Кырым ханлыгы (кырымтат. Qırım hanlığı, قريم خانلغى), яки Кырым йорты[1], яки Олуг урда[1], яки Олуг йорт[1], яки Тәхти-кырым вә дәшти-кыпчак[1], Европа яңа заман географиясе һәм тарихнамәсендә — Кече Татария (лат. Tartaria Minor). Үз атамасы — кырымтат. Uluğ Orda ve Deşt-i Qıpçaq, اولوغ اوردا و دشت قپچاق[2][3]) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарларының тарихи дәүләте.

Кырым ханлыгы
кырымтат. Qırım hanlığı, قريم خانلغى


1441 ел — 1783 ел



Гәрәйләр тамгасы

Кырым ханлыгы вә Нугай-Татар Урдалары
Башкала Кырк-Ер (1441—1490-еллар)

Салачик (1490-еллар — 1532)
Бахчисарай (1532—1783)

Тел(ләр) төрки, соңрак кырым төрки (иске кырым татар теле), госман теле
Дин Ислам
Мәйдан 152 000 км²
Идарә итү төре монархия

Кырым ханлыгы аерым дәүләт булып үсеп чыкканчыга кадәр үк әле анда каты көрәш барган: берьяктан Идел буена карый торган җирләрне дә кертеп Сарай шәһәре белән идарә итүче Олы Мөхәммәт һәм икенче яктан — Кырым ярымутравы белән Кара диңгез буе җирләре өчен Дәүләтбирде арасында. Олы Мөхәммәт җиңеп чыккан, ләкин шунда ук аның икенче дошманы — Кече Мөхәммәт пәйда булган. Ул үзенең өлкән адашын төньяк тарафка күчеп китәргә мәҗбүр иткән. Бу вакытка инде таркалган Алтын Урданы турыдан-туры дәвам иттерүче дәүләт төсендә үсеп чыккан Олы (Бөек) Урда белән идарә итүдә Кече Мөхәммәт шактый уңышларга ирешкән. Кырым да шушы Урдага буйсындырылган.

Хаҗигәрәй хан чоры

үзгәртү

Дәүләтбирдедән соң хакимиятне үз кулына алган күптәнге көндәше Сәетәхмәтне Кече Мөхәммәт Кырымнан бөтенләйгә куып чыгарган. Ләкин аның юлына яңа дошман — кайчандыр Алтын Урдада хан булып утырган Гыязетдиннең улы Хаҗигәрәй аркылы төшкән.

Хаҗигәрәй 1434 елда ук Кырымны үз кулына алырга тырышып караган, тик уңышсызлыкка очраган һәм Литвага качып киткән.

Хаҗигәрәй тарих мәйданына тагын килеп чыккан. Аны Кырымның һәм тулаем Алтын Урданың атаклы Шырын, Барын, Аргын һәм Кыпчак ыруыннан торган феодаль аксөякләре яклаган. Алар Таврияне (Кырым) мөстәкыйль дәүләткә әверергә тырышканнар. Урта Ауразиянең күптән түгел генә куәтле экономик районы саналган һәм халыкара сәүдәдә зур урын тоткан бу төбәге Алтын Урда таркалу чорында үзенең элекке куәтен югалта башласа да, зур шәһәрләре белән һаман әле бай экономик база булып калган. Кырымның зыялы татар дөньясын үз чиратында Литва кенәзе Казимир яклап чыккан, һәм 1443 елда Хаҗигәрәй Таврия тәхетенә утырган. Шул вакыттан алып үзаллы дәүләт буларак Кырым ханлыгы яши башлаган.

Хаҗигәрәй Кырым ханлыгы белән үзе үлгәнче — 1446 елга кадәр идарә иткән. Аның ханлык итү дәвере көнбатышта урта гасырлар азагында яңа татар дәүләтенең тууы һәм аякка басуы чоры булып тарихка кереп калган. Ул шуның белән татар ханнарының бердәнбер һәм тотрыклы династиясе булып танылган Гәрәйләр династиясенә (төгәлрәк әйткәндә, Жучилар династиясенең Гәрәйләр ыруына) нигез салган. Бу нәсел Кырым 1783 елда Россия империясе составына мәҗбүри кертелгәнчегә кадәр, ягъни 340 ел буе ханлык белән идарә иткән.

Миңлегәрәй хан чоры

үзгәртү
 
Миңлегәрәй хан һәм Баязит II

Кырым барлык татар ханлыклары арасында иң озак яшәгәне була. Хаҗигәрәйдән соң тәхеткә аның олы улы Нурдәүләт утырган. Тик ул ике ел гына ханлык иткән һәм 1468 елда үзенең энесе Миңлегәрәй тарафыннан бәреп төшерелгән. Миңлегәрәй бик озак, 1468 һәм 1475 еллар арасында берничә тапкыр китеп торганнан соң, 1475 елдан 1515 елга кадәр тоташтан, барысы 45 ел ханлык иткән. Миңлегәрәй Кырым тарихында гына түгел, ә бөтен татар дөньясында иң көчле ханнарның берсе санала.

Миңлегәрәй хан хакимлегенең 1475 елга кадәрге башлангыч чоры бик үк уңышлы үтмәгән: күпсанлы бертуганнары һәм башка якын туганнары аңа каршы көрәш башлаганнар. Шушы ызгышларның башында торган Хәйдәр аны тәхеттән баш тартырга мәҗбүр иткән, һәм Миңлегәрәй күпмедер вакыт генуялыларда яшеренеп торган. Бу ызгышлардан файдаланып, Кефедә, Мангуп һәм Кырымның көньяктагы башка шәһәрләреңдә хакимиятне христианнар үз кулларына алганнар.

Бу эшкә Төркия катнашырга карар кыла: 1475 елда солтан Мөхәммәт II зур гаскәр белән үзенең вәзире Кедүк Әхмәтпашаны Кырымга җибәрә. Төрекләр әлеге шәһәрләргә бик тиз басып керәләр һәм хакимияттәге христианнарны кулга алып Стамбулга озаталар. Шушы вакытта Кефедәге итальяннарда яшеренгән Миңлегәрәй алар белән бергә әсирлеккә эләгә. Солтан шул кырымлыларны җәзалап үтерергә әмер бирә, ләкин соңгы мизгелдә генә яшь ханны яклап калдыра, аңа югары дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтә. Чөнки Миңлегәрәйнең Кырымдагы яклаучысы, олы әмир Әмәнәк бәк үзенең ханзадәсен яклауны сорап солтанга мөрәҗәгать итә. Миңлегәрәйне зур кадер-хөрмәт белән, гаскәр сагында Кырымга кайтарып җибәрәләр. Туган илендә дә аны шулай олылап каршы алалар һәм икенче тапкыр тәхеткә утырталар. Бу тарихны язып калдырган XVI йөз авторы әл-Җаннаби Миңлегәрәйне төрки дөньясының иң олы хакимнәреннән берсе дип атаган.

Солтан булышлыгы белән хан тәхетен үзенә кире кайтаргач, Миңлегәрәй Төркиянең үзен яклавын һәм гомумән төрек йогынтысын танып яшәргә тиеш була. Әмма бу аңа Иван III белән дә килешү төзергә комачауламый. Ул Казан ханлыгы белән дә бик якын мөнәсәбәттә яши, бу эштә аңа хатыны, безгә таныш Казан ханбикәсе Нурсолтан нык ярдәм итә. Гомумән, Миңлегәрәй тәҗрибәле сәясәтче була, һәм аның Кырым белән озак, тотрыклы идарә итүе илнең сәяси һәм экономик тормышында бик уңай эз калдыра.

Табигый ки, башка зур хакимнәр кебек үк, Миңлегәрәй дә үз дәүләтен ныгыту өчен сәяси көрәш чараларының һәр төрен файдаланырга тырышкан. 1502 елда ул Олы Урданы тар-мар итә. Урда белән Кырым арасында дошманлык Кече Мөхәммәт белән Хаҗигәрәй ханлык иткән чорда ук башланган була. Миңлегәрәй Урда җирләренең зур өлешен үз дәүләтенә куша, шуннан соң Кырым ханлыгында татарлар саны нык арта, анда яшәгән генуялы, грек, әрмән, яһүд, гот һәм башка халыклар саныннан бик күпкә узып китә.

Миңлегәрәй эчке һәм тышкы сәясәтне җанландырып җибәрә, илнең экономикасын үстерә, төзелешкә күп игътибар бирә, яңадан-яңа шәһәрләргә нигез сала. Аның чорында ханлыкның башкаласы Иске Кырымнан Хаҗигәрәй вакытында төзелгән Бакчасарайга күчерелә. Бакчасарайдагы Ханнар сарае безнең көннәргә кадәр тулысынча диярлек сакланып калган. Ханнар сарае үзенең Җәмигъ мәчете, ханнарның Алтын залы, Каһвә бүлмәсе, Җимеш чатыры, Лачын манарасы һәм Александр Пушкинны илһамландырган «Күз яшьләре фонтаны» һәм башка шундый кызыклы урыннары, үзенең гаҗәеп архитектурасы, заллары һәм бүлмәләренең зәвыклы бизәлеше, күңелне дулкынландыра торган серлелеге белән бүген дә күпләрне сокландыра.

Кырым ханлыгын рус дәүләтенә кушу

үзгәртү

Кырым ханлыгын 1783 елда рус дәүләтенә көчләп кушуның сәбәбе Кырымның хәрби көчсезлегенә түгел, ә Россия империясе белән Төркия арасындагы сугышына бәйләнгән. Шул сугыш нәтиҗәсендә ханлык рус йогынтысына астына кертелде. Кечек-Кайнарҗа солыхы буенча Кырым Россия империясенә кушылырга тиеш булмады, ләкин рус гаскәрләре 1783 елда, аннексия үткәреп, аның территориясенә искәртмәсез керәләр.

1791 елда Ясск солыхы буенча Госман империясе Кырымның Россия империясенә ия булуын хөрмәтләгәннәр. 29 декабрьнәКырым Россия империясенә керә.

Шәһәрләр

үзгәртү
 
Бакчасарайның Хан сарае. Карло Боссоли рәсеме

Кырымда Судак (Судаг, Солдайя), Сары Кирмән (Херсон), Мангуп (Готия), Кефе (Каффа), Балаклава (Чембало), Иске Кырым (Солхат), Чефет Кала яки Кырык Йир кебек атаклы антик дөнья һәм урта гасыр шәһәрләре яшәүләрен дәвам иттергәннәр. Яңа шәһәрләр үсеп чыккан, алар арасында Бакчасарай, Кизләү (Евпатория), Ак Мәчет яисә Солтансарай (Симферополь), Ур капусы (Перекоп), Яңа кала һәм элеккедән бик нык үзгәргән Ялита (Ялта) һәм башкалар бар. Кырым борынгы антик дөнья чорында ук югары шәһәр культурасы төбәге булган, Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы чорларында да шулай булып калган.

Саксониядәге Галл университеты профессоры Тунманн Кырым ханлыгы турында бик күп белешмә туплаган һәм ХVIII гасырның 70нче елларында, ягъни ханлыкның ахыргы чорында, үзе дә анда булган. Ул анда башында шәһәр торган һәм эре авыллары булган 48 өлкә, алардан тыш 99 шәһәр һәм 1399 авыл булуын теркәгән - бу Казан ханлыгындагыдан да күпкә артык.

Территория

үзгәртү

Бу шәһәрләр, авыллар һәм күчмәләрнең тирмәләре бик зур җирләрне биләгән. Ханлыкка Кырымның үзеннән тыш тагын түбәндәге җирләр кергән: төньякта рус һәм поляк-литвалыларның биләмәләре белән чикләнгән, Кара диңгезнең төньяк яры буендагы, Днепр һәм Буг елгалары арасындагы киң далалар; көнбатышта Днестр һәм Дунай арасындагы Буҗак дип аталган җирләр (Бессарабия) - болар элекке Алтын Урданың иң көнбатыш районы. Аннан башка үзәге Тамань (элек - Таматарха) шәһәре булган Тамань ярымутравын кертеп Кубан бассейнындагы көнчыгыш җирләр һәм урта гасыр чорының тагын күп кенә шәһәрләре һәм кирмәннәре. Аларның кайберләре шулай ук антик дөньядан бирле яшәп килгәннәр. Менә шушы борынгы һәм бик бай җирләргә Кырым ханлыгы ия булган. Аның биләмәләренең көньягында, Кырым ярымутравында, бигрәк тә яр буе өлешендә зур диңгез һәм кәрваннар сәүдәсе үзәкләре - эре шәһәр-портлар, һөнәрчелек һәм шәһәр цивилизациясе учаклары урнашкан, ә төньяк җирләр нигездә далалардан торган.

Төрле вакыттагы территориясе

үзгәртү

Нугай җирләре

үзгәртү

Урта гасырның гарәп географиясендә ул элеккечә үк һаман Дәшти Кыпчак яки гади генә - Дәшт (Дала) дип тә йөртелгән. Үзләре күргән кешеләрнең әйтүенә караганда, бу җирләрнең туфрагы гаҗәеп уңдырышлы булган. Анда үлән кеше биеклегенә җитеп үскән, шифалы хуш ис бөркелеп торган. Далаларда исәпсез-сансыз мал-туар көтүләре йөргән, алар арасында хәтта кыргый ат көтүләрен дә очратырга мөмкин булган.

Кырымның үзендә бу даланы Нугай җирләре дип йөрткәннәр. Ул ике өлештән торган: Днепр буендагы Көнчыгыш Нугай һәм Буг белән Днестр арасындагы Көнбатыш Нугай. Тунманн аңлатканча, дала татарларын «кайчандыр үзләренең атаклы гаскәр башлыгы булган кеше исеме белән нугайлар дип атыйлар.

Дала татарлары терлекчелек (ат, мөгезле эре һәм вак терлек, дөя), игенчелек (тары, арпа, карабодай чәчкәннәр), аучылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр - көньякка ашлык, бал, балавыз, йон, мех, кыргый җәнлек һәм йорт терлеге тиреләре, башка товарлар сатканнар. Тирмәләрдә һәм өйләрдә яшәгәннәр. Алар тышкы кыяфәтләрендә монголоидлык билгеләре булу белән көньяк татарларыннан бераз аерылганнар. Ислам динен тотканнар һәм мөселман-сөнниләр булып саналганнар. Ләкин аларда мәҗүсилек йолалары да сакланып калган.

Дәүләт идарәсе

үзгәртү

Дәүләт башында хан утырган. Хан каршында югары катлау вәкилләреннән торган диван (шура) эшләгән. Алар арасында, элекке Алтын Урда һәм башка татар ханлыкларындагы кебек үк, Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак ырулары йогынтылырак саналганнар (Кырымда тора-бара Аргын һәм Кыпчак ырулары төшеп калган, ә «мангыт» нәселеннән Мансур ыруы һәм Сучувуд ыруы күтәрелеп чыккан). Шырыннар ыруы иң куәтлесе булган. Ул Иске Кырымда үзенең аерым резиденциясен тоткан; дәүләт советында иң элек Шырын бәгенең фикере белән исәпләшкәннәр, кайвакыт аның сүзе хан сүзеннән дә өстен чыккан.

Биредә, Алтын Урдадагы кебек үк, бәкләр бәге, ягъни олы бәк өлкәнлек иткән, ул элекке фарсыча бәкләрибәк дип түгел, ә саф татарча бәкләр бәге дип йөртелгән. Иң югары феодаль баскычта торучылар «Кырым бәкләре» дип аталганнар, асылда алар улус әмирләре булганнар. Алардан түбәнрәк баскычта бәк балалары - морзалар (дворяннар) торган. Гәрәйләр ыруыннан чыккан ханзадәләр солтан дип йөртелгәннәр.

Югары дәүләт чиннары арасында тагын, бәкләр бәгеннән тыш, бөтен гаскәр белән идарә итүче кеше - кальга солтаны; хан үзе юкта аның урынында калучы кеше - каймакан; илдәге барлык мөселманнарның башлыгы, шәригать кануннары нигезендә хөкем чыгаручы казыйлар булган. Казыйларның җитәкчесе мөфти дип аталган. Күренгәнчә, феодаль иерархиядә, дәүләт төзелешендә башка татар ханлыклары һәм элекке Алтын Урда белән охшашлык булса да, монда яңа дәрәҗәләр дә барлыкка килгән.

Гаскәр

үзгәртү

Кырым ханлыгының гаскәре дә кирәк чакта чакырып алу тәртибе белән халыктан җыелган. Кырым гаскәренең сугышчанлыгы билгеле. Алар, мәсәлән, 1687 һәм 1689 елларда Кырымга яу белән килгән рус армиясен тар-мар иткәннәр. Соңгысында дошман ягында 150 мең сугышчы катнашкан. русларның шундый зур җиңелүгә дучар ителүе хәтта кенәз Голицын хөкүмәтен отставкага китәргә мәҗбүр иткән. Кырымлылар 1768-1774 еллардагы рус-төрек сугышында да батырларча көрәшкәннәр.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Domanovskiy A. M.Осколок Золотой Орды, или Загадки рождения Крымского ханства
  2. Домановский сүзләренчә, дәүләтнең үз атамасы — кырымтат. Taht-ı Qırım ve Deşt-i Qıpçaq
  3. Хакимов, 2015

Әдәбият

үзгәртү

Ишбулдин Б "Татарлар тарихы". - Казан: Раннур, 2003. 160б.