 216 с. — 3000 экз. — ISBN 5-86007-037-3.
  • Ледовое побоище 1242 г.: Труды комплексной экспедиции по уточнению места Ледового побоища / Отв. ред. Г. Н. Караев; Институт археологии АН СССР. — М.; Л.: Наука. Ленингр. отд-ние, 1966. — 256 с. — 5200 экз.